Сәйдә абыстай: «Аллаһ бар кешегә дә көнчелек бирә, шуңа барын да дустыңа сөйләп бетермә»

0
53
Фото Салават Камалетдинов

Күп еллар дәвамында дин сабаклары укыткан мөгаллимә Сәйдә Аппакова, өлкән яшьтә булуга кармастан, һаман җитез, дәрт-дәрманлы. Аны өендә очрату да кыен, туктаусыз юлда, республикабыз район авыл-шәһәрләрендә очрашуларга чакырып торалар. Тоташ 3-4 сәгать буе вәгазь сөйләп, халыктан кергән сорауларга җавап биргәннән соң да ару-талуны белми. Бала тәрбияләү, гаилә тормышы, әти-әнигә мөнәсәбәт хакында сөйләштек.

– Сәйдә абыстай, сез бервакыт, вәгазьне бик бәләкәйдән башлаганмын, дип сөйләгән идегез. Әниегезнең сезне ничек өйрәтүе, тәрбиясе хакында сөйләшүдән башлыйк әле сүзебезне.

– Әниебез Түбән Кама районының Җәмәкәй авылы указлы мулла кызы булып, 18 яшендә кияүгә чыкканда 4 тел белгән: татар, гарәп, төрек һәм фарсы телләрен. 3-4 яшьтә миңа гарәп хәрефен өйрәткәне истә калган: болай-тегеләй дип түгел, табагачны алып. «Карале, кызым, нинди матур борылык белән ясалган, ул бит – гарәпнең бер хәрефе. Отып кал син аны, «айн», «айн», – дип әйттерә торган иде. Әле тора күз алдымда. «Шушы табагачның өстендә бер җимеш булса, анысы калын «га», «гайн» дип әйтелә. Син дә әйтеп кара әле, ничек чыгар микән», – дип өйрәтә, йөрәккә керерлек итеп.

5 яшемнән намазга бастырды. Без – бар балалары да намаз укый белә идек. 6 яшьтә вәгазьгә өйрәтте: ничек сулыш алырга, ничек күтәрергә, түбән төшерергә, тыңлаучылар белән ничек эшләргә. Ә ул яшемдә мин инде 30-40лап кеше каршында кадер кичәләрендә, сугыш вакытында орчык белән җеп эрләп кич утыруларда әни өйрәткән «Йосыф –Зөләйха»ны сөйли идем. Мостафа Ногмани тәфсирендәге гарәпчәдән 2 битлек «Пәйгамбәрләр тарихы»н әнигә укып тапшыргач кына, иртәнге ашка килергә рөхсәтем булган минем. Алай гына да риза түгел, үзе мал карарга чыкканда, әни мине дә алып чыга. Тавыклар янына китерә дә: «Кызым, кичә мин сөйләгәннәрне сөйлә тавыкларга», – ди. Алар «ко-ко-ко» килеп минем тирәдән урыйлар да таралалар. Мин елыйм: «Әни, алар мине тыңламыйлар!» – «Кызым, нишләп тыңламасыннар, тавышлары чыктымы?» – «Чыкты, ко-ко-ко, диләр». – «Менә, кызым, рәхмәтләре шул бит инде. Кичә Шумбатыдан килгән иде поп, аның – үз теле, безнең үз татар телебез бар, тавыкларның үз теле аларның. Шуңа син аларга: «Рәхмәтегезгә рәхмәт», – дип әйт. Алар әйтә, «моның өчен без сиңа әле йомырка да салырбыз» диләр».

Әни шулай дигәч, тагын мин боларга сөйлим. Әни төзәтәсе җирләрен төзәтә дә, соңыннан мин халыкка сөйлим икән. Тәрбия менә шулай бирелә ул. Акыл сатып түгел.

 Балага бөтен нәрсәне уен аша бирергә кушалар. Әниегез бу юлны бик яхшы белгән, димәк.

