Домой Жизнь татар Татары в регионе Сәламәтлек – иң зур байлык

Сәламәтлек – иң зур байлык

0
Сәламәтлек – иң зур байлык
Фото: gettyimages

Сәламәтлек – иң зур байлык, диләр, хак сүз. Аллаһы Тәгалә миңа бик күп сынаулар бирде. Гомеремдә берничә мәртәбә үлем белән күзгә-күз очрашырга туры килде. Хәрби хезмәтемне өч ел Германиядә үтәдем. Ходаем аннан исән-имин туган авылыма – Камышлыма әйләнеп кайтырга насыйп итте. Рәхәтләнеп эшләп, балалар үстереп ятканда бик авыр чирләр, катлаулы операцияләр кичерергә туры килде. Шушы авыр вакытларда районыбызның тәҗрибәле табиблары мине үлем тырнагыннан алып калдылар. Аларның ярдәме минем күңел хатирәләренә мәңге уелып калган. Аларга зур рәхмәтләр әйтеп, искә аласым килә. Менә алар: хирурглар Илдар Шәйхетдинов, Олег Никоноров, Гадел Кәлимуллин, Рим Сәгыйров, Назыйм Сәлахов, Фәһим Шәйхелисламов; терапевтлар: Вилсур Гыйльманов, Рөстәм Шәрипов, Владимир Горбунов, Нурания Горбунова, Исмәгыйль Баһаутдинов, Азат Әһлиуллин, Мәрьям Ваһаҗева, Сания Гыйльманова; офтальмологлар: Хәҗәр Акчурина, Лилия Абдулова; рентген-табиблар: Михаил Мелешкин, Флюр Якупов, Рәшит Шәйхетдинов; нерв авырулары табибы Зөлфия Гайзуллина; дерматолог Мәсхүт Хәкимов һәм башкалар.

Бик күп еллар буе больницада баш табиб булып Атлас Мөхтәбәр улы Төхбәтов эшләде, ә хәзер Светлана Русинова җитәкчелек итә. Үземнең кызларым кебек күргән, йөрәгемә якын булган шәфкать туташларына, санитаркаларга да рәхмәтем чиксез. Районыбызның шифаханәсендә эшләүче барлык медицина хезмәткәрләренә исәнлек-саулык, җан тынычлыгы телим, ә арабыздан вакытсыз китүчеләргә язмам дога булып ирешсен. Амин!

Сәгыйть АБСАТТАРОВ.

Балыклы авылы, Камышлы районы.