Домой Главные новости В области Самара архитекторы драма театрының борынгы фотосын күрсәтте.

Самара архитекторы драма театрының борынгы фотосын күрсәтте.

0
Самара архитекторы драма театрының борынгы фотосын            күрсәтте.

  

Самара драма театрының  19 гасырда нинди булганлыгы билгеле! Җаваплылыгы чикләнгән “Волгатрансстрой-проект” җәмгыятенең  баш архитекторы Дмитрий Орлов борынгы бинаның бер иске сүрәтен  бастырып чыгарган.

Төп нөсхә  Санкт Петербургның тарих музеенда Петропавлов ныгытмасында табылган. Дмитрий Орлов, – бүгенге көндә революциягә кадәр төшерелгән 44 фото саклана, аларның күбесе  төрле  яклап сүрәтләнгән,- дип хәбәр итте.

Самара драма театрына  1851 елда нигез салына. 1888 елда Михаил Чичагов проекты белән  махсус бина төзелә. Шәһәр халкы аны теремкәй яки перәннек йорты дип тә йөртә. Хәзер исә  бина федераль күләмдәге  әһәмияткә ия булган мәдәни һәйкәл булып тора.

-Бинаны берничә этапка бүлеп төзекләндерәчәкләр. Беренче этапта театрның  иң элек булган “йөз”ен  торгызырга җыеналар. Икенче этапта бинаны хәзерге заманга яраклаштырырга уйлыйлар. Шул исәптән тагын бер сәхнә  булдыру да каралган,- дип ачыклык кертте архитектор. -Яңа сәхнә җир астындагы бүлмәләрдә урын алачак. Ул хәзерге ишек алдына һәм гаражлар урынына туры килә.

Проект буенча театр территориясенә кергән Пушкин бакчасы да тәртипкә китерелергә тиеш. Бу эш буенча конкурс та игълан ителгