Сабан туе – халыклар дуслыгы символы

0
41

Үткән шимбәдә өлкә үзәгендә һәм зур шәһәрләрендә Сабантуйлары гөрләп узды

4 июньдә Самараның Гагарин паркы, гадәттәгечә, татарлар карамагына бирелде. Иртән-иртүк Ракушка сәхнәсенә бара торган сукмакның ике ягында да пылау-шашлыклар өчен учаклар ягылды, оештыручылар, артистлар йөгерешеп йөрде, тагын ике сәхнәне танылган ансамбльләребез биләде: “Ялкынлы яшьлек” балалар мәйданчыгында урнашкан булса, “Идел”, һәрвакыттагыча, көрәш мәйданына алып баручы ике сукмак чатында урын алды.

Өлкә Сабан туеның төп сәхнәсендәге тамашаны Фәрзанә Мәхмүтова һәм Ринат Азизов алып бардылар. Гали авылының – “Мирас”, Иске Ярмәк авылының – “Ак каен”, Нефтегорск шәһәренең “Мирас” ансамбльләре чыгышларыннан соң Сабан туеның төп спонсоры булган “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәмгыяте вице-президенты Минәхмәт Хәлиуллов Сабан туен ачып җибәрде. Сабантуй аләмен күтәрү бурычы ЦСКА хоккей командасы уенчысы Таһир Мингачевка һәм “Яктылык” мәктәбендә гел бишле билгеләренә укучы, татар теле олимпиадалары җиңүчесе Әминә Абдрәхимовага тапшырылды. Шуннан соң “Яктылык” татар мәктәбен тәмамлаган укучылар “Зәкә-зәкә” биюен башкардылар. Бу гадәти бию түгел иде, чөнки бүгенге сәхнәгә төрле елларда бу биюне биегән җыелма команда чыкты. Моның белән хореографлар әле генә 25 еллык юбилеен билгеләп үткән “Яктылык” мәктәбендә, буыннар алмашынып торуга карамастан, татар традицияләре, җыр-биюләре яши һәм буыннан буынга күчеп килә, дип әйтергә теләгәннәрдер, мөгаен.

Татарстанның Азнакай районы артистлары да чын профессиональ программа күрсәттеләр. Сәхнәдә рус телендәге җырлардан торган 80нче еллар дискотекасы, татар халык җыр һәм биюләре күзләрне камаштырырлык матур иде. Аларның мәйданчыгында да көне буе тамаша барды. “Татар йорты”нда төрле бизәнү әйберләре, чиккән калфаклар, милли уенчыклар, савыт-саба сатыла иде. Азнакайлылар имән түмәрдә коймак кыздыру буенча мастер-класс та оештырганнар. Бу болай эшләнә: түмәрне 8 – 10 җирдән аркылыга түгел, буйга кисеп, ярыклар ерырга, уртасында тишек ясап, учак ягарга һәм, түмәр кызгачрак, өстенә таба куярга да төтен исе килеп торган коймак пешерергә була. Мәшәкате дә, төтене дә күп, ләкин дачаң утсыз һәм газсыз булганда, бу ысул да ярап тора, дигән нәтиҗә ясадык.

(Дәвамы. Башы 1нче биттә)

Рәтләр буенча йөргәндә 68 яшьлек Александр Васильевич белән танышып киттек. Ул һөнәре буенча тимерче булган, пенсиягә чыкканчы автомашина кузовларын ремонтлау белән шөгыльләнгән. Ә лаеклы ялга чыккач, агач уенчыклар ясый башлаган. Үзе яраткан уенчыгы сыбызгы-сандугач. Ул аны табигый материаллардан ясый. Сандугач сайрап җибәрсен өчен, эченә су салырга һәм сызгыртырга гына кирәк. Бәясе дә кыйбат түгел, 200 сум гына. Шулай ук ул агач пычак-кинжаллар, ату кораллары да ясый.

– Мин үзем рус кешесе булсам да, Сабан туен көтеп алам. Биредә туганнар, дуслар җыелып бәйрәм итә. Шунысы куандыра, бәйрәмне төрле милләт кешеләре дә үз итеп киләләр, бииләр, җырлыйлар, күңел ачалар. Товарларыбыз сатылып бетмәсә дә, бик кайгырмыйбыз, башка авыл-шәһәр Сабантуйларында да балалар безне көтеп алалар, – ди ул.

– Кемгә пылау, тәмле, майлы пылау! – дип кычкырып тора Федор исемле бер урыс. Бәясе – 250 сум! Салаты да, чәе дә комплектта!

Федор татарлар үз иткән Красный Яр районында яши икән. Һөнәре буенча повар.

– Мин конкурс-фестивальләрдә, милли бәйрәмнәрдә катнашырга яратам. Анда төрле милләт кешеләре белән аралашырга, холык-фигылен аңларга мөмкин. Сабан туенда бигрәк тә күңелле була – спорт дисеңме, җыр-бию дисеңме, интеллектуаль уеннар дисеңме… Яратам мин татарларны, эш сөючән һәм чиста-пөхтә халык алар.

Хәләл колбаса казылык сатып тора торган Рамил Ишмаев бирегә Мордовиядән ала килгән. Аларның берничә буын ата-бабалары казылык ясый икән. Ит продукциясен зур кибетләргә дә куеп сата, Сабантуйларына йөрергә дә иренми:

– Сабантуйларында үзебезнең хәләл ризыкларны тәкъдим итү мөмкинлеге бар. Ул бит йөз процентка табигый продукт. Бәясе, авырлыгына карап, 250 – 1000 сумга төшә. Күбрәк алсаң да була, чөнки озак саклана. 18ндә Ульян Сабан туена барабыз, анда безнең товарны алучылар күп.

Вера Михайловна исемле рус хатыны рәхәтләнеп татар биюләренә сиптергәнен карап тордым да янына килергә булдым.

– Мин Казанда туып-үстем, шуңа күрә татар җырларын, бию көйләрен яратам. Шуларны сагынып бу бәйрәмгә ел саен киләм, балачагыма кайткан кебек булып китә, – дип аңлатты ул татар музыкасын яратуының сәбәбен. – Кызганычка, елына бер генә мәртәбә тәти миңа мондый бәйрәмнәр!

Казахстанның Күмертау баянчысы Артем Ухановның чыгышы да Самара татарлары өчен яңалык булды – “Играй, гармонь” Бөтенроссия конкурсының Гран-при бүләге иясе үзен бик оста баянчы итеп танытты. “Радость планет” халыкара фестивале лауреатлары “DagDance” кавказ биюләре мәктәбе чыгышы да Сабан туе сәхнәсендә көтелмәгән хәл иде. А барысын бергә җыеп карасаң, татар Сабан туе Самара якларында яшәүче төрле милләт халыклары арасында дуслык мөнәсәбәтләре урнашуын күрсәтә түгелме?

Сабан туе мәйданнарын карап йөргән арада сәхнәдә инде бүләкләүләр башланган. Ел да тапшырылып килүче Фатыйх Мортазин премиясе гомерен татар милли оешмалары эшчәнлегенә, Самарада Җәмигъ мәчетен төзү эшенә багышланган Җәмил хаҗи Вәлиуллинга, өлкәбездә татар милли мәгарифен торгызу эшенә зур өлеш керткән мәрхүм Дамир Гатинга һәм утыз елдан артык гомерен Сызранның “Туган тел” җәмгыятенә, ислам дине нигезләре укытуга багышлаган Галиулла Габдерәшитовка тапшырылды. Соңгысына бүләкне Сызран Сабан туенда тапшырдылар.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Аппарат җитәкчесе Фәргать Латыйпов утыз ел буе “Бердәмлек” газетасы хәбәрчесе булып эшләгән, ә соңгы өч елда газетаның баш мөхәррире вазифаларын үтәгән Эльмира Варфоломееваны һәм “Идел” татар эстрадасы ансамбле җитәкчесе Мидхәт Әминовны “Татар халкы алдындагы казанышлары өчен” Бөтендөнья татар конгрессы медальләре белән бүләкләде. “Туган тел” өлкә татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров Самарада балалар өчен “Лидерлар мәктәбе” оештырган Тәлгать Мортазинның, Руфинә Зәйнуллинаның, Айнур Вахитовның, Дания Биктимерованың, Эльмира Мифтахованың, Фәрзанә Мәхмүтованың казанышларын Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтте.

Бу юлы Сабан туен ачу түгел, ябу тантанасына килеп өлгергән губернатор Дмитрий Азаровка татар көрәшен күзәтергә, җиңүчеләрне котларга мөмкин булды.

