«Сәүдәгәрләрне шәһәргә кертмәгәннәр»: тарихта карантин һәм изоляция ничек булган?

0
149

Россиядә коронавируска бәйле изоляция дәвам итә. Иреккә ияләнгән халык өчен мондый режимны авыр кабул итә. Әмма изоляция режимы тарихта да булган. Бу хакта «Татар-информ»га тарихчылар сөйләде.

БүгенАвтор: Төркиядәге Tahaffuzhane карантин пункты Әлфинә Сибгатуллина

Тарих фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясенең А. Х. Халиков исемендәге Археология институтының өлкән фәнни хезмәткәре Искәндәр Измайлов сүзләренчә, сәламәтлекне кайгыртып, алдан ук саклану чараларын күрү гадәте борынгыдан килгән. Идел буе Болгар дәүләтендә ата-бабаларыбыз да шундый уйлар белән яшәгән.

— Башка мөселман дәүләтләре кебек үк, Идел буе Болгары, Алтын Урда шәһәрләрендә сәүдәгәрләр, кагыйдә буларак, шәһәрдән читтә урнашканнар. Кәрван сарайлар булган, эпидемия булу-булмауга карамастан, санитар нормалар кирәклеген аңлап, чит-ят сәүдәгәрләрне кертмәскә тырышканнар. Кәрваннар шәһәр читенә генә килгән. Бу очракта ясалма изоляция, карантин дияргә була.

Ибн Фадлан язганнардан да беләбез: Болгарга елга юлы белән килгән сәүдәгәрләр шәһәр кырыендарак урнашкан. Ул вакытта да сәүдә пристане Идел ярында, бүгенге шәһәрнең пристане тирәсендәрәк урнашкан булган. Багдадтан Болгарга яки Скандинавиягә туры сәяхәтләр бик сирәк булган. Идел буе Болгарына барып җитәр өчен бер ел диярлек вакыт кирәк булган. Кире кайтканда да шулай. Сәүдәгәр Багдадтан китеп, товарлары белән Идел буена килеп, аннары аннан товар алып китеп, Багдад базарларына кайтып сатар өчен өч ел вакыт сарыф ителгән, — дип сөйләде Искәндәр Измайлов.Салават Камалетдинов

«Зур пандемияләр һәрвакыт Көньяк Кытай белән бәйле булган»

Зур сәүдә юлы барлыкка килгән — Скандинавиядән товарлар көнчыгышка, көнчыгыш товарлары Скандинавиягә кайтарылган. Сәүдәгәрләр товарлар китерелә торган арадашчы станцияләрдә йөргәннәр.

Болгар дәүләтендә көчле эпидемияләр булу турында дәлилле мәгълүматлар юк. Кешеләр авырса да, локаль авырулар гына булгандыр, ди галим. 

VI гасырда, Византия императоры Юстиниан чорындагы Көньяк-көнчыгыш Азиядән кергән чума билгеле. XIV гасырның бөек чумасына кадәр бүтән массакүләм инфекция таралышы булмаган, ди Искәндәр Измайлов.

— Пандемияләр кешеләр һәм товар хәрәкәте белән бәйле булган. XIV гасырның зур пандемиясе Бөек ефәк юлы белән бәйле. Бу «Кара чума» пандмиясенә китерә. Бөек ефәк юлыннан яңа сәүдәгәрләр, яңа товарлар гына түгел, яңа микроблар да ияреп килә. Бу микроблар, кагыйдә буларак, Көньяк Кытай белән бәйле булган. Көньяк Кытай, Индокитай куркыныч табигый вируслар өчен резервуар булып санала. Борынгы заманда да, Урта гасырлар чорында да, хәзер дә зур пандемияләр шушы зона белән бәйле, — ди тарихчы.

Тарихчы Казан ханлыгында ниндидер вируслар белән бәйле зур пандемияләр булмаганын әйтте. Шулай да, ул заманда да сәүдәгәрләрне шәһәр эченә кертмәгәннәрдер дип фаразлый галим.

— Хәзерге тимер юл вокзалыннан Казан Кремленә кадәр ара су баса торган иңкүлекләр булган. Сәүдәгәрләрнең туктар урыннары булмаган. Бер утрауда (Казанның елга порты каршында — Т.И. искәрмәсе) — Маркиз утравында суднолар тукталышы булган. Мөгаен, шәһәргә сәүдәгәрләрне кертмәгәннәрдер, бары тик ярминкәләргә генә кергәннәр. Шунда әйберләрен бушатып, аннан Казан базарларына китерелгәннәрдер. — ди Измайлов.

Карантин чаралары турында хәдисләр

КФУ доценты, тарихчы Тимур Хәйдәров әйтүенчә,карантин чаралары хакында хәдисләр дә булуы эпидемияләр булуның дәлиле.

— Аның берсе Омар вакытында туган: «эпидемия булган икән, син ул урынга барырга тиеш түгел һәм шул яшәгән урыныңнан китәргә тиеш түгел». Ислам традицияләрен алсак, карантин профилактика чараларының берсе булган. Китаплар ике өлешкә бүленгән: берсе дини, икенчесе медицина тәгълиматы. Диние — чирне Аллаһ җәзасы, тиеш дип кабул итәргә кирәк. Медицина күзлегеннән китапларда Әбугалисинаның киңәшләре языла. XI гасырда Сәмәркандка килгән кешеләргә базарларда җыелмаска, әйберләрне уксус белән юарга, бинаны җилләтергә, ризыкны ничек әзерләргә, сакларга кирәклеге язылган.

Гарәп чыганакларына ышансаң, Омар сугыш кампанияләренең берсе вакытында борынгы Шан шәһәренә килеп җиткәч, чир турында ишетә, чигенергә мәҗбүр була. Икенче тапкыр баргач, аны янә кисәткәннәр. Шул хакта сөннәт бар. «Чума ул — безгә кадәр яшәгән кешеләр өчен җәза. Чума булган җирдән качарга омтылмагыз», — дигән Омар.

Карантин утравы Венециядә дә булган, андый очраклар еш булган. 1346-1352 елларда чыккан «Кара үлем» эпидемиясе ни өчен төньякка таралмаган дигән сорауга, карантин булгандыр дигән фараз бар. Шул карантин таралыш бирмәгәндер.

Минемчә, карантин Идел буе Болгарында да, Алтын Урдада да булган. Карантин Аллаһның гөнаһлар өчен җәзасы итеп кабул ителгән.

Чирнең товар сату аркылы да керергә мөмкинлеген белгәннәр. Ислам табиблары дөрес туклану, гигиенаны да бик сеңдерергә тырышкан. Риза Фәхретдин 1916 елгы китабында «гарәпләр Сириядә карантин ярдәмендә дәваланганнар» дип язган, — ди ул.Рамил Гали

Чума Алтын Урда шәһәрләрен юкка чыгара

— Алтын Урда ханнарының гел алмашынуы чума белән аңлатыла. 1360-1380 елларда хакимияткә килгән идарәчеләр, авыру булгач, озак утырмаган.

Чуманы кимерүчеләрдәге борчалар тарата. Алтын Урда чорында кешеләр алар белән даими контактка кергән. Алтын Урдада кешеләрне карантинга япканнар. Кешеләр авырмасалар да, психологик стресс аркасында башка чирләргә сабышкан. Хәзерге Көньяк Украина территориясендә булган Урда шәһәрләре дә зур зыян күргән. Алардан халык азрак зыян күргән районнарга күпләп китә башлаган.

Чуманың төп нәтиҗәләренең берсе — деурбанизация. Алтын Урда дәүләтендә деградация башлангач, куәтлерәк дәүләтләр өстен чыга башлый. Мәскәү кенәзлеге, Казан, Себер, Кырым ханлыклары азрак зыян күргән — алар күтәрелә башлаган. Алтын Урда таркала. Яшәгән территорияләреннән татарлар киткәч, анда руслар урнаша башлаган, алар эпидемияле климатка ныграк яраклашкан булган.

Тарихчы әйтүенчә, Алтын Урда халкын чума гына түгел, карамык (черная оспа), корсак тифы (брюшной тиф), тимгелле тиф (сыпной тиф), себер түләмәсе (сибирская язва) авырулары борчыган.

— Алар бөтенесе бактериоз, тәнгә тимгелләр рәвешендә чыга торган инфекцияләр булган. Корсак тифы да борчалар, урман бетләре, талпаннар тешләвеннән килеп чыга, себер түләмәсе авыру хайван белән контактка кергәч эләгә. Ачлык та була, халыкның иммунитеты бик түбән. Стресс халәтендәге кешеләр еш чирләгән. Хаикимият йомшак булу сәбәпле, карантин чаралары оештырып булмаган, чөнки кешеләрне тыю өчен хәрби контингент кирәк булган.