– Әни кеше баласын әни булырга, хатын булырга уен аша өйрәтергә тиеш. Курчагын алып, әйдә уйныйк, дип. Миңа 4 яшь тулганда, авыл умартасына баргач, бервакыт әни: «Кызым, эш башлаганчы, башта, әйдә, сиңа йорт салыйк әле», – ди. Ботак өзде дә дүртпочмак ясады, өй булды. «Син, кызым, зур булдың, 4 яшькә барасың. Үскәч, үз гаиләң булыр. Кайнанаң-кайнатаң булыр. Алар – бик кадерле кешеләр. Тормышка чыккач, никахтан соң, кызы өчен тудырган-үстергән анасы җавап бирми. Кайнана-кайнатасы җавап бирә. Минем белән синең кайнанаң арасында тары бөртеге кадәр генә аерма бар, ул – бик кадерле кешең. Аларга урын түрдә. Балаларың бер җирдә, үзегез бер почмакта, йокы урыны чаршау белән бүленгән булырга тиеш», – дип, мин сабыйга өйрәтә.

 Сәйдә абыстай, ә үзегезнең балаларны да сез шушы үрнәктә тәрбияләдегезме?

– Бу – бик авыр сорау. Ни өчен дигәндә, безнең чор кешеләре өйләнә, кияүгә чыга белмәделәр. Ә тормышка чыкканда, яхшы белән яманны, хәләл белән хәрәмне аера белә торган кеше сайларга кирәк. Безнең гаиләдә беребез намазда булса, икенчебез ата коммунист булды. Партком секретарена чыктым мин тормышка. Мин намаз укыганда, харап итәсең син мине, дияр иде. Тормышка чыккач, миңа намазларымны алып бару бик кыен булды. Ул минем «подполье»да булды. Гомер буе артистланып яшәдем. Кирәксә җырлыйм, аларча киенәм, шаярам-көләм, өйгә кайткач, «Аллаһым, бу бит – синең кушканнарың, гафу ит инде», – димен. Иремне намазга бастыру өчен 36 ел кирәк булды. Аллаһ кушканны аңлата барырга кирәк.

Ирем балалар табуга каршы булды, хәерче арттырмыйк, тормышыбыз начар, инженер акчасы аз, диде. Бер баланы үстерәбез, 10 яше тулды. Бервакыт апам янына хастаханәгә баргач, (ул астмалы иде), кызым әйтә: «Әни, сез ярый 3 кыз, бер-берегезгә ярдәм итәсез, хәлләрегезне белешәсез, кирәк чакта киңәш бирәсез. Миңа кем киңәш бирер?» – диде. Менә кем кемне тәрбияли! Уйга калдым. Иремне тыңлап ялгыш эшләгәнмен, шуны аңладым. Иптәшемә сөйләдем. «Син бала тапсаң, мин чыгам да китәм», – ди. Шуның белән куркыта. «Ярар, – дидем, – минем талак әйтергә хакым бар». Әгәр ир кеше кыйнап торса, начар гадәтләргә өйрәтсә, талак әйтеп, хатынның үзе китәргә хакы бар. Иремә: «Мин сиңа талак әйтеп, үзем китәм алайса, башка кеше белән никахлашып, барыбер бала табам. Кызыбызга киләчәк тормышта иптәш кирәк», – дидем. Ирем уйга калды, аннан, «ярар, әйдә, синеңчә булсын», диде. Шулай итеп, икенчесен таптым.

Ул баладан да мәхәббәтле бала булмагандыр ирем өчен. Күтәреп кенә йөртте баланы. Менә иргә дә аңлата белергә кирәк.

Олы кызым Луиза исемле. 11 яшемдә стеналарга корым белән язып чыкканмын, кызым туса, Луиза исеме кушам, дип. Икенче кызыма әнинең сеңлесе Лилия дип кушты. Аллага шөкер, балаларыбыз бик әйбәт. Балага нәтиҗә кайсы вакытта куябыз – син урын өстендә ятканда, кем чәй китерер, кем мине чистартыр икән, дигәндә, балаларың килеп тәрбия кылса, бу бала тәрбияле атала. Әлегә синең өстәлеңдәге ризыкны ашап киткәндә, барысы да әйбәт булалар. Аллаһның биргәненә шөкер бүгенге көнем өчен!

