Домой Жизнь татар Сәхәр мөнәҗәте

Сәхәр мөнәҗәте

0
Сәхәр мөнәҗәте

Сәхәргә торып утырсаң,

Дога саен гел савап,

Сәхәрдән соң намаз кылсаң,

Насыйп буладыр җәннәт.

Салаватларны онытмыйк

Сәхәр чәе эчкәчтән,

Фәрештәләр каршы алыр

Сират күперен кичкәчтән.

Сәхәргә торучыларны,

Гыйбадәт кылучыны

Сәгадәтле ахирәткә

Ирештерер Аллаһы.

Таң алдыннан намаз кылсаң,

Җиңел сөаль бирерләр.

Сәхәргә тор, тәһарәт ал

Һәм укы фарызыңны.

Фәрештәләр уятырлар,

Сәхәргә торыгыз дип.

Ахирәттә каршыларлар,

Оҗмахта урының дип.

Рамазан – хөрмәтле айдыр,

Килде безгә кунакка,

Мескен газиз бәндәләрнең

Калебен уятырга.

Аллаһы рәхмәте өчен

Әүвәлге дистә көне,

Синең рәхмәтеңә мохтаҗ

Тормышымның һәр көне.

Икенче ун көнлегендә

Гөнаһлардан пакьләр Ул.

Аллаһым рәхмәте илә,

Йөзләребез ак булыр.

Өченче ун көнлегендә

Җәһәннәмнән коткара.

Сынап карый, тәрбияли

Сабыр ае Рамазан.

Кадер киче, Гарәфә көн,

Гает көн хөрмәтенә,

Укыла безнең намазлар

Аллаһым рәхмәтенә.

Зекер, тәсбих даим булсын,

Иманыбыз нык торсын,

Кыямәттә фәрештәләр

Безләргә юлдаш булсын.

 Хаҗия Тәскирә ВӘЛИУЛЛОВА, 86 яшь.

Тольятти  шәһәре.

Бердэмлек