Аннан хөрмәтле кунаклар – губернатор Дмитрий Азаров, шәһәр мэры Елена Лапушкина, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, БТК вәкиле Фәргать Латыйпов, Азнакай районы җитәкчесе Марсель Шәйдуллин, Самара өлкәсе милли-мәдәни оешмалары җитәкчеләре сәхнәгә күтәрелделәр һәм халыкны бәйрәм белән котладылар.

– Мин барыгызны да шушы матур бәйрәмегез белән котлыйм, – диде губернатор. – Сабан туена шушы кадәр күп кеше җыелганга бик шатмын. Өлкәбез халкы ата-бабаларының милли-мәдәни мирасын кадерләп саклый. Арабызда төрле милләт, төрле дин кешеләре бар һәм без барыбыз да бер уй-теләк белән яшибез – туган җиребез имин, чәчкән уңышларыбыз мул булсын. Сабан туе күптән инде төрле милләт халыклары дуслыгы символы булып хезмәт итә. Бу инде безнең уртак казанышыбыз, яңа традициябез.

(Ахыры. Башы 1, 3нче битләрдә)

Губернатор “Яктылык” татар мәктәбен дә 25 еллык юбилее белән котларга онытмады. Шулай ук өлкә татар журналистикасына зур өлеш керткән Шамил Баһаутдиновны – “Халыклар дуслыгын ныгыткан өчен” Мактау билгесе белән, “Дуслык” җәмгыяте директоры Винер Нурмөхәмитовны “Халыклар дуслыгын ныгыткан өчен” Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Шамил Сәлиметдин улы июльнең 2сендә үзенең 80нче туган көнен билгеләп үтәчәк. Без аны туган көне һәм югары бүләк алуы белән котлыйбыз һәм сәламәтлек телибез.

Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, мөфти Талип хәзрәт Яруллин да бәйрәм сәхнәсеннән изге теләкләрен җиткерделәр. Әлеге Сабан туеның төп оештыручысы булган Фәхретдин Канюкаев та халыкны бәйрәм белән котлап, авыл Сабантуйларына чакырды. Ә үзенең туган авылы Мәчәләй Сабан туенда шашка уены буенча чемпионат оештырылачагы турында белдерде, губернаторны да анда кунакка чакырды.

Менә шуның белән Ракушка сәхнәсендә Сабан туе кинәт кенә тәмамланды да куйды. Дмитрий Азаров Сабан туена төштән соң гына килү сәбәпле, батырны бүләкләү һәм зурлау тантанасы көрәш мәйданына күчерелгән икән. Махсус белдерү булмаганлыктан, күпләр көткән батырны бүләкләү тантанасын күрми калдылар. Сабан туен оештыручыларның берсе булган Винер Нурмөхәмитов бу сорауга комментарий бирде: “Киләчәктә мондый хәлләр кабатланмас, батырларны бүләкләү тантанасы кайда булачагын алдан әйтеп куярбыз”, – диде.

Соңыннан билгеле булганча, бәрән белән мотоциклны Казан көрәшчесе Динар Кәримуллин алып киткән. Ул Лаеш районының спорт мәктәбендә тренер-укытучы булып эшли, халыкара спорт мастеры дәрәҗәсенә ия.

Сызран

Шул ук көнне Сызранның Горький исемендәге паркында да көтеп алынган бәйрәм гөрләп узды. Сызран шәһәре милли-мәдәни автономиясе рәисе Ринад Шәрәфетдинов сүзләренә караганда, быел бәйрәмгә көтелгәннән дә күбрәк халык җыелган. Чакырулы кунаклар да күп булган: Татарстанның төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, Казанның Высокогорский районы башлыгы Равил Хисаметдинов, Сызран шәһәре башлыгы Анатолий Лукиенко, аның социаль эшләр буенча урынбасары Татьяна Журкина, милли автономиягә ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер булган милләттәшләребез Радик Бәхтияров, Вадим Шабанов, Самарадан аерым миссия белән килгән Рамил Хәлиуллов һәм башкалар.

Сызран шәһәренең Үзк мәчете имамы Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев өлкә милли-мәдәни җәмгыятьләре исеменнән Сызранның атаклы гражданины, Россия Федерациясенең атказанган очучысы, “Самара өлкәсенең мактаулы татары”, күп еллар буе шәһәрнең “Туган тел” мәдәният үзәге рәисе булып эшләгән Галиулла ага Гәбдерәшитовка Фатыйх Мортазин исемендәге премияне һәм медален тапшырды. Шулай ук Рәис ага Бигловның татар телендә язылган һәм күптән түгел генә басылып чыккан “Сызран – иҗат бишегем” китабы презентациясе дә булды.

