Домой Главные новости В стране и мире «Самар татарлары» журналына — 5 яшь!

«Самар татарлары» журналына — 5 яшь!

0
Биш ел узды, биш яшь тулды
Татарлар журналына.
Яхшы хәбәрләр тарата
Мөэмин мөселманнарга.

 
«Бердәмлек»кә энекәш булып,
Атлый шулай янәшә.
Телебез дә яшәр әле,
Алар шулай яшәсә.
 

Ислам динен хөрмәт итеп
Киябез без түбәтәй.
Туган җирне яратырга
Өйрәтте әткәй, әнкәй.
 
«Туган тел» оешмасына
Башыбызны иябез.
«Халкыбызның йөзек кашы,
Йолдызыбыз»,  — диябез.
 
Сайтыбыз да беренче бит
Дөньялар күләмендә.
Булсыннар бөтен татарлар
Һәрвакыт бергә-бергә.

«Ипозембанк» ярдәм итте
Аларны булдырырга.
Булышканны беркайчан да
Ярамый онытырга!
 
Бүген дә без җыелыштык
Журнал туган көненә.
«Самара татарлары»быз
Яшәсен мәңге-мәңгегә!!!

 

Рөстәм НУРТДИНОВ.
                                               Денис авылы,
Шенталы районы.

samtatnews.ru