«Сәнгатькә багышланган гомер» — татар халкы Венера Гәрәева белән мәңгелеккә хушлашты

0
160


«Җылы йөрәген бар кешегә таратып, китеп барды» — бу сүзләр Татарстанның халык артисты, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш хормейстеры Венера Гәрәева турында. Бүген аны татар җәмәгатьчелеге озакка сузылган авыруыннан соң мәңгелеккә озатты. Венера апаны татар халкы кечкенә генә җыйнак ханым дип истә калдырыр.

Соңгы арада үлемнәр ешайды шул. «Һәр атна кеше җирләп кайтам», — диде хушлашу мәрасименә килгән танышым. Хәзер бит халык теге зәхмәттән — коронавирустан кырыла. Берәр шәхес вафат булды икән, «коронаданмы?» — дип шундук чәчләр үрә тора. Юк, Венера апаның гомере ул вирус түгел, ә шикәр авыруы аркасында өзелгән булып чыкты.


«Исән калуына өмет бар иде»


Октябрь башында Инстаграм челтәрендә Венера Гәрәевага операция ясалып, реабилитация өчен акча җыю кирәклеге турында Динә Гарипова, Сәидә Мөхәммәтҗанова кебек җырчыларыбыз мәгълүмат тараткан иде. Ничә буын тәрбияләгән күренекле педагогка акчалата ярдәм итүче булмаганмы әллә, дигән фикер туды шулвакыт. Әмма Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Юрий Жуков бу фаразны кире какты:

Шөкер, без ул акчаны җыярга өлгереп калдык. Венера апа хастаханәдә өч ай ятты. Озак елларга сузылган шикәр авыруы аякларына зыян салды. Хәрәкәтләнә, йөри алмады. Күпсанлы операцияләр ясалды, аны ул бик авыр уздырды. Шулай да, һәрвакыттагыча горур булып кала белде.

Хирурглар, шәфкать туташлары да булдыра алганның барысын да эшләргә тырышты. Исән калуына өмет бар иде… Интернетта таратылган мәгълүматтан соң халык та, шәхси оешмалар да акча җыярга ярдәм итте. Ул сумма, чыннан да, Венера Хәсәновнага дәвалану өчен җитте дип әйтә алам.

Мәдәният министры Ирада Хафизҗановнага, ТР Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фондына рәхмәтлебез. Алар да шушы вакыт аралыгында ярдәм кулын сузды.

Венера Хәсәновна үзен бик кайгыртып яшәде. Кешеләрнең хезмәт сөючәнлек сыйфатын югары бәяли иде. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр ансамбльне күзәтте, киңәшләр биреп торды. Хастаханәдә ятканда шалтыратышып тордык, 1970 — 1990 елларда эшләгән вакыттагы язмаларын, тормышы турында материаллар кертеп, өченче дискын чыгарырга ниятли иде. Кызганыч, өлгерми калды. Барысын бергә җыеп, аның хөрмәтенә диск чыгарырга тырышачакбыз. Соңгы елларда ул үзе туплаган мирасны системалаштыру юнәлешендә эшләде. Көндәлек тормышта күпләргә дәрес бирде. Ул сәнгатькә хезмәт итте», — диде ансамбль җитәкчесе.

«Авырганын беркайчан да белгертмәде»


Мәрасим Татарстан урамында урнашкан йортның ишегалдында үтте. «Кеше китә, хәтер китми. Министрлык Венера апаның якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Авыр туфрагыгыз җиңел булсын, урыныгыз җәннәттә булсын», — диде ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин. Мәрасимдә Дәүләт Җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Татарстанның халык артисты Айрат Хаметов чыгыш ясады.

Казан музыка училищесы директоры Айрат Җаббаров та килгән иде. Мәдәният министрының элекке урынбасары, заманча сәнгать галереясы директоры Эльвира Камалова Венера Гәрәева белән озак еллар бергә эшләгән, ул шул чорларны искә алып сөйләде.

Венера апаның уң якта басып торган бертуган сеңлесенә күз төште. Юк, ул чыгып сөйләрлек хәлдә түгел иде. Ул яшьләрее көчкә тыеп торды. Мәетне машинага алып барганда исә, гомумән, хәле бетеп, эскәмиягә барып утырды. Карасам, яшьләрен тыя алмыйча елый да елый… Аннары улына тотынып булса да, атлап килә алды. Карашыннан ук: «Газиз туганым бит ул минем!» — дигән сүзләрне аңлап була иде.

Арттарак басып торган бер төркем яшьләрне күреп алгач, аларның Венера ханымның шәкертләре булуларын чамаладым һәм яннарына бардым.

Башка укытучылардан аерылып тора иде ул, — дип сөйли башлады «Бәллүр» триосы солисты Алёна Муханова. — Укучыларын аермады. Бер җырлап бирсәгез, күңелем була, дип әйтә иде. Триобыз да аның фатыйхасы белән барлыкка килде. Авырганын беркайчан да белгертмәде. Әбием булмагач, аны нык якын күрә идем. Күп кешегә этәргеч бирде. Беркайчан да тавыш чыгармады. Ихлас күңелле кеше.