Олы кызым Луиза – конструктор. 9 айдан сөйләшергә өйрәнде балам. Мәктәп тәмамлагач, безгә әйтеп тормый гына, үзенә кирәк уку йортына барып, имтиханнар биреп кайткан. Бу кызым намазда түгел, динне бик яхшы белсә дә. 3 телдә рәхәтләнеп сөйләшә.

Икенчесенә исә яшь ярымда кухняда ашатып утырганда, радиодан Штраус вальсын бирделәр. Балам өстәлдәге ризыкларны этеп тә җибәрде, «Алып бир!» дигән ишарә ясап күрсәтте. Анысы 3 яшьтән генә сөйләшә башлады. «И Раббым, рәхмәт сиңа, бу баламны абыстай итеп тәрбияләрмен. Олысына әтисе рөхсәт бирмәде, үземчә тәрбияли алмадым. Син бу балама музыканы җибәргәнсең икән, рәхмәт сиңа, аңа ярдәм итәрмен», – дидем. Ул – музыка белгече. Без әтисе белән нотаны да белмибез, ә ул училище, консерватория, аспирантура тәмамлады. Татарстанда әлеге профессия әһеле ул бердәнбер әлегә.

Русча да, татарча да сөйли, намазын да алып бара, бу кызымнан бик канәгать. Әниемә охшаган. Аңа акча да, байлык та кирәкми, булганын кешегә бирү кирәк.

– Чит кешеләргә белем бирәсез, вәгазьлисез, ә оныкларыгыз, оныкчыкларыгызга белем бирергә, аралашырга вакытыгыз җитәме? Алар татарча беләме?

– Беләләр. Мин аларны берсен – олы кызымның кызын – 6нчы класска кадәр үзем укыттым. Аңа укытучылык бирелгән: һаман курчакларын укытты, кайсын бәргәләде, кайсын төртте, үзенчә укытты. Гарәп һәм инглиз телен өйрәнгәч, 5 ай Америкада стажировкада булды да, диплом алгач, шунда китте. Инде 13 ел шунда яши, мәктәптә укыта. Баласы үсә, бик шук, мөстәкыйль. Завуч булып та эшләп алды оныгым, әмма ире каршы булды. «Әйдә, дәү әнидән сора әле, ни дияр микән?» – дигән. «Завуч ул – идарә кешесе, бүген син эшлисең, иртәгә син төшәсең. Укытучы бул», – дидем.

Икенче кызымның баласын карар өчен (әнисе 2 айдан эшкә чыкты), бер дә җибәрәселәре килмәсә дә, мәктәптән чыктым. Бервакыт аңа фломастер алдым. Алдагы көнне әниләре коридорга обой ябыштырган иде, ике төс белән ясый торган вакыт бу. Мин ашарга пешергәндә, коридорга чыккан да, дөньяны ничек күрә: урамны – урам итеп, йортны йорт итеп ясаган, мине дә, әниләрен дә ясаган, 1 см буш урын калмаган. Мине чакырды: «Дәү әни, матурмы? Монысы син», – ди. Әтиләре кайтырга тиеш эштән. Фатирдан чыгып каршы алдым. Лифттан чыгуларына: «Зинһар, балага сүз әйтә күрмәгез», – дим. «Әни, нишләде? Берәр нәрсә ваттымы?» – «Сүз әйтә күрмәгез! Миңа сүз бирегез, кертмим өйгә!»

