Туган тел көне белән

0
Туган тел көне белән

 Хөрмәтле Самара халкы, мөхтәрәм милләттәшләрем!

Барыгызны да Халыкара туган тел көне белән тәбрик итәм!

Тел – ата-анабыз тарафыннан бирелгән олы бүләкләрнең тагын берсе. Ул безне башта кечкенә гаиләгә туплый, ә аннан соң  олы милләт итеп берләштерә, һәм зур  дөньяга чыгарга мөмкинлек бирә. Аның аша безгә ата-бабаларыбызның зирәк акылы килеп ирешә, аның ярдәме  белән тирә-якны танып белергә өйрәнәбез, тормыш тәҗрибәсе туплыйбыз. Мәшһүр Тукаебыз юкка гына, -И туган тел, и матур тел! Әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы,– дип язып калдырмагандыр.

Ана теле безгә куәт бирә, иҗат дәрте өсти! Рухи мирасыбызны да киләчәк буыннарга без  тел аша тапшырабыз. Бүген без  күп телләрдә сөйләшүче  милләтләр арасында яшибез. Ана телен саклау өчен бөтен көчебезне биреп, егәребезне кызганмыйча эшләргә тиешбез.  Барыбызга да билгеле, Ана теленә мәхәббәт гаиләдә тәрбияләнә, аның тиңдәшсез зур байлык икәнен бала ата-анасы, әби-бабасы яныңда аңлый башлый. Үз теленең матурлыгын аңлап,  ягымлы яңгырашын кече яшьтән үк тоеп үскән кеше киләчәк  буыннарга калдыру өчен көчен бервакытта да кызганмаячак.

 Безнең ”Дуслык” оешмасы,  төбәк һәм шәһәр хакимияте булышлыгы  белән ана телен өйрәнергә теләгән милләттәшләре- безгә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер.  Ике дистә ел мәгърифәт нуры чәчүче “Яктылык” мәктәбенең исеме үк җисемен күрсәтеп тора. Шушы  уку йортында белем алып,  үз эшенә фидакарьләрчә  бирелгән мөгаллимнәр дәресен тыңлаган укучы беркайчан да теленә, милләтенә битараф булмас ,- дип ышанабыз. Ул үзе дә  киләчәктә балаларына, оныкларына аны өйрәтү юлларын эзләячәк. Михаил Калашников исемендәге 7 нче санлы мәктәп тә тиздән ишекләрен киңрәк ачып  яңа уку елыннан  укучыларны тагын да күбрәк кабул итәчәк.  Балаларын шунда йөртергә теләүче ата-аналарның арта баруы сайлаган юлыбызның дөрес булуын тагын бер кат дәлилли.

Әлбәттә  ирешелгәннәр белән генә чикләнеп калмаска тырышабыз һәм ана теленә өйрәтүнең яңа  юлларын- заманча мөмкинлекләрен эзлибез. Гаилә, ата-ана, мәктәп, төрле иҗади түгәрәкләр,остазлар, укытучылар бер булып эшләгәндә  күркәм нәтиҗәләргә ирешеп булачак.

 Ә инде “Мирас” конкурс фестиваленә килсәк, аның даирәсе елдан ел киңәя бара. Ул төрле төбәктәге  балаларны берләштерүче, милли моңнарыбыз аша тәрбияләүче мөхим чараларның берсенә әйләнде.

Туган тел ул- ана теләге,

туган тел ул -ана бүләге!

Туган тел -милләтнең җаны!

Шуны онытмыйк, хөрмәтле милләттәшләрем!

Барыгызны да шушы бәйрәм белән тагын бер кат котлыйм!

 Тирән ихтирам белән

Бөтендөнья татар конгрессы милли Шурасы әгъзасы,

өлкә “Дуслык” региональ иҗади- иҗтимагый оешмасы президенты

Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев.