Домой Жизнь татар Известные, выдающиеся татары Салават Фәтхетдинов Казан Кирмәне янында Илһам Шакировка һәйкәл куелуын тели

Салават Фәтхетдинов Казан Кирмәне янында Илһам Шакировка һәйкәл куелуын тели

0
Салават Фәтхетдинов Казан Кирмәне янында Илһам Шакировка һәйкәл куелуын тели
Солтан Исхаков

Ул һәйкәл хәйрияче Әсгать Галимҗанов һәйкәле янында булырга тиеш дип саный.

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов фикеренчә, Казан Кирмәне янында Илһам Шакировка һәм Әлфия Авзаловага һәйкәл куярга кирәк. 

«Кремль астында Әсгать абыйга (авт. – хәйрияче Әсгать Галимҗанов) һәйкәл бар. Нәкъ шунда Илһам абый белән Әлфия апаның икесенә һәйкәл куяр идем. Кешеләр чәчәк салырга йөрер иде. Берничә ел элек үк бар иде бу фикер, аннан соң ул фикеремнән нигәдер суындым. Тагын бер тапкыр шул мәсьәләне күтәреп чыгасы иде.Шәп урын булыр иде», – дип сөйләде ул. 

Ул Әсгать Галимҗановның гади һәм эчкерсез кеше булуын да искә алды. «Сукмак салынган инде. Тагын ике һәйкәл булса, бер ансамбль булыр иде», – дип сөйләде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында.