Домой Главные новости В области Сәламәт тәндә – сәламәт рух!

Сәламәт тәндә – сәламәт рух!

0
Сәламәт тәндә – сәламәт рух!

Узган шимбәдә Самараның Управленческий бистәсенә караган «Чайка» чаңгы базасында Самараның «Дуслык» региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы инициативасы һәм «Яктылык» татар мәктәбе катнашы белән «Сәламәтлек көне» уздырылды.

2013 елдан бирле оештырылучы әлеге чара уникаль кышкы милли бәйрәмгә әверелде. Бүгенге «Сәламәтлек көне» – ул спорт ярышлары да, мәдәни программалар да, кунакларны татар милли ашлары белән сыйлау да. Аны кышкы «Сабантуй» дип атасаң да буладыр, дип уйлыйм. Шулай да быелгы «Сәламәтлек көне», алдагы елларга караганда, үзенчәлеклерәк узды. Пандемия керткән тыюлардан талчыккан халык, зәмһәрир суыклар чигенүгә дә шатланып, аеруча күтәренке күңел белән килде. Бу көнне табигать тә спорт сөючеләр яклы булды – төнлә генә явып үткән йомшак кар да, җилсез җылы көн дә табигать кочагына тартып тора иде.

Бәйрәмне «Дуслык» регио­наль иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының бюро әгъзасы Фахретдин Канюкаев башлап җибәрде. Аннан сәхнәгә Оренбург, Ульян өлкәләреннән, Татарстаннан килгән мөхтәрәм кунаклар чыгып, җыелган халыкны сәламләделәр. Алар арасында Россия Федерациясе Герое, полковник, Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Игорь Станкевич, Самара өлкә татар милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Әнвәр Горланов, Самара өлкәсе Губернаторы администрациясенең милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе Надежда Осипова һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров та бар иде. Соңгысы кунакчыл Самара җирендә яшәүче милләттәшләребезне бәйрәм белән котлап, барлык катнашучыларга да – нык­лы сәламәтлек, ә спортчыларга уңышлар һәм яңа казанышлар теләде. Бәйрәмне рәсми рәвештә ачык дип игълан иткәннән соң, Россия гимны яңгырады, панкратион буенча Россия, Европа һәм дөнья чемпионы Рәмис Терегулов һәм “Яктылык” мәктәбенең физкультура укытучысы, Рос­сиянең спорт мастеры Руслан Йосыпов дәүләт әләмен күтәр­деләр. Чараның рәсми өлешен флешмоб һәм “Йолдыз” бию ансамбле артистларының чыгышы тәмамлады.

Самара өлкәсе мөселман­нарының региональ Диния нә­за­рәте рәисе Талип хәз­рәт Ярул­лин хәер-фатиха бир­гән­нән соң, ярышлар башланып кит­те. Чаңгы базасының төрле мәйданчыкларында аркан тартышу, кул көрәштерү, гер күтәрү, хәтта футбол бәйгесе оештырылган иде. Сабыйлар да тик тормады, чыр-чу килеп, рәхәтләнеп таудан шудылар. Мөхтәрәм кунаклар мәйданчыкларны карап, балалар, ата-аналар белән аралашып йөрделәр һәм бәйрәм югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үттеләр. Хәер, үзләре дә рәхәтләнеп көч сынаштылар. Ул арада сәхнә дә буш булмады. Татарстанның атказанган артистлары – баянчы, җырчы, композитор Вәис Бәйрәмов, Гөлшат Имамиева, «Фәридә – Алсу» дуэты, дөньякүләм һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты Әмир Әхмәдишин бәйрәмгә ямь һәм милли моң өстәп тордылар, ә кунаклар аларга кушылып җырладылар һәм рәхәтләнеп биеделәр.

“Яктылык”ның 1нче сыйныф укучылары – 300 метр, 2 – 3нче сыйныф укучылары – 500 метр, ә 4 – 5нче сыйныф укучылары 1000 метр дистанцияне үткәннән соң, халыкның игътибары биатлон узачак мәйданга юнәлтелде. Чөнки бәйрәмгә танылган якташыбыз Эдуард Латыйпов та килгән иде. Яннарында дөнья һәм Европа чемпионы, Россиянең спорт мастеры басып тору яшь чаңгычыларны дулкынландырды, әмма алар югалып калмадылар һәм дистанцияне бик лаеклы үттеләр.

Ниһаять, ярышлар тә­мамланды. Хө­кемдарлар нә­тиҗә ясаганнан соң, иң дулкынландыргыч мизгелләр — җиңүчеләрне бү­ләкләү тантанасы башланды. Өлкә татар милли-мәдәни авто­но­миясе җитәкчесе урынбасары Минәхмәт Хә­лиуллов (ул чараны үткәрүгә матди ярдәм күрсәтүче дә), җиңүчеләрне котлап, бу бәйрәмне оештыруга күп көч куйган мил­ләттәш­ләребезгә, “Яктылык” мәк­тәбе администрациясенә, укы­тучы­лар коллективына рәх­мәтләрен җиткерде. 

Ул арада берничә зур казанда пеш­кән пылауның хуш исләре борыннарны кытык­лап, кунакларны табын янына өндәде. Балалар, ата-аналар, чакырылган кунак­лар рәхәтләнеп сыйландылар, милли ризыклардан авыз итеп, кайнар чәй эчтеләр. “Сәламәтлек көне” рәсми рәвештә тә­мамланса да, халык таралырга ашыкмады – күңел ачулар, тау шуулар дәвам итте. Ә мин, кунакларның быелгы бәйрәмгә карата булган уй-фикерләре белән кызыксынырга ашыктым. Иң элек, татар җәмәгатьчелеге аксакалы, хөрмәтле Идеал ага Галәветдинов белән сөйләшеп алдым.

– Дөньяда кеше өчен иң кыйммәтле нәрсәләрнең берсе – ул сәләмәтлек. Аеруча бүгенге пандемия чорында әлеге мәсьәлә бик актуаль. “Сәламәтлек көне” коронавируска каршы торуның бер чарасы ул, минемчә. Иммунитеты яхшы, бәдәне нык кешеләр аңа бирешмиләр. Бүгенге чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, балаларны әхлаклы итеп үстерүгә ярдәм итә. Аларның сәламәтлеге — киләчәк буыннарның, миллә­тебезнең сәламәтлеге. “Сәла­мәтлек көне” алдагы елларда да дәвам итәр, дип ышанып калам, – диде ул.

– Без мондый бәйрәмдә беренче тапкыр. Бу кадәр шәп булыр дип уйламаган да идек. Уллары “Яктылык” мәктәбендә укучы дусларыбыз чакыргач, икеләнеп торган идек. Ә хәзер бик шатбыз, – дип елмайды Алсу.

– Кызыбызны, һичшиксез, “Яктылыкка” укырга бирә­чәкбез, – дип кушылды әңгәмәгә гаиләгә башлыгы Рөстәм. – “Сәламәтлек көне” шундый масштабта уздырыла дип уйламаган идем. Афәрин!

– Монда бик күңелле, – дип, борынын тартып, әйтеп куйды Ширияздановлар гаиләсенең иң кечкенә әгъзасы 4 яшьлек Әдилә. Кызчыкның алсуланган битләрен, янып торган күзләрен күреп, “Сәламәтлек көне” балалар өчен бигрәк тә кирәк булуына инандым.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

Бердэмлек