Домой Жизнь татар “Сөмбел” фильмы киң прокатка чыга

“Сөмбел” фильмы киң прокатка чыга

1
“Сөмбел” фильмы киң прокатка чыга

Зифа Кадыйрованың “Сагынырсың – мин булмам” бестселлерына нигезләнеп төшерелгән “Сөмбел” фильмы 1 апрельдән киң прокатка чыга. Әсәр халык арасында 6-7 ел элек популярлык казанды һәм сәхнә әһелләре игътибарын үзенә җәлеп итте.

“Сагынырсың – мин булмам” Чаллы дәүләт Татар драма театры репертуарында аншлаг белән күрсәтелүче спектакльләрнең берсенә әйләнде, тамашачылар мәхәббәтен яулады, ә «Татаркино» оешмасы исә Үзбәкстан белән берлектә халыкара статуска ия кино төшерде. Фильмның сценарий авторлары Илфат Камалиев һәм Рәшит Маликов, режиссерлары Рамил Фазлыев белән Рәшит Маликов. Төп рольләрдә Үзбәкстан Яшьләр театры актрисасы Сабина Асанова, Әлмәт театры актеры Динар Хөснетдинов һәм Әтнә театры актеры Айдар Вәлиев.

“Сөмбел” фильмы тамашачы яратып кабул итә торган мелодрама жанрында төшерелгән. Күпләр әсәрнең төр героинясын идеаллаштыра һәм аның ялгышларына күз йома. Сөмбел ихлас, яхшы күңелле, намуслы кеше… Тик менә шул артык самимилеге, башкаларның борчылуларына артык сизгер булуы аның тормышының өстен аска китерә дә инде. Көенечле йөклелек, мәҗбүри никах, сөеклесенең хыянәте яңа гына канат ныгытып килүче кызны уйчан, төпле хатынга әверелдерә. Әгәр ул мәхәббәттән башын югалтмаган, “бабник” Булатның назларына карышкан булса, бәлкем бәхеткә илтүче сукмагы да чокырларсыз булыр иде…

Әсәрдән аермалы буларак, фильмда ике бертуганның бер кызга гашыйк булуы башкача чишелеш тапкан. Абыйсының балалы хатынына гашыйк Байрас үзбәкләрдә ризасызлык тудырган. Нәтиҗәдә, сюжеттагы бу үзгәреш махсус өстәлгән. Тамашачы әлеге үзгәрешне ничек кабул итәр? Вакыт күрсәтер. “Сөмбел” фильмын 1 апрельдән Татарстан кинотеатрларында карарга мөмкин.

Татаркино

matbugat

1 КОММЕНТАРИЙ

  1. Трейлерда җырның башкаручысы кем?

Comments are closed.