Кергәч, бераз басып тордылар тып-тын. Аннан, әтисе: «Ай-һай әйбәт булган, мин болай эшли алмыйм», – ди. Кызым бер сүз әйтә алмады, тынсыз калды. Бала сөйли, кайсы нәрсә икәнен. Әйттем кызым белән киявемә: «Балага уйлау бирелгән. Дәү әтисе кебек», – дидем. Дәү әтисе – 1нче разряд конструктор. Үскәч, бала КАИга керде. Хәзер Берлинда магистратураны бетерергә тиеш. Диплом яза. «Мин – ир кеше, ата-ана өстендә ятарга тиеш түгел», – дип, КАИны эшләп бетерде. Көндез укырга барды, кичен эшләде. Балалар – Аллаһы Тәгалә хәзинәсе.

Кечкенәдән аңлатам мин моңа: «Ир кеше хатын-кызны хөрмәтләргә тиешле. Картларга урын бирергә тиешле. Траспортта ир кеше басып торырга тиеш», – дип өйрәтәм. Коръән ашларына барганда, бик бәләкәй килеш, үзем белән ала идем. Бервакыт транспортка кергәч, урын бар – утырмый, тотынды. «Егылыр», – дип, утырырга кушалар моңа. «Я муччина», – ди. Дөрес итеп әйтә белмәсә дә, аңлата. Көлештеләр инде. Төшәр вакыт җиткәч, алдан төшеп, кул бирә миңа, янәсе, мине кайгырта. Менә шулай өйрәткәч, шул көенә бара, Аллаһның биргәненә мең шөкер.

 Сәйдә абыстай, кызларыгызның да, оныкларыгызның да нинди һөнәргә тартылуын тоемлый алдым, дидегез. Моны ничек эшләргә?

– Бала тугач, без, тоемлау белән, Аллаһы Тәгалә аңа нинди һөнәр биргәнен белергә тиешбез. Берәүне – урам себерүче, берәүне – галим, берәүне тегүче иткән. Мисал китерәм: мин төзелеш институты ректоры, ди. Әлбәттә, баламны мин шунда укырга кертәм. Ә балага табиблыкны биргән, ди. Бу бала үз гомерендә итек киеп, прораб булып эшләми. Һаман шул Аллаһы Тәгалә биргәнгә тартыла.

Шуңа күрә ата-ана баласына кайсы юнәлеш бирелүен 3 яшькә кадәр тоярга тиеш, уенчык белән. Баланың уенчыгы күп булмасын. Күп булса, бала фикер йөртергә өйрәнми, «әзергә бәзер»леккә генә гадәтләнә. 3-4 кенә уенчык булганда, ана бер көнне бер уенчык бирә, күзәтә: уйныймы бала моның белән, юкмы? Уйнамый. Икенче көнне икенчесен бирә, уйнамый. Өченче көнне өченчесен бирә – уйный. Фикер йөртә ана: «Ә-ә-ә, балага шушы бирелгән икән», – дип. Киләчәктә уку йорты сайлаганда, әти-әни фикерен әйтә: «Балам, монда керсәң, ничек булыр микән?» Әгәр бала тәрбия алып үскән булса, әти-әнине тыңлый.

 Хәзер әтиле килеш әтисез үсүче балалар бик күп. Әни кешегә әти дә, әни дә булырга туры килә. Ә ир балага бит әти кеше аеруча нык кирәк: ир бала әтисенә карап, аның үрнәгендә тәрбияләнә. Ялгыз әниләргә ир бала тәрбияләүдә киңәшләрегезне бирегез әле.

– Бала бер кулда тәрбияләнергә тиеш. Баланы әтисе янына китереп йөртсәң, әни тәрбияли бер төрле, әти – икенче төрле. Бала кая аварга белми. Ата белән күрештермәү хәерле. Дөрес ата булса, аерылмый ул. Матди яктан ул булышырга тиеш. Аерылса да, хатынны, баланы тәрбияләргә тиеш. Балага аңлатабыз: «И улым! Син үсәрсең, укырсың. Өйләнерсең. Хатының-балаларың булыр. Син илгә эшли торган кеше булырсың. Борынгы бабаларыбыз ничек тәрбияләгән – мин сине шулай тәрбияләргә тырышырмын. Дин кагыйдәсен дә кертермен. Менә уч төпләренең берсендә 81, икенчесендә 18 – Аллаһның 99 исеме. Шуңа карап дога кылабыз, әйдә, «әппәр»еңне ит, дип, кечкенәдән баланы битне сыпырырга өйрәтәбез. Баланы кечкенәдән суга төкермәскә, иснәгәндә авызны капларга, һ.б. әдәп кагыйдәләренә өйрәтәбез.

«Менә боларны, улым, сиңа әти кеше өйрәтергә тиеш иде. Безгә Аллаһы Тәгалә шулай биргән, мин сине әтиең өчен дә, үзем өчен дә өйрәтәм», – дип, яшүсмерлек чорында – 12 яшендә – тартынмый-оялмыйча, интим тормыш турында өйрәтә башларга кирәк. Бездә оят санала бу. Дини гаиләдә бөтенләй өйрәтү юк! Элек вакытта утырмаларда аны аңлата торган булганнар. Ирләргә ирләр өйрәткән: ничек ир булырга, ничек өйләнергә, кияү керү тәртибен… Кияү керү көненнән башлана ирләрне хөрмәт итү. Әгәр ул хатын-кызга хөрмәтле булмаса, диндә атап язылган, хатыныңа сикереп менмә, көйлә, дигән. Ул ике якның теләге буенча булырга тиеш, куркытма, дип аңлата. Сперматозоидларга кадәр язылган «Коръән»дә, «мәни» диелгән.

Ир бала белергә тиешне өйрәтә ана: «Әтиебез шушыны эшли иде, бабай болай эшли иде, отып ал әле», – дип. Кайнатам әйтә иде: «Хатын-кыз – ул роза чәчәге, армаска тиеш, аңа кайнар су сибәсең икән, мәхәббәт бетә». 9-10 яшендә бала мәхәббәтне бик яхшы белә. «Син мине ничек яратасың, хөрмәтлисең, хатыныңа да шундый хөрмәт кирәген башыңа салып куй. Син хатыныңны тәрбия кылырга тиешле. Нинди тәрбия алган егет, дип әйтерлек булсын. Минем исемемә тап төшә күрмәсен. Мин синнән бик канәгать. Дөрес итеп дәресеңне әзерлисең. Булышмыйм, үзең тырышасың. Аллаһы Тәгалә кешегә хезмәтне биргән. Идәнемне дә юасың, себерәсең, башкасын да эшлисең. Үз чалбарыңны үтүклисең, рәхмәт, балам!» – дип баланы сыпырырга кирәк.

Аны олы кеше итеп сөйләшә белергә кирәк. Менә шуннан соң аңлатырга кирәк: «Мин синең белән олы кеше кебек сөйләшәм. Өйләнешү бала вакытта бирелмәгән. 15-16 яшьтә дә бирелмәгән. Никах дигән берлек бар. Аны Аллаһы Тәгалә егет белән кызга, ир белән хатынга бүләк итеп бирә. Син бер я ике һөнәр алганнан соң никахлансаң, уңышлы була тормыш. 17-18 яшеңдә өйләнеп куйсаң – ни акыллы, ни юләр, һөнәрегез дә юк икегезнең дә, укырга да кирәк, балагыз да булса, син надан булып каласың, дворник кына буласың. Шуңа, балам, һөнәр алырга кирәк. Син, балам, уйлап йөр, нинди һөнәр ошый сиңа?» – шушылай сөйләшәсең. «Дусларыңны тикшер. Начарга өйртәме, яхшыгамы. Әгәр сыра эчәргә, тартырга өйрәтә икән, матур итеп кенә, син ачуланма, «минем әнием ялгыз, мин кайтыйм» дип, кит бу баладан.

Аллаһы Тәгалә бөтен кешегә дә көнчелек бирә. Яхшы көнчелек бар, начар көнчелек. Әле якын туганың да көнләшәчәк. Аны да белеп тор. Шуңа барын да дустыңа сөйләп бетермә. Пәйгамбәр хәдисендә болай дигән: «Дустыңны да артык дус итеп яратма, килер бер көн – ул сиңа дошман булыр, уртача бул», – дип өйрәтәсең.