Табибларга ышанмау үлемгә «язмыштан узмыш юк», «тәкъдир» дип караудан да килеп чыккан

XIX йөздә Казан губернасында йогышлы чирләр аркасында татар авылларында чуалышлар булган, дип сөйли тарих фәннәре докторы, ТР Фәннәр Академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының яңа тарих бүлеге мөдире Илдус Заһидуллин.Салават Камалетдинов

— Авылларда традицион иҗтимагый мөнәсәбәтләр хөкем сөрә, игенчеләрнең көнкүреше гореф-гадәтләргә нигезләнеп бара. Традицион җәмгыятьнең тагын бер мөһим сыйфаты — һәртөрле яңалыкка шикләнеп карау, үзенең тотрыклы тормыш рәвешенә куркыныч янау дип кабул итү. Хакимият тәкъдим ителгән яңалык дини йолаларга һәм гореф-гадәтләргә каршы килә дип фаразланса, аңа шундук бойкот игълан ителә, полиция басым ясый башласа, каршылык корал күтәрүгә кадәр барып җитә.

Йогышлы авыруларга каршы уздырылган чараларга шикләнеп карау авылда яшәгән башка халыкларга: русларга, татарларга, чувашларга, мариларга да хас күренеш була. Җирле халыкларның рус телен начар белүләре өстәмә кыенлыклар тудыра. Шул сәбәпле, эпидемия вакытында авыл кешеләре табиблар дәвалавыннан баш тарта: тән температурасын үлчәттерми, табиб кушкан даруларны эчми, — дип сөйләде Илдус Заһидуллин.

Табибларга ышанмау үлемгә «язмыштан узмыш юк», «тәкъдир» дип караудан да килеп чыккан. Шуңа күрә күпчелек халык медицинасы чараларын кулланып һәм Коръән аятьләрен укып, авыруларны ишаннардан өшкертеп дәваланган.

— Авылларда полиция вәкилләре белән килгән фельдшер яки табиб — хакимият кешесе, чакырылмаган кунак сыман кабул ителгән. Карантин игълан ителгән очракта гадәти тормыш параличланудан куркып та авыру кешеләр турында хәбәр читкә җибәрелмәгән. 1892 елгы ваба эпидемиясе вакытында Тәтеш өязендәге татар авылларында эшләгән табибларны саклау өчен бер рота солдат җибәрелгән, — дип сөйләде тарихчы.

Муллалар халыкны вакциянациядән курыкмаска өндәргә тиеш була

Илдус Заһидуллин сүзләренчә, земстволарның зур казанышы дип чәчәк авыруына каршы бушлай прививкалар ясатуны киң практикага кертү санала.

— 1891 елда Диния нәзарәте, вакцинация уздыру максатында, яңа туган балалар исемлеген елга ике тапкыр өяз земство управаларына җибәрүне муллаларга йөкли. Муллалар, авылга фельдшер килгәч, мәхәллә халкын балаларны вакцинацияләргә өндәп вәгазьләү белән шөгыльләнергә тиеш була, — ди ул.Солтан Исхаков

Чәчәк авыруы таралган вакытта вакцинация чаралары тагын да көчәйтелә.

— Әйтик, 1886 елда Казан губернасының кайбер өязләрендә башланган чәчәк авыруы эпидемиясе вакытында шулай була. ХХ гасыр башында чәчәк авыруына каршы вакцина ясауны махсус медицина белемле фельдшерлар яки кендек әбиләре башкара, — ди ул.

Мәрҗанинең халыкны эпидемияләрдән саклауга керткән өлеше

Илдус Заһидуллин ваба авыруына каршы көрәштә башкарылган эшләрне атап узды. Ваба авыруы Казан губернасында 1871-1892, 1910, 1919 елларда күзәтелә. Халык арасында аңлату эшләре, авыру таралу урынын мөмкин кадәр тизрәк ачыклау, авырган кешеләрне изоляцияләү, вакытлыча инфекция хастаханәләре ачу, авылларга табиблар һәм фельдшерлар җибәрү, мәетләрне тиешле тәртиптә җирләүне оештыру кебек чаралар тормышка ашырылган.https://pixabay.com

— Йогышлы авырудан ничек сакланырга икәнлеге турында халыкка тарату өчен текстны татарчага Шиһабетдин Мәрҗани тәрҗемә итүе билгеле. Н. И. Ильминский тарафыннан Казан губернасында яшәгән җирле халыклар телендәге кирилл алфавитлары әзерләнгәч, язмача аңлату эшләре тагын да киңрәк җәелә.

Башлыча авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнгән төбәктә эчке миграция сүлпән булу йогышлы авыруларның киң таралыш алуына тоткарлык ясый. Авыручылар саны чагыштырмача аз булу һәм эпидемия киң таралмау хакимияткә кырыс карантин чараларын кулланмаска мөмкинлек бирә.

1871 елда ваба авыруына каршы көрәштә земствоның 10 мең сум акча тотуы билгеле. Эпидемиягә каршы көрәш белән волость идарәләре вәкилләреннән, алпавытлардан, табиблардан, руханилардан, укытучылардан торган попечительлекләр полиция белән берлектә шөгыльләнгән.

Туклану ризыкларын тикшерү, вабадан үлгән кешеләрне медицина таләпләре буенча җирләү, шәһәрне пычрактан чистарту, авырулар яшәгән йортларны тикшереп-карап тору полиция күзәтүендә булган. Эпидемиягә каршы торуның төп чарасы булып инфекцион хастаханәләр саналган. Мәсәлән, 1892 елны Казан елга пристанендә һәм өяз шәһәрләрендә вакытлыча биш инфекцион хастаханә ачылган. Авыруларны кабул итү һәм дәвалау бушка булган. Халыкка дезинфекцияләү чаралары, вабага каршы препаратлар бушлай таратылган, — диде Илдус Заһидуллин.

1892 елда Казан губернасында 10757 кешенең ваба авыруы йоктыруы ачыклана, бер табибка уртача 135 авыру туры килә, авыручыларның 43 проценты үлгән дип исәпләнә. Чынлыкта бу сан кимрәк була: фельдшерлар башка сәбәптән үлгән кешеләрне дә шушы исемлеккә керткәннәр. 1919 елгы эпидемия вакытында гына ваба авыруыннан үлүчеләр саны сизерлек дәрәҗәдә кими. Тарихчы моны халыкның беренче тапкыр массакүләм медицина һәм хакимият кушканнарны үтәп, куелган тәртипне саклавы белән аңлата.

Тарихчы татар авылларында йогышлы авыруларны кисәтүдә мәхәллә руханиларының роле зур булуын әйтте. Хакимият боеруы буенча, алар ай саен үлгән кешеләр исемлеген полициягә җиткереп торган. Бигрәк тә, йогышлы авыру билгеләре күзәтелгән очракта, тиз хәбәр итәргә тиеш булганнар. 

— Бу вазифа тиешле дәрәҗәдә төгәл һәм вакытында үтәлмәгән, күрәсең. Шул сәбәпле 1891 елда Диния нәзарәте мондый хилафлыклар өчен руханиларның мәхкәмә җаваплылыгына тартылачагын искәртеп, махсус циркуляр тарата, — ди ул.

Ваба авыруыннан үлүчеләрне ничек җирләгәннәр?

ИА Татар-информ

Имамнар шәригать кануннарына туры килмәгән тәртипнең мәҗбүри икәнен халыкка аңлаткан һәм җирләү йоласын махсус билгеләнгән зиратта фельдшер күзәтүендә башкарганнар. Илдус Заһидуллин әйтүенчә, земство управалары йогышлы авырулардан үлгән кешеләр җирләнгән зират һәм үләт базларын махсус карталарга төшергәннәр. Ул карталар бүген дә Татарстанның санэпидемиология оешмаларында саклана.

— Эш тәртибе болай була. Зиратта корылган махсус бинада мәетне юу оештырыла, мәет юган су агызылган махсус чокыр дезинфекцияләнә. Мәетне юганда кулланылган тукыма кисәкләре һәм башка әйберләр кабергә ташлана. Кабер төбенә һәм кабердәге мәет өстенә 1 пот яндырылмаган известь салына. Җирләү йоласы тәмамлангач, мәетне зиратка алып килгән арба-чана, мәетне юуда катнашкан кешеләр дезинфекцияләнә, — дип аңлатты тарихчы.

Земство управалары, мәет санына карап, йогышлы авырудан үлгән кешене җирләгән өчен руханиларга махсус акча түләгән. Сумманы земство управалары үзләре билгеләгән. Әйтик, 1892 елны Казан губернасының Мамадыш өязендә бер мәетне медицина кагыйдәләре буенча җирләүдә катнашкан муллага ике тәңкә акча түләнгән.

