Домой Жизнь татар Салават: “Улымның җиңүе минем туган көнгә иң зур бүләк булды”

Салават: “Улымның җиңүе минем туган көнгә иң зур бүләк булды”

0
Салават: “Улымның җиңүе минем туган көнгә иң зур бүләк булды”

Рөстәм Татарстан флагы астында чыгыш ясый һәм аның туган республикабыз данын яклавы белән мин бик горурланам, – ди ТР ның халык артисты Салават Фәтхетдинов.

Салаватның туган көненә улы Рөстәм җиңүен бүләк иткән.

Бүген Архангельск өлкәсендә Россиянең бозда узышлар буенча Россия Кубогының икенче этабы тәмамланды. Һава шартлары начар булуга да карамастан, Татарстан узышчылары анда яхшы күрсәткечләргә иреште.

Спортчыларга – 30 градус салкында спорт аренасында ориентлашырга туры килде, чөнки мондый шартларда боз тәгәрмәч тәэсирендә тәмам ак тузанга әверелә.

1600 класста Казан пилоты Рөстәм Фәтхетдинов җиңү яулады. Ул Тольяттида узган Россия Кубогының беренче этабында да җиңгән иде.

– Улымның җиңүе минем туган көнгә иң зур бүләк булды. Рөстәм Татарстан флагы астында чыгыш ясый һәм аның туган республикабыз данын яклавы белән мин бик горурланам, – ди ТР ның халык артисты Салават Фәтхетдинов. Җырчы гомер бәйрәмен бүген билгеләп үтә.

Сүз уңаеннан, “Логан” классында Рәис Миңнеханов беренчелекне яулаган. Ә 1400 класста Айдар Нуриевка тиңнәр булмаган.

Лилия Локманова

shahrikazan