«Венера апа башкарган хезмәт Каф таулары кадәр»


Озатырга килгән шәхесләр арасында Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин да бар иде. Ул Венера Гәрәева белән малай чагыннан ук — 1968 елдан бирле таныш булуын әйтте:

Якын дуслар ук булмадык, ләкин без — бер төркем артистлар гел аралашып тордык. Концертларда һәм кичәләрдә берәр хор чыгыш ясаса, һәрвакыт аннан киңәш ала идем. Җыр сәнгатебез бай, ләкин Венера ханым татар халык җырларның матурлыгын, моңын, бормаларын дөрес башкаруны яшьләргә өйрәтү, халыкка җиткерү мәсьәләсендә хезмәт куйды. Бихисап татар җырларының бөтен нечкәлекләрен белә иде.

Дөнья хәлләрен сөйләшкәндә хезмәттәшләре турында бер кәлимә начар сүз әйтми иде, шулкадәр чиста күңелле булды.

Татарстанның атказанган артисты Инсаф Абдулла Венера Гәрәева белән музыка училищесында бергә эшләгән:

Һәрвакыт җыр сәнгате өчен борчылып сөйләшә иде. Укымышлы, зыялы, кечкенә, җыйнак ханым булды. Аның укымышлы булуы нәселеннән үк килә иде. Венера апа башкарган хезмәт Каф таулары кадәр. Ул көчне кайдан алгандыр? Яше бар, әлбәттә, әмма иртә китте. Татар сәнгатенә хезмәт итә алырдай кеше иде әле…

Казан дәүләт мәдәният институты доценты Марат Яхъяев Венера Гәрәеваны татар җыр сәнгатенең чын белгече дип бәяләде.

Татар музыка тарихын, вокал серләрен шулкадәр яхшы белә иде. Аның шикелле татар хор музыкасын белгән кеше юктыр. Бер-беребезне аңлап яши идек. Музыка өлкәсендә аны белмәгән кеше юк, — диде ул

«Затлылык һәм намуслык эталоны иде»


Озак еллар «Татарстан» радиосында музыкаль мөхәррир булып эшләгән, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлназ Гыйльми:

1990 еллар башында Казан музыка училищесында музыка бүлеге ачылды һәм милли музыкаль кадрларны тәрбияләү бурычы куелды. Шулвакыт Венера Хәсәновнаны музыка училищесына укытырга чакырдылар. Ул оештырган татар хоры — аның эшчәнлегенең бер өлеше иде. Училищега килгәч, аның алдында Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле өчен кадрлар үстерү бурычы да куелды. Читтән җырчылар алып карасалар да, татар моңын тоючы җырчыларны үстерү кирәклеген аңладылар.

«Татарстан» радиосында «Сәнгатькә багышланган гомер» дигән тапшыру бар иде, Венера апаның бөтен гомере чын мәгънәсендә сәнгатькә һәм милләткә багышланды дип әйтә алам. Зыялылык, затлылык һәм намуслык эталоны булды ул. Ул бик күп кешеләрнең эчке дөньясын үзгәртә алды.

Венера апа күңелендә укытучыларына булган хөрмәтне саклады. Әбисе белән бабасы тәрбиясендә үскән, ә бабасы Габдулла Тукай белән таныш булган. Ансамбльдә эшләгән вакытта Җәвит Котдусов, Александр Ключарев кебек шәхесләр белән аралашып, аларның традицияләрен дәвам итте. Милли музыканың үсеше, киләчәге өчен күп тырышты. Укытучыларының традицияләренә тугры булды.

Венера апаның укучылары бүгенге көндә музыка дөньясында бер нигез булып тора. Классикага әйләнгән җәүһәр язмаларга Венера апаның зур өлеше керде. Бүгенге көндә ансамбльнең нигезен Венера апаның укучылары тәшкил итә. Аның укучысы — Нияз Гәрәев ансамбльнең хорын җитәкли. Кулга-кул тотынып эшләп, коллективны тыныч күңел белән аңа тапшырды, — диде.

«Эчтә ниндидер бер курку бар иде, ул гомерем буе миңа ияреп йөрде, дип сөйләгән иде»


«Татарстан» радиосында мөхәррир һәм режиссер булып эшләгән Фәния Лотфуллина Венера Гәрәева белән очраклы гына танышу тарихын сөйләде:

Махсус аны күрергә килмәгән идем, әмма шул беренче танышудан ук бик якынаеп киттек. Шалтыратып, аралашып тордык. Кызганыч, авырып киткәнче күрә алмый калдым.