Терлекләр арасында таралган эпидемияләргә каршы көрәш баш күтәрүләргә китергән

Мал-туар арасында чума таралга каршы көрәш аерым очракларда крестьяннарның баш күтәрүенә кадәр барып җиткән. Беренчедән, катгый таләпләр куелган, икенчедән, хакимият вәкилләре тарафыннан канун бозулар күзәтелгән. Эпидемия вакытында мал-туарны көтүгә чыгару, терлекне суеп итен ашау тыелган. Ветеринарлар терлек санын алганнар, авыру яки шикләнелгән терлекне инъекция ясап үтергәннәр. Шәригатьчә башкарылмаган бу гамәл татарларда зур ризасызлык уяткан.

Атың, үгезең, 5-6 ел сөт биргән сыерың гөрселдәп җиргә аусын әле…Александр Эшкинин

Авыру терлек хакында алдан хәбәр ителгән очракта, хуҗага мал бәясенең 75 проценты түләнергә тиеш булган, чынбарлыкта исә түләү нык соңга калып башкарылган һәм ризасызлык тудырган. Кайбер авылларда, ветеринарга ришвәт биреп, терлекне исән калдыру очраклары булган.

— Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, мал-туарны чума авыруыннан саклау турындагы кагыйдәләр рус менталитетын исәпкә алып язылган була, анда православие рухание (священник) исеме атала, әмма мөселман рухание телгә алынмый (сүз «Чумага каршы көрәш комиссиясе» нә керүчеләр исемлеге турында бара). Русча белмәгән кешеләргә бу җитә калган, ахыры чукындыру белән тәмамлана дип уйлап, шулай ук дини төсмерле каршылыклар килеп чыккан.

1884 елда Самара губернасының Бөгелмә, Бозаулык, Богырыслан, Николаев өязләрендәге мөселман авыллары «Чумага каршы көрәш комиссияләре»н авылларына кертми, малларын үтерергә ирек бирми. Ә 1885 елда Бөгелмә өязенең Урсай, Тымытык, Чалпы, Сасыкүл, Еланкүл авыллары эчке эшләр министрына, дини хокукларның үзгәрешсез калуын һәм дини кысу булмаячагына гарантияләүне сорап, хат яза.

1885 елның 18 маенда Минзәләбаш волостенә караган Сүләй авылында тирә-як торак пунктларыннан җыелган 600 кешенең полиция вәкилләре белән бергә халыкны буйсындырырга дип килгән Самара губернаторы А. Д. Свербеевка һөҗүм итеп, куып җибәрүләре бу каршылыкның иң югары ноктасына әйләнә. Берничә көннән соң бирегә килгән гаскәрләр кешеләрне кулга алып, мал-туарларның сан-исәбен ала. Мондый баш күтәрүләр 1885 елның яз-җәй айларында Богырыслан һәм Бөгелмә өязенең берничә авылында күзәтелә, — диде Илдус Заһидуллин.

Шулай да земстволарның тырышлыгы бушка китми, ХХ гасыр башында авыл халкы йогышлы авыруларга каршы уздырыла торган чараларга аңлап карый башлый.

 «Аерым хаҗилар Мәккәдәге пычраклыкка зарланып яза, әмма күпчелек дәшмәгән…»

Россия фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Әлфинә Сибгатуллина XX гасыр башында Хаҗда санитар кагыйдәләр турында сөйләде. Алар хакында татар хаҗилары язып калдырган.

XIX–XX гасырлар чигендә Хаҗның санитар тәэмин ителеше проблемалары була. Госманлы империясе һәм солтан Абдулхамид II хаҗиларның медицина тәэминатын яхшыртырга омтылган, Хиджаз территориясендә төрле эпидемияләрне кисәтергә тырышкан. Йогышлы чирләрне кисәтү чаралары эшләнгән, карантиннар арттырылган, карантин пунктлары өчен махсус җиһазлар сатып алынган, хаҗилар булган урыннарда, пароходларда санитар табиблар билгеләнгән.

— Истанбул санитар җыены кабул иткән бу чаралар гына җитәрлек булмаган, Хиджазда ваба һәм чума булып торган. Шактый кешенең гомере өзелгән. Европа илләре ярдәм кулы да сузарга тырышкан, тик солтан кабул итмәгәч, күбесе тормышка ашмаган. Шуңа күрә Россия һәм Европа илләре хакимиятләренә үзләрендәге мөселманнарга хаҗилыкны тыю, ваба һәм чума таралганда Хиджазга барырга рөхсәт итмәү җиңелрәк булган. Солтан Абделхәмид II мөселман изге урыннарының санитар хәлен яхшырту темасы буенча христиан дөньясы тәкъдимнәренә җавап бирмәгән, шул ук вакытта иң куркыныч елларда да хаҗилыкны туктатмаган, — ди галимә.