– “Дуслык” җәмгыяте президенты Фәхретдин Канюкаев та Сызран Сабан туен оештыруга гел ярдәм итеп тора, – дип сөйли Ринад Шәрәфетдинов. – Сызранның “Сила воли” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Радик Шәфиев җәмгыятебезнең үзәк мие булса, шәһәр Думасы депутаты Илдар Мәҗитов – төп оештыручысы. Ул гел безнең башлангычларны күтәреп ала һәм ахырына җиткерергә булыша.

Сабан туе Сызран балаларының симфоник оркестры чыгышы белән башланып китте. Аңа башка коллективлар да кушылды, Казан артистлары бигрәк тә күңелләребезне күтәреп җибәрде. Көрәш мәйданында төрле милләт кешеләре көч сынашты. Ләкин төп призны Ульян өлкәсе, Урта Терешка авылы батыры Азат Әсәдуллин яулады. Бәрәнгә өстәп, аңа “Кёрхер” машина юу аппараты да тапшырылды, дип тәмамлады әңгәмәбезне Ринад Шәрәфетдинов.

Тольятти

5 июньдә Тольяттиның Җиңү паркында да 35нче юбилейлы Сабан туе уздырылды. Хәбәрчебез Зөлфия Галиханова татар халык бәйрәменә килгән кунаклар саны ишле һәм дәрәҗәле булуына сөенечен белдерде.

– Сабан туен Тольятти шәһәр милли-мәдәни автономиясе рәисе Ислам хәзрәт Гомәров ачып җибәрде. Ул автономия эшчәнлеге, үткәрелеп килә торган чаралар турында берничә сүз әйткәннән соң, сүзне кунакларга бирде. Мөфти Талип хәзрәт Яруллин да халыкны Сабан туе белән котлап, бәйрәмгә хәер-фатихасын белдерде.

Юбилейлы Сабан туенда котлаулар күп булу гадәти хәл инде ул. Шәһәр башлыгы Николай Ренц, Самара губерна Думасы депутатлары Екатерина Кузьмичева, Владимир Бокк, Тольятти шәһәр Думасы депутаты Николай Остудин, Татарстанның Балык Бистәсе районы башлыгы Илдар Таҗетдинов, районның Башкарма комитеты җитәкчесе Роман Исланов һәм башкалар милли бәйрәмебезгә, татар халкының уңган-булганлыгына, эшчәнлегенә, Тольяттида яшәүче төрле милләт халыклары дуслыгына тиешле бәя биреп, бәйрәмне хуплап күтәрделәр.

Тантаналы ачыштан соң сәхнәдә Тольятиның “Идел” ансамбленә йөрүче балалар, яшьләр һәм олы яшьтәге һәвәскәрләр ике сәгатьлек концерт куйдылар. Соңында сәхнә Сызран һәм Балык Бистәсе үзешчән коллективларына, сәнгать осталары Нияз Җәләловка һәм Римма Никитинага бирелде. Халык аларга кушылып җырлады һәм биеде, бер өлеше сәүдә рәтләре буйлап йөрде, шашлык-пылау белән сыйланды.

Ә көрәш тәмамлангач, бөтен халык та диярлек көрәш мәйданына елышты. Батыр булып татарстанлы Муса Галләмов танылуына барысы да хуплау хисләре белдерделәр. Танылган көрәшче Муса Галләмов, үзе Мари иленнән булып, шунда яшәсә дә, күп еллар Татарстан күләмендәге ярышларда – Теләче районы данын, ә Россия турнирларында Татарстан данын яклап көрәште. Быелгы сезонда Муса Лаеш районы өчен көрәшәчәк, аны Лаеш спорт мәктәбенең директоры итеп куйганнар икән. “Шундый батыр мәйданга чыккач, башкалар икенче рольләргә дә риза инде”, – дип, халык матур көрәш күрүенә канәгать булып, таралыша башлады.

Эльмира Шәвәлиева, Тилав Расул-Заде.

Данияр Сәйфиев һәм Әнәс Мингалиев фотосурәтләре.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here