Домой Главные новости В стране и мире Сабадагы бию студиясе җитәкчесе Альбина: «Һәр баланы биергә өйрәтеп була»

Сабадагы бию студиясе җитәкчесе Альбина: «Һәр баланы биергә өйрәтеп була»

0
Сабадагы бию студиясе җитәкчесе Альбина: «Һәр баланы биергә өйрәтеп була»

29 апрель — Халыкара бию көне. Аны 1982 елдан ЮНЕСКОның Халыкара бию советы тәкъдиме белән билгеләп үтә башлыйлар.

Халыкара бию көне өчен нәкъ 29 апрель көне сайлануы очраклы түгел. Бу көнне 1727 елда француз балетмейстеры, теоретигы һәм балет реформачысы Жан-Жорже Новерре туган. Аны заманча балетның атасы, диләр. Барлык бию юнәлешләрен берләштерү — бәйрәмнең төп идеясы. Берләшү аша барлык сәяси, этник, мәдәни чикләрне җиңү һәм кешеләрнең барысын да бер телдә — бию телендә сөйләштерү.

Байлар Сабасында яшәүче Альбина Фәтхриева да кешеләрне бию рухында тәрбияләү максаты белән үзенең бию студиясен ачкан. Альбина үзе Юлбат авылы кызы. Теләгән һәркемне оста итеп биергә өйрәтә. Альбина Фәтхриевадан бию бизнесы ачу, үзеңне формада тоту һәм биюче тормышының үзенчәлекле яклары турында сораштым.

Альбина, кайчаннан һәм ничек башланып китте биюле тормышың?

 Кечкенәдән үк биюче буласымны белдем. Үземне шушы рольдә күз алдына китерә идем. Беренчедән алып унберенче сыйныфка хәтле мәктәп сәхнәсендә биедем. Уйлар чынга аша дип әйтәләр бит әле, минем дә ничек планлаштырам, күз алдына китерәм, барысы да шулай килеп чыга. Һөнәр сайлавым бик үзенчәлекле булды. Чыгарылыш сыйныфларында укыганда гаиләдәгеләр: «Бәлки, биюче булмассың», — диделәр. Ярый, кая кереп була, шунда кереп укырмын, биюче булмам, дигән фикергә килдем.

Әти белән Казанда укырга керергә документлар тапшырып йөргәндә, КФУ яныннан үтеп барабыз шулай. «Әйдә, белешеп чыгыйк әле, монда бию факультеты бар бит», — ди әти. «Сез бит мине бу фикердән кире кайтардыгыз, кереп тә тормыйм, теләсәң үзең кереп чык», — дип әтине кертеп җибәрдем. Берничә көннән имтиханга да килдек. Кергәч шаккаттык. Каршыбызга балериналар килеп чыкмасынмы?! Күбесенең бию буенча башлангыч белеме бар. Кеше дә күп. Егерме биш урынга йөздән артык абитуриент. Мәктәптә укыганда хоккей белән шөгыльләнә идем. Биюләрне дә күбрәк заманчаларны биедек. Гәүдә төзелешем дә хоккейчыларныкы, адымнарым да спортчыларныкы кебек. Әтигә карадым да, «Әти, без кермибез икән» — дим. Тик холкымның шундый ягы бар: мин бик үзсүзле, үҗәт. Ничек кенә авыр, читен булмасын, чыгып качасы, утырып елыйсы килмәсен, ахырга кадәр барам.

Имтиханны тапшырырга калдым. Кемнең бию буенча башлангыч белеме (базасы) юк, безне аерым карадылар. Имтихан ике көн булды. Керүемә икеләнеп, кул селтәп кайтып киттем. Шул ук көнне кич белән телефон шалтырый. «Без сезне алабыз. Әгәр дә укыйсыгыз килсә, иртәгә үк документларыгызны алып килегез», — диләр. Ул вакытта документларым башка уку йортында иде. Сайлау алдында калдым. Икътисадчы булыргамы, әллә үземнең хыялымны тормышка ашырыргамы? Өйдә гаилә киңәшмәсенә җыелдык. Шунда миңа әти-әни: «Кызым, кая барасың, кем буласың килә, шунда бар», — диде. Менә шулай биюче-хореограф һөнәрен сайладым. Миңа беркайчан да әти-әниемнең «юк» дигәне булмады. Алар мине мөстәкыйль итеп үстерделәр. Сайлаган юлым өчен җаваплы булырга өйрәттеләр. Нәкъ шушы сыйфатлар һөнәремә тугры калырга булышкандыр.

 Студия ачканчы кайларда эшләдең?

 Казанда арендага бию залы алып, балалар белән шөгыльләндем. Күбесенчә Даун синдромлы балалар иде. КФУдагы бер бию төркемендә дәресләр үткәрдем.

