Домой Главные новости В области Самар өлкәсендә изоляцияне озынайтырга телиләр.

Самар өлкәсендә изоляцияне озынайтырга телиләр.

0
Самар өлкәсендә изоляцияне озынайтырга телиләр.

Төбәк җитәкчеләре  коронавирус инфекциясе аркасында кертелгән чикләүләрне калдыру кирәклеге турында әйттеләр. Бу хакта  кичә 9 мартта, инфекция белән көрәш штабында билгеле булды.

Өлкәнең санитария буенча баш табибы  Светлана Архипова әйтүенчә, әлегә чикләүләрне бетерергә иртәрәк. Шуңа да 65 яшьтән өлкәнрәк булганнарны изоляциядә тоту тагын ике атнага озынайтыла. Төгәлрәк итеп карар басылып чыккач сөйләргә мөмкин булачак,- дип  ачыклык керттеләр “Ак йорт”та.

Өлкәннәр өчен  изоляция 2021 елның февраль азагында озынайтылды. Аларга  14 мартка кадәр өйдә генә булырга кирәклеген искәрттеләр.

Өйдән чыгу өчен рөхсәт, гомерләренә һәм сәламәтлеккә  куркыныч янаганда, якындагы кибеткә барып килергә, йорт хайваннарын йөртеп керергә, чүп чыгарырга, ачык һавада спорт белән  шөгыльләнү өчен генә бирелгән иде.  Шул ук вакытта   балаларны  һәм 18 яшькә җитмәгән үсмерләргә  сәүдә үзәкләрендә ата-анасыз йөрү тыелды.

Әле дә битлек киеп йөрү һәм  метр ярымлык  дистанция калдыру  таләбе саклана.

9 мартка өлкәдә 50 960 ковид йоктыру очрагы билгеле булды. 47 меңнән артык кеше савыккан,  тик  937 авыруны коткарып калып булмаган.

Самара өлкәсендә  көн саен  уртача алганда  250 мең кешедә коронавирус инфекциясе ачыклана. Төбәк җитәкчелеге авыручылар санын вакцина ярдәмендә киметергә ниятли.