Домой Главные новости В области Самар өлкәсендә коронавирусның өченче дулкыны буласы билгеле.

Самар өлкәсендә коронавирусның өченче дулкыны буласы билгеле.

0
Самар өлкәсендә коронавирусның өченче дулкыны буласы билгеле.

Самар өлкәсендә коронавирусның өченче дулкынын көтәләр.  Инфекция белән көрәшүче мәгълүмат үзәге җитәкчесе, Тольятти шәһәрендәге 5 нче клиник хастаханәнең  баш табибы Николай Ренц аның вакытын да әйтте.

-Вакыт безгә каршы килә. Белгечләр апрель аенда коронавирус белән авыручыларның артачагын ( бу апрельнең беренче ункөнлеге,  бәлки ай уртасы  булырга мөмкин) ягъни өченче дулкын килүе турында кисәтә. Җәмәгатьчелекнең иммунитеты нык, привика ясатучылар күбрәк  булган саен авыруның таралу мөмкинлеге азая, чирләүчеләр дә сирәгрәк булачак. – Вакцинасыз да  бездә  әйбәт диючеләр,-  дә бар.Тик ничек булачагын алдан белеп булмый. Кемдер Ковидны җиңелрәк үткәрер, кемнәрнеңдер хастаханәгә  хәтта реанимациягә дә эләгүләре бар. Коронавирусның  нәтиҗәләре начар, хроник чирләр китереп чыгаруы билгеле. Корбаннар булуы да бар,- диде Николай Ренц.

Самар өлкәсенең сәламәтлек саклау министры Армен Бенян әйтүенчә хәзерге вакытта  сырхауханәләрдә 3400  коронавирус белән авыручы ята. 14 меңләп  авыру амбулатор рәвештә  дәвалана.  Буш ятак 40 % тирәсе. Кайбер Ковид-госпитальләр ябылды.Әмма авыручылар арткан очракта аны яңадан ачалар.

Авыру  таралу куркынычын истә тотып изоляция   вакытын озайттылар. Шулай ук  күңел ачу йортларында чикләүләр  һәм битлек киеп йөрү  таләбе кала. Коронавируска каршы  вакцина ясау  дәвам итә. Соңгы тапкыр 9 мартта “Гам-КОВИД-Вак” препараты  33 100 данәдә кайтарылды. Аның тәэсире  һәм халыкка тагын нинди прививкалар ясалуы хакында без инде язган идек.

Өлкәдә халыкның 60 % на прививка ясарга планлаштыралар. Медицина хезмәткәрләре аның кайберәүләргә ярамавын да әйтә.