Фәния Лотфуллинаның шәхси архивыннан


«Мин әбием һәм бабаем тәрбиясендә үстем. Бабам мәдрәсә тәмамлаган, Тукай белән таныш булган. Мине табигатьне танып белергә өйрәтте, музыкага мәхәббәт тәрбияләде. Инде вакытың чыккан дип, музыка мәктәбенә алмадылар, училищега да керә алмадым. Эчтә ниндидер бер курку бар иде, ул гомерем буе миңа ияреп йөрде», — дип сөйләгән иде ул.

Ансамбльне гаиләсе кебек күреп яшәде. Анда аны әниләре кебек яраталар, хөрмәт итәләр иде. «Хәзер җырчылар китап укымый, ә артист белемле булырга тиеш. Халыкны сәнгать тәрбияли. Сәнгать кешесе һәрвакыт ни эшләгәне өчен җавап бирә. Шуңа да сәхнә иң биек җир булырга тиеш», — дип ачынып сөйләгәне әле дә хәтердә.

Венера ханымны җыр һәм бию ансамбленнән аерып карау мөмкин дә түгел. Аның 57 елдан артык гомере шушы ансамбль, аның гаме, борчу-мәшәкатьләре, шатлык-сөенечләре белән бәйле. Ансамбльне биш бармагы кебек белгән, аны үз баласыдай тоемлап, эшен яратып башкарган бу олы шәхес белән танышып калуыма чиксез горурланам.

Ни кызганыч, быел шундый олы шәхесләребезне югалтабыз. Нишләтәсең… Урының җәннәт түрләрендә булсын да, сүзләребез дога булып барсын инде.

«Халкыбызның мирасы киселә дип, күңеле тетрәнә иде»


«Голос. Дети» телепроекты финалисты Сәидә Мөхәммәтҗанованың әтисе Айрат Мөхәммәтҗанов:

Ахыргача көрәштек, ләкин Ходайның тәкъдире шундый. Соңгы елларда Венера апа белән күп күрештек, кызыбыз Сәидә анда белем алды. Халкыбызның мирасы киселә дип, күңеле тетрәнә иде. Гадел, матур, самими дип тасвирлый алабыз аны. Венера апа бик сирәк ишетелгән көйләрне табып чыгара, яшь талантларны күрә белә, юл бирә иде. Аңа дога кылудан тыш, мирасын дәвам итү — төп бурычыбыз булып тора. Сәидә белән уйлашып, киләчәктә Венера Гәрәева исемендәге Халык көе үзәген оештырырга ниятлибез. Безгә шушы шәхесне бүләк иткәнгә Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтик һәм туктаусыз догада булыйк.

«Голос. Дети» проекты финалисты Сәидә Мөхәммәтҗанова:

Без беренче тапкыр Венера Хәсәновна белән 2013 елның декабрь аенда таныштык. Мине «Татар моңы» бәйгесенең Гала-концертына кунак буларак чакырдылар. Без анда өч кыз — Ләбибә апа, Сөмбел апа һәм мин «Су буйлап» татар халык җырын башкарырга тиеш идек. Шушы Гала-концертка әзерләнер өчен безне дәүләт ансамбленә җибәрделәр. Венера апа белән беренче очрашуыбыз шунда булды.

Венера апа репетициядә миңа игътибар итте һәм миндә татар халык җырларына булган сәләтемне күреп алды. Шул мизгелдә Венера апаның никадәр тәҗрибәле белгеч икәнлеген аңладым. Әти миңа: «Совет вокал мәктәбе исән-сау булган чакта бөтен булган белемне туплап кал», — диде.

Венера Хәсәновна — ул дини әхлакка ия булган күркәм холыклы, итәгатьле, миһербанлы, киң күңелле, тыйнак шәхес иде. Татар хатын-кызына хас булган бөтен сыйфатларны үзендә туплаган. Аның укучысы булу минем өчен зур горурлык һәм җаваплылык. Аллаһы Тагәләгә мине шундый шәхес белән таныштырган өчен рәхмәтлемен, чөнки аның бай тәҗрибәсе, белеме, зәвыгы, мөлаемлыгы гел миңа үрнәк булып тора. Без аның дәвамчылары буларак, татар халык музыкасы юнәлешен сакларга тиеш дигән фикердә калам.

Венера Гәрәева туган ягы — Саба районы Сүлә (Өчиле) авылында җирләнде. Бу аның үзенең теләге булган.

Венера Хәсән кызы Гәрәева – 1943 елның 25 июнендә ТР Саба районының Өчиле авылында туа. Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш хормейстеры булып эшли. 1987 елда ТР халык артисткасы исеменә лаек була. 1961-64 елларда ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең артисткасы була, 1968-72 елларда Саба урта мәктәбендә укыта. 1972 елдан – ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш хормейстеры. 1974 елда Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең хор дирижерлык факультетын тәмамлый. Шулай ук Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесында татар хорын да җитәкли. Венера Гәрәеваның гаиләсе булмый.

Зилә Мөбәрәкшина

intertat.tatar

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here