Домой Жизнь татар Татары в регионе Сүзне сүз белән дәвалаучылар

Сүзне сүз белән дәвалаучылар

0
Сүзне сүз белән дәвалаучылар

14 ноябрь – Халыкара логопедлар көне. Әлеге белгечләрне балалар хастаханәләрендә дә, балалар бакчаларында да, мәктәпкәчә белем бирү үзәкләрендә дә очратырга мөмкин. Кемнәр соң алар? Табиблармы, әллә укытучылармы?

Логопед – балаларның һәм өлкәннәрнең сөйләм кимчелекләрен, тотлыгуын дәвалаучы белгеч ул. Әлеге һөнәр ияләре кешенең сөйләм аппараты төзелешен, физиологик үзенчәлекләрен, аваз чыгару механизмнарын өйрәнәләр, ә дәвалаганда, күп очракта, педагогика һәм психология фәннәрен кулланалар.

Күп балалар сабый чакта кайбер авазларны дөрес итеп әйтә алмыйлар. Вакыты белән бу кимчелек үзеннән-үзе бетә, әмма биш-алты яшенә кадәр сөйләм дефектлары узмаса, ата-аналар белгечләргә, ягъни, логопедка мөрәҗәгать итәргә тиешләр. Бу очракта дәвалауны озакка сузарга ярамый. Чөнки бала, сөйләмендәге кимчелекләрне сизеп, кыенсына башлый, ояла, аз сөйләшә, үз-үзенә ышанмау хисләре кичерә башлый. Кайбер очракта бу аның акыл үсешенә зыян китерергә дә мөмкин. Мәктәпкә кергәч, бу кимчелек программаны үзләштерергә комачаулый, бигрәк тә иптәшләренең кыерсытуы балада кимсенү хисе тудырырга мөмкин.

– Баланың сөйләм теле камил һәм сүзләр запасы бай булганда гына ул фикерен төгәл итеп әйтеп бирә ала, иптәшләре һәм өлкәннәр белән иркен аралаша, – ди әңгәмәдәшем, югары категорияле логопед Эльвира Хәйдәр кызы Абдрәхимова.

– Эльвира ханым, сез, 32 ел гомерегезне логопед һөнәренә багышлаган белгеч буларак, кешеләрне матур итеп сөйләшергә, авазларны дөрес итеп әйтергә өйрәтәсез. Игелекле һөнәрегезнең үзенчәлекләре турында сөйләп китсәгез иде. Ни өчен сез логопед һөнәрен сайладыгыз?

– Чыннан да, логопед – бик үзенчәлекле һөнәр. Тик мин моны Мордовия дәүләт педагогия институтының дефектология бүлегендә укый башлагач кына аңладым, – дип елмая танышым. – Камышлы урта мәктәбен тәмамлагач, кая укырга керергә, дигән сорау туды. Әнием, ипләп кенә, логопед һөнәренә игътибар итәргә киңәш итте. Ул елларда Куйбышев педагогия институтында андый юнәлеш юк иде, шуңа күрә миңа туган йортымнан бик еракка, Мордовиянең Саранск шәһәренә китәргә туры килде. Билгеле инде, туган авылымны, туганнарымны нык сагындым, ләкин уку бик мавыктыргыч иде, сайлаган һөнәремнең бөтен нечкәлекләренә төшенү теләге көчлерәк булып чыкты. Ә хәзер мин үземне башка һөнәр иясе буларак күз алдына да китерә алмыйм. Мин үз эшемне бик тә яратам. Сабыйлар белән тәүге тапкыр очрашу, танышу, дуслашу… Берничә сеанстан соң баланың уңышларын күрү, яңа авазлар әйтә алуыннан шатлануы, нарасые өчен кайгырып торучы ананың йөзенә чыккан шатлыгын күрү – минем өчен моннан да зур бүләк юктыр, мөгаен.

Хезмәт юлым Саранскиның республика Үзәк клиник хастаханәсендә башланды. Аннан Самарага кайттым һәм башта Аэродромная урамындагы балалар хастаханәсендә, аннан Середавин исемендәге өлкә клиник хастаханәсенең балалар неврологиясе бүлегендә эшемне дәвам иттем.

Диагнозлары охшаш булуга карамастан, һәр баланың үзенчәлеге бар. Һәркайсына аерым мөгамәлә кирәк. Балалар бик сизгер бит алар. Биш-алты секунд эчендә алар синең кем икәнеңне аңлап, аралашуны дәвам итәргәме – итмәскәме дигән карар кылалар. Әгәр бала белән баштан ук уртак тел табып булмаса, куандырырлык нәтиҗәгә ирешеп булмаячак.