Россия һәм Төркия хакимиятләре эпидемиягә киртә кую өчен карантин чаралары оештырган. Бу чикләүләр мөселман хаҗиларына артык четерекле булып тоелган. «Истамбул урамында христиан хаҗие вабадан үлсә, моңа беркем игътибар итмәячәк, ә мөселман хаҗиен һәрвакыт карантиннарга ябалар», дип язучылар булган. Муса Бигиев шушы күренешнең сәбәпләрен дә эзләгән. Ул болай дип яза: «Санитар проблема — интернациональ мәсьәлә, ләкин ни өчен ул мөселман хаҗиларына гына кагыла, бу аларны кимсетә?! Ни өчен алардан куркалар? Хаҗиларга мондый нәфрәт каян килә?»

Бигиев Истанбулга пароходта барганда, Россия мөселманнары арасында аннан кала бүтән хаҗилар булмый, ләкин пассажирлар арасында 60-70 кашгар мөселман була. Бигиев Төркия башкаласы Истанбулны күрергә тели, алдан виза алган кашгар хаҗиларын шәһәргә кертмәү шаһиты булган.

— Бигиев хаҗнамәсендә пычрак мәгънәсен аңлаткан «пислек\бислек» төрек сүзе еш кулланылган. Бу пычракның пароходларда һәм изге урыннарга бару юлында калган шәһәрләрдә генә түгел, Мәккә, Мәдинә, Таифа, Җиддәдә дә булганын әйтә. Пычраклык аркасында Бигиев күмәк намазлар вакытында мәчеттән чыгып китеп, намазын урамда укырга мәҗбүр була.

Ул изге урыннарда тәртип булмавын мөселманнарның үзләреннән дә күргән. Бигиевне мөселманнарның тар карашлылыгы, ваемсызлыгы, әдәпсезлеге борчыган. «Халыкта намаз бар, ләкин рух юк, халыкта ихрам бар, шәкеле бар, ләкин хакыйкате һәм әдәбе юк» дип язган булган, — дип сөйләде галимә.

Әлфинә Сибгатуллина аерым хаҗиларның үз истәлекләрендә Мәккә һәм Мәдинәнең санитар-эпидемиологик торышы канәгатьләнерлек булмавы турында язганын әйтә. Ләкин күпчелек мөселманнар бу хакта дәшмәгән, алар, авырлыкларны кичеп йөрү хаҗига изгелек булып кайтачак, дип ышанган.

«Карантин срогы бетмичә, хаҗилар хаҗга бара алмаган»

Әлфинә ханым Госманлы империясе территориясендә булган карантин пунктларының берсен фотога да төшергән. Ул 1864 елда Измир шәһәре янында төзелә башлаган Tahaffuzhane карантин пункты. Ул Эгей диңгезе култыгында, Клазомен утравында урнашкан. Анда җиһазлар Франциядән кайтартыла, карантин пункты 1865 елдан 1950 елга кадәр гамәлдә була.

Карантин пунктына хаҗилар гына түгел, диңгезчеләр, балыкчылар, сәяхәтчеләр, сәүдәгәрләр, солдатлар да эләккән. Багажны илтү өчен яр буеннан ук махсус рельс юлы булган. Киемнәр һәм әйберләр 120 градуслы пар белән стерилизацияләнгән.Әлфинә Сибгатуллина

Tahaffuzhane пункты янындагы зиратка карантинда утырганда һәлак булганнарны җирләгәннәр, аларның җәсәдләре известь белән эшкәртелгән.

— Россия хаҗилары шушы карантин пункты аша узган дигән фактлар сакланган. 1896 елда Петербургта ваба эпидемиясе игълан ителгәч, Фин култыгы аша килүче пароходлар биредә карантин өчен туктатылган. 1912 елда тикшерүгә алынган һәм карантинда тотылган Россия хаҗилары, үзләрен җибәрүне таләп итеп, Клазомен утравында бунт оештыра. Шулай да, карантин срогы бетмичә, хаҗга бара алмаганнар, — диде Әлфинә Сибгатуллина.Әлфинә СибгатуллинаӘлфинә СибгатуллинаӘлфинә СибгатуллинаӘлфинә Сибгатуллина

Гөлнар Гарифуллина

intertat.tatar

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here