Домой Жизнь татар «Сәлам» укыту-методик комплексын сынау дәвам итә

«Сәлам» укыту-методик комплексын сынау дәвам итә

0
«Сәлам» укыту-методик комплексын сынау дәвам итә

Татарстанның Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире филология фәннәре кандидаты, доцент Рәсимә Шәмсетдинова туган телебез укытучыларын ныклы хезмәттәшлеккә чакырып, 2020-2021 уку елының соңгы кварталында уздырылачак аерым чаралар турында мәгълүмат җиткерде.

ТР Мәгарифне үстерү институтында татар телен дәүләт теле буларак өйрәнергә теләк белдергән укучылар өчен «Сәлам» укыту-методик комплексын төзү эше алып барыла. Гаять әһәмиятле, җаваплы бу эшчәнлекне мәктәп укытучыларыннан торган тәҗрибәле һәм ике-өч телне яхшы белгән укытучылар коллективы башкара. УМКны сынап карау һәм гамәлгә кертү экспериментында, нигездә, Казан мәктәпләре һәм республикабыз, төбәкләрнең аерым мәктәпләре катнаша. Яңа уку елында 1-5 нче сыйныфларда аны гамәлгә кертү һәм 6-7 нче сыйныфларда сынап карау башлана. Форсаттан файдаланып, безгә әлеге эштә ярдәмче булган мәктәп җитәкчеләренә, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына рәхмәтебезне җиткерәбез, диде Р.Шәмсетдинова.

Укытучының профессиональ үсеше системасының дәүләт программасын тормышка ашыру юнәлешендә конкрет эшләр планлаштырылган. Укытучыларның белемнәрен күтәрүнең шәхсиләштерелгән моделе нигезендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының квалификация күтәрү курслары график нигезендә башланып киткән. Шулай ук өстәмә профессиональ белем бирү программаларын төзү, яңарту юнәлешендә эшли башлаганнар.

magarif-uku.ru