 Даун синдромлы балаларны биергә өйрәтүдә авырлыклар бармы? Әйтергә теләгәнне сөйләп аңлатып буламы?

 Алар белән бик рәхәтләнеп, сәламәт балалар белән ничек, нәкъ шулай ук эшләдем. Дисциплина бик көчле иде. Күп еллар үткәч, авыр чаклары онытылган да. Бөтен әйберне аңлыйлар, ишетәләр. Аларга тактны, музыканы яхшырак ишетү өчен дә күнегүләр үткәрдем. Дәресне күбрәк уен формасында алып бара идем. Бик сагынам үзләрен. Сабага кайтып киткәч, әлеге эшемне туктатырга туры килде.Альбина даун синдромлы балалар белән

 Ничек студия ачарга булдың?

 Булачак ирем Сәйдәш белән киләчәк тормышыбызны Сабада күзалладык. «Әйдә, Сабада бию студиясе ачабыз», — дип ул тәкъдим итте. Киңәштек һәм әлеге уйны тормышка ашыра башладык. Арендага зал эзләдек, тапкач, ремонт ясадык.

 Мондый эшне башлап җибәрү авырмы?

 Студиябез гади бер сәүдә үзәгендә урнашкан. Подвалында элек көнкүреш товарлары кибете иде. Кибеттән калган киштәләре дә шул килеш торган. Тиз генә диварларны буярбыз да, ремонтка тотынырбыз дип уйладык. Ләкин эш күп булып чыкты. Дүрт ай буе ирем белән бергәләп ремонт ясадык. Кеше ялламадык. Станок, көзге, ковриклар куйдык. Мин хатын-кызлар өчен фитнес та алып барам. Анысы өчен дә күп җиһазлар алдык. Дәүләттән ярдәм алмадык. Үз көчебез, хезмәтебез белән булдырдык. Бию студиясе ачу бик җиңел, көзге куйдың да булды, дип уйлаучылар бар. Алай гына түгел икән. Барысына да күп көч куелды.

 Кемнәрне биергә өйрәтәсең?

 Студиядә өч яшьлек балалардан башлап, илле яшьлек хатын-кызларга кадәр шөгыльләнә. Малайлар да, кызлар да йөри. Студиябез икенче ел эшли. Ирем — видеограф, һәрвакыт балалар белән видеороликлар төшерәбез. Хәзерге заманда бу бик кирәк әйбер. Аларны инстаграмга урнаштырабыз. Шул рәвешле танылабыз, бәйгеләрдә катнашабыз. Лауреат исемнәребез күп. Үзебезне Саба эчендә генә түгел, Россиядә дә ишеттерергә тырышабыз. Быел Теләче районында студиянең филиалын да ачтык. Спорт сараена арендага кердем. Анда атнага ике көн эшлибез. Хыялым — төрле районнарда бию студияләре булдыру. Талантлы балалар күп. Алар белән шөгыльләнергә кеше җитми. Яшьләр күбрәк Казанда калырга тырыша.

 Конкурентларың бармы?

 Үз эшемне ачканчы, Сабада бернинди студия юк иде. Кайтып, әлеге юнәлештә эш башлап җибәрүче беренче кеше булдым. Хәзер минем кебек ачучылар тагын бар. Башкаларга үрнәк була алсам, мин бик шат. Кешедән көнләшмим. Яңа юнәлешләр барлыкка килүгә уңай карыйм. Чөнки бу үсеш, кеше өчен яңа мөмкинлек. Һәрберебезнең үз юлы, клиенты. Көчле якларымны, нинди юнәлештә, ничек эшлисемне беләм. Конкурентлыкка да мөнәсәбәтем уңай. Үз эшеңне башлап җибәргәч, бер кат тормозга басасың, әкренәясең. Ә синең белән бер юнәлештә эшләүчеләр булганда, аларга карап тагын да яхшырак эшләргә этәргеч аласың. Җиренә җиткереп эшли башлыйсың, эзләнәсең.

 Арыган чакларың буламы?

 Арыта, әлбәттә. Көчсезләнгәч, иремнең җилкәсенә таянып елыйм. Ул миңа: «Син бит булдырасың, булдырган кешеләрнең тормышы шундый инде», — дип тынычландыра да, тагын алга… Узган ел «Татар кызы» бәйгесенә хореограф буларак чакырдылар. Бию блогын куярга булыштым. «Татар кызы — 2018»дә үзем дә катнашкан идем.

 Нинди биюләр өйрәнәсез? Үзең ниндиләрне яратып башкарасың?

 Күбрәк заманча биюләр. Дэнсхолл, хип-хоп юнәлешләре. Халык биюләренә дә үлеп гашыйк мин. Татар халык биюләрен университетта укыганда да яратып башкара идем. Аларны да онытып бетермибез. Татар биюләрен, татар халык җырларын, спектакльләргә йөрергә яратам. Плейлистымны ачып карасак, анда хәзерге заман топ-чатлардагы һәм Әлфия Авзалова, Флера Сөләйманова башкаруындагы элеккеге җырларны табып була. Аннары безнең өйдә дә шундый матур гадәт бар. Табын артына, бәйрәмгә бергә җыелсак, гармунда уйнау. Әти һәм әтинең абыйсы уйный. Бергәләшеп элеккеге җырларны җырлап утырабыз.

Һәр биюгә мәгънә салына дип ишеткән бар. Килешәсеңме моның белән?

 Әйе, һәрбер биюдә тарих, мәгънә бар. Мәгънә салмыйча, гомумән, биюне куеп булмый.

 Сәхнәдә биегән вакытта кызыклы яки уңайсыз хәлләр булганы юкмы?

Данир Сабиров төркемендә биюче булып эшләдем. Сабага концерт куярга кайттык. Әти-әниләр дә, туганнар да килде. Бер биюнең уртасында сәхнә артына кереп, кире чыгып, егетләрнең күзләрен бәйли идек. Шушы бию вакыты җитте, җыр башланды, биибез. Сәхнә артына кереп барыш. Кире чыгып, егетләрнең күзен бәйләргә тиеш идек. Күз бәйли торган бауны әзерләп куймаганмын, искә төште бит. Йөрәгем шундук төшеп китте. Йөгердем генә гримеркага. Җырлаган килеш сәхнәдән Данир карап тора. Бөтен төркем мине көтә. Мин юк та юк. Шуннан килеп чыктым, ниһаять. Бөтен кеше көлә. Үзебезнекеләр аңлады бит инде аны. Җыр беткәч, Данир сәхнәдә: «Мин сине авылыңа ук кайтып киткәнсең дип уйладым», — ди. Менә шундый үзе читен, үзе кызык хәл булды.

 Үзеңне формада тоту өчен ниләр эшлисең? Әллә гел биеп торгач, үзеннән-үзе зифа булып каласыңмы?

 Гел биеп кенә торып, үзеңне формада тотып булмый. Гәүдә өчен күнегүләр эшлим. Фитнес белән шөгыльләнәм. Студиядә стэп-аэробика да алып барам. Шушы юнәлеш буенча да махсус күнегүләр эшлим. Йөгерергә чыгам. Һәр биюче үзенең физик ныклыгы өстендә эшли. Дөрес тукланырга тырышам. Бу модага да кереп китте. Теләсә нәрсә ашамыйм. Фигураны сакларга кирәк.

Студиягә килгән һәр балага да бию өйрәтеп буламы?

 Һәр бала индивидуаль. Кемдер бер ел эчендә отып ала. Кемгәдер ике-өч ел кирәк. Һәркемнең бу юлы үзенчә салына. Бик тиз, бик рәхәт булырга мөмкин. Кемнекедер авыррак. Араларында бик талантлы, бию өчен туган балалар бар, әлбәттә. Шулай да, һәр кешене биергә өйрәтеп була. Тырышлык кирәк. Балаларга да, бик каты тырышсак, безнең бар да килеп чыгачак, дим. Шигаребез дә шундый.

 Бию кешедә нинди сыйфатлар тәрбияли?

— Дисциплина, матурлык тәрбияли. Үз өстеңдә ныгытып эшләргә өйрәтә. Чөнки биюдә гап-гади җылыну күнегүләре ясаганда да һәрбер элементны дөрес үтәргә, чамасын белеп эшләргә кирәк. Бию белән шөгыльләнүчеләр – гаҗәеп кешеләр. Башкалар белән уртак телне тиз табалар. Балаларны бәйгеләргә катнаштыруымның төп сәбәбе дә шул. Бәйгедән алар бөтенләй икенче төрле булып кайта. Ачык, аралашучан. Бу баланың үсеше. Бию гәүдә төзелешенә дә зур йогынты ясый. Күп тапкыр игътибар иткәнем бар, бию белән шөгыльләнгән егетләр-кызлар зифа гәүдәле. Алар кечкенәдән матур итеп сузылып үсәләр. Умыртка баганасы өчен эшләнгән күнегүләрнең нәтиҗәсе бу.

 Районда бию бизнесы ачу үзен аклыймы?

 Үз эшебез дип янып яшибез. Эш башлаганда финанс якның ничек буласын күз алдыма да китермәдем. Нинди юлларга кереп киткәнемне аңлап та бетермәгәнмен. Авыр, кыен чаклары да булгалый. Җайлы барган вакытлары да бар. Янымда ныклы терәгем бар, Аллаһка шөкер. Кергән акчаны кире шул ук эшкә керткән вакытлар да була. Биючеләр – хыялый халык, үз эшләренең фанатиклары. Кыенлыклар булса да, алга, бары тик алга барабыз.

Ләйсән МУСИНА

intertat.tatar