Бала начар юлга кереп китә икән, монда әти-әни гаепле, нәсел гаепле. Моңа тәрбия кермәгәннән. Ялгыз тәрбияләүдән дә курыкмаска кирәк. Аллаһы Тәгаләгә ышанырга, дин һәм фәнне параллель алып барырга кирәк.

 Дөрес ата булса, аерылмый ул, дидегез, Сәйдә абыстай. Гаилә ныклыгы өчен ир дә, хатын да тигез җаваплы бит.

– Тормышка чыкканда да, ир баламы, кыз баламы – ата-ана сүзенә колак салырга кирәк. Ата-ана беркайчан да баласына начар булсын дип теләми. Аның башыннан инде яхшы-яманы үткән, үзе ясаган ялгышларны баласы җибәрмәсен дип тырыша, өйрәтә, аңлата. Ә бала 3 яшендә тәрбия алмаган булса, 20 яшендә «мы сами знаем» була инде.

Никахлары бозылган яшь гаиләләргә барам. «Кызым, никахың нидән бозылды?» – дим. Иңсәсен сикертә – белми! Димәк, моңа әнисе бернәрсә дә өйрәтмәгән, бирмәгән. Күптән аерылганнардан кайберләре әйтә: «Әй абыстай, белмәдем, яшь чак, юләр чак булган. Бер ачуланышкач, кайттым да киттем. Беркем өйрәтмәде. Өч кияүгә чыктым, берсе дә беренче иремә тормый. Гомер буе шуны сагынып яшәдем», – ди. Менә шуңа балага 3 яшенә кадәр аңлатырга кирәк: «Балам, син тормышка чыгарсың. Ирең булыр. Кайнатаң-кайнанаң булыр. Алар – бик хөрмәтле кешеләр. Балам, менә болай итеп бәреп кара әле (учларын бер-берсенә суга), тавыш чыга. Ә син юл куй, менә болай!» (Кара-каршы килгән учлар бер-берсенә бәрелми генә китәләр.)

Элек әбиләребез әйтә иде, «кызым, күп сөйләшмә, яхшы сәгать бар, начар сәгать бар» диләр иде. Гәрчә ирегез белән сугышып торсагыз да, «ирем яратмый» дип әйтмәгез, дип. Аллаһы Тәгалә, бу бәндәгә ире яратмавы кирәк икән, дияр ди. Бәхетсез начар сәгать шуны аңлата икән. Әлхәмдүлилләһи шөкер, мине ирем бик ярата, дип әйтергә кирәк икән. Без канәгать була белмибез.

Ир ачуланганда, хатын-кыз тыңлап тора шыпырт кына. Хатын-кыз дулаганда, ир кеше: «Әй яратам да инде шушы ачуланган вакытыңны, бигрәк матур буласың, төкерекләрең чәчелеп китә», – дип яратып көлсә, хатыны: «Синең шул булыр инде», – дип, тынычлана. Чәйнекне ешрак куярга да өстәл янына чакырырга кирәк.

Һәр кешене – ирләрне дә, хатын-кызларны да – мактарга кирәк. Ире хатынны мактаса, «Рәхмәт, ашың бигрәк тәмле булды», – дип, гәрчә ул тозлы я әчегән булса да, хатыны йөргәндә дә очып йөри башлый: ире мактады! 24 сәгать эшли, армый! Әгәр инде ире: «Син нәрсә пешерә беләсең соң, ашың тозлы булган!» – дип тотынса, хатын-кызга кислота сипкән кебек була. Ул иренә хөрмәтен әкренләп югалта.

Кеше бер тапкыр ялгыш ясамый, хата җибәрми торып, яхшысын эшли алмый. Үзем дә җибәрдем ул хаталарны. Хәзер әйтәбез, әй шушы хәзерге акылым кияүгә чыкканда булган булса, дибез.

