Салават Фәтхетдинов улы турында: “Беренче булып китәргә кирәк”

0
66

Тольятти шәһәрендә РАФ Кубогы һәм бозда автомобиль узышлары буенча Россия Кубогының беренче этабы заездлары тәмамланды. 1600 класста Татарстан узышчысы Рөстәм Фәтхетдинов җиңүче булды. AG Team командасының яшь пилоты баштан ук җиңүгә омтылды. Әмма бу җиңү җиңелләрдән бирелмәде, көрәш киеренке барды.

Спорт менеджеры һәм Рөстәмнең әтисе, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов сүзләренчә, беренче этаптан соң, 1600 класста автомобиль узышлары буенча Россия чемпионаты лидеры ачыкланган булса кирәк. Һәм бу – Татарстан вәкиле.   

– Рөстәм – ярышларда иң яшь катнашучы, – ди ТР халык артисты. – Һәм абсолют җиңү турында әлегә әйтергә иртәрәк. Моңа күпчелек факторлар, баналь уңыштан башлап, машинаның техник торышына кадәр йогынты ясый. Көндәш каршы килмәсен, зыян китермәсен өчен, старттан беренче булып китәргә кирәк. Ул чакта җиңү дә якын булачак.  

Сүз уңаеннан, Рөстәм Фәтхетдинов үзе икенче һәм дүртенче урыннарны яратмый. Аның хәтта машинасында да “Иң мөһиме катнашу түгел, ә җиңү” дигән язуы бар. Салават Зәкиевич сүзләренчә, автоспортта команда мөһим роль уйный. Монда җиңү күмәк эш.   

AG Team – көчле коллектив. Биредә тренерлар составы да бик көчле, механиклар да профессиональ, барысы да төгәл эшли. Россия чемпионаты этабына бер атна кала егетләр тренировкага җыела, узыш автомобилендә нәрсәне төзәтергә, нәрсәне көчәйтергә кирәк икәнен тикшерә.  

Салават Фәтхетдинов бу сезонда автомобиль узышларында тагын җиңүләр булачагына ышана. Якын киләчәктә этаплар Архангельскта һәм Татарстанда узачак, дип хәбәр итә Салават Фәтхетдиновның матбугат хезмәте.  

matbugat

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here