– Сөйләмендә кимчелекләре булган балалар саны елдан-ел арта бара. Моның сәбәбе нәрсәдә икән? Бу проблеманы уңай якка үзгәртү мөмкинме?

– Әйе, килешәм. Кызганычка, андый тенденция бар. Медицина да, яңа технологияләр дә үсә, ә балалар соңрак сөйләшә башлыйлар, күбесенең сөйләм теле камил түгел. Минемчә, монда экология үзгәрешләре дә, азык-төлеккә кушылган химия дә, ата-аналарның сабыйлар белән аз аралашуы да гаепле. Сез үзегез дә, бәлки, игътибар итәсездер, яшь ана баласын коляскага утырткан, ә үзе башы белән телефонга кереп киткән, сабый белән сөйләшүче юк. Телефон йә әни кулында, йә балада. Шуңа күрә алар аз аралашалар, балалар соң сөйләшә башлый һәм сөйләмнәрендә бик күп дефектлар була. Кимчелекләрне булдырмау өчен әти-әниләр баланың сөйләм телен үстерү өчен өйдә шартлар тудырырга тиеш, бала белән күбрәк аралашу мөһим. Сабыйга җырлар көйләргә, әкиятләр сөйләргә кирәк. Алар бөтен яңа мәгълүматны губка сыман сеңдереп баралар, сүзләр запасы күбрәк булган саен бала иртәрәк сөйләшә башлый.

Мөһим нәрсәгә игътибар итегез: ике айлык бала үзенә генә хас авазлар суза башлый, бер яшьлек бала 8 -10 сүз әйтә белергә тиеш. Кайбер ата-аналар баланың сөйләшмәве вакытлы гына, үзе уза ул дип, 4 – 6 яшькә кадәр белгечләргә мөрәҗәгать итмиләр. Бу – бик зур ялгышлык. Кадерле әти-әниләр, сабыегызның сөйләмендә кимчелекләрне сизеп алу белән, логопедка барсагыз, проблема тизрәк чишеләчәк.

Сөйләм кимчелекләре белән эшләү проблеманы анализлаудан, сәбәпләрен ачыклаудан башлана. Пациент белән эшләгәндә, логопедка невропатология, отоларингология, ортодонтология һәм башка белгечләр ярдәме дә кирәк булырга мөмкин. Нәтиҗәне яхшырту өчен еш кына логопед массажы кулланыла. Балалар белән эшләү зур җаваплылык таләп итә, чөнки сөйләм телен камилләштерү процессында хата җибәрелә калса, уңай нәтиҗә түгел, хәтта зыян китерергә дә мөмкин.

– Эльвира Хәйдәровна, 32 ел эшләү дәверендә сезнең кабинет аша үткән пациентларны санап бетереп булмас, мөгаен. Ә менә аеруча исегездә калганнары бармы?

– Чыннан да, пациентлар күп булды. Алар һәрберсе үзенчәлекле, бер-берсенә охшашлары юк. Барысын да истә калдырып булмый. Ә менә алар мине яхшы хәтерлиләр. Кайвакыт урамда, кибетләрдә танып исәнләшүчеләр бар, – дип елмая әңгәмәдәшем. – Шулай да бер пациент истә калган икән. Минем ярдәмгә мохтаҗ булучылар арасында ул иң олысы булгандыр, мөгаен. Кабинетымда 15, 18 яшьлек үсмерләрне күрергә туры килсә дә, 30 яшьлек пациент, билгеле, мине нык гаҗәпләндерде. Бары тик бер авазны әйтә алмавы зур кыенлыклар тудыра икән. Мин аңа ярдәм итә алдым, ир-егет кабинетымнан күп рәхмәтләр әйтеп, киң елмаеп чыгып киткән иде. Бу мисал бала сөйләмендә проблемалар булган очракта логопед ярдәме никадәр мөһим булуын күрсәтә, минемчә. Чөнки бер генә авазны дөрес әйтә алмау да, балада, яшүсмердә, хәтта олы кешедә дә психологик проблемалар китереп чыгарырга мөмкин, – дип ассызыклый белгеч.

Сөйләм телен коррекцияләү процессы ата-анадан да, якыннарыннан да, баланың үзеннән дә зур көч һәм сабырлык таләп итә. Ә бу катлаулы эш тәҗрибәле логопед күзәтүе астында башкарылса, һичшиксез, пациент уңышка ирешәчәк.

Әңгәмәдәш – Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.