Акыл дигәннән, шушы яшемә җитеп, яшьләрдән акыл җыйган чакларым да була. Кайбер кешегә «акыл» дигәнне бик иртә салган ул.

Бервакыт ашка баргач (мин ашка иртәрәк барам, кая, кемгә барасымны белмәгәндә – бигрәк тә), бер хатын утыра. Үзе ябык, үзе сары. «И, авырыйдыр инде, Раббым, бу балага сәламәтлек бир», – дип дога кылдым эчемнән. Хуҗа хатыны килеп утырды да сөйли, күрше килене бу, ди. Бәхетсез булды, ди. Хуҗа хатын чыгып китте, бу яшь хатын үзе сөйләде: «Минем ирем кыйный торган булып чыкты. 5 ел торабыз, 5 елга 1 балабыз булды, 2 мәртәбә генә өйдә кундым. Мин өйгә керсәм, кыйный башлый», – ди. «Ник торасың соң ул ир белән?» – дим. Уйлап торыш юк, үзем – абыстай! «И абыстай, аның әти-әнисе – бик яхшы кешеләр. Алар хөрмәтенә мин яшим. Әгәр мин аны ташлап китсәм, ул төрмәгә эләгәчәк, ә ата-ана өчен бала газиз бит. Ничек итеп ташлап китим мин ул карт белән карчыкны? Миңа Аллаһы Тәгалә савап бирсен», – ди. Кочаклаштык та, икебез дә елыйбыз. Менә ул тәрбия, кем кемне тәрбияли! Менә нинди гаиләләр дә бар. Шуңа да безгә очрашырга, бер-берләребезне вәгазьләргә кирәк. Шуңа динне дә, фәнне дә өйрәтергә кирәк. Фән дөньяда яшәү өчен кирәк. Фәнне белмәсәң, динне белеп, селкенеп кенә утырыр өчен өйрәтмәгән Аллаһы Тәгалә. Кара урман эчендә кычыткан арасыннан сукмак сала ул дин. Аннан үзеннән-үзе кешенең, «миңа шул кирәк икән, өйрәним әле, Аллаһы Тәгалә шулай кушкан» дип, китап артыннан китап укырга омтылышы була.

– Үзегезнең кайнана-кайнатагыз сезне ничек кабул иткән иде, Сәйдә абыстай?

– Ирем Ринат артымнан йөри башлагач, «Әни, артымнан шушы кеше йөри, керәшен түгелме икән алар?» – дигән идем, «Юк, кызым, юктыр», – тынычландырды әнием. Алар 7 буын Аппаковлар булганнар. Ап-ак аларның тәннәре, чәчләре – бөтенесе дә.

Ә ни өчен бер генә «п» – Апаковка калдырганнар: дәү әтиләрен төрмәгә утырткач, егетләр фамилияләрендәге бер «п»ны төшереп калдырып, икенче паспорт алалар һәм «Без – башка нәсел», – дип исән калалар. Менә нинди баш йөрткәннәр! Монысын кайнатам сөйләде.

Кайнатам белән кайнанам шулкадәр әйбәт кешеләр булдылар. Алар 7 буынга кадәр беренче гильдия сәүдәгәрләр булганнар. Һиндстан, Кытайга йөргәннәр. Алар нәселендә бер артист, бер имам юк – дөньяви кешеләр. Олы кызым нәкъ әтисе холкында. Дүртенче буыннан килә нәселдәнлек. Шуңа күрә, тормышка чыкканда, нәселне карарга кирәк. Әти-әнинең сүзенә колак салырга кирәк – алар тормыш иткән, алар нәселне белә. Гарип бала бар икән нәселдә – гарип бала туарга мөмкин яшьләрнең, исерек бар икән нәселдә – исерек булуы, мулла бар икән нәселдә – шуннан сиңа мөфти булып туа ул. Шундый имамнарыбыз да бар – әти-әниләре исерек булган да, менә дигән галим килеп чыккан – бу да дүртенче буыннан.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here