Домой Жизнь татар «Сәйлән» телевизион җыр фестиваленең гала-концерты узачак

«Сәйлән» телевизион җыр фестиваленең гала-концерты узачак

0
«Сәйлән» телевизион җыр фестиваленең гала-концерты узачак

31 октябрь көнне 11.00 сәгатьтә, «ШАЯН ТВ» каналы студиясендә,  «Сәйлән» телевизион җыр фестиваленең гала-концерты һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.

Фестивальгә 6-14 яшьлек балалардан 1000гә якын гариза кабул ителде. Шулар арасыннан мәртәбәле жюри әгъзалары 32 катнашучыны чираттагы этапка сайлап алды. Бер ай дәвамында «ШАЯН ТВ» каналы сайтында тамашачы үзенә ошаган катнашучы өчен тавыш бирде. Нәтиҗәдә, ярымфиналга — 12, ә финалга – 6 бала узды.   Катнашучыларга, үз осталыкларын күрсәтү өчен, төрле жанрларда иҗат ителгән җырлар башкарырга туры килде.

Бу проект яшь йолдызларга тагын да яктырак балкырга, татар халкының җырларын танытырга ярдәм итә. «Сәйлән» фестиваленең төп максаты — татар халык, классик, эстрада җырларын башкаручы балаларны барлау; алар өчен иҗади үсеш мөмкинлеге булдыру.

Фестивальдә катнашучылар өчен төрле остаханәләр уздырылды. Алар вокал, актерлык осталыгы, сәхнә образы буенча мастер-классларда катнашты, стилистлар белән очрашты.

Жюри әгъзалары арасында татар эстрадасының танылган артистлары:  Татарстанның һәм Башкортстанның халык, Россия Федерациясенең атказанган артисты — Салават Фәтхетдинов, Татарстанның атказанган артисты — Зәйнәп Фәрхетдинова, Татарстанның атказанган артисты — Эльмира Кәлимуллина, Татарстанның атказанган артисты — Ландыш Нигъмәтҗанова, Татарстанның атказанган артисты – Раяз Фасыйхов, шулай ук Айдар Сөләйманов, Зәринә Вилданова, Илгиз Шәйхразиев һәм башкалар бар иде.

«Сәйлән» телевизион фестиваленең дәртле һәм матур чыгарылышларын «ШАЯН ТВ» каналында, һәр якшәмбе 12.00 һәм 17.00 сәгатьтә карый аласыз! Җыр фестиваленең нәтиҗәләре 12 ноябрь көнне,  «ШАЯН ТВ» каналының туган көнендә, билгеле булачак.

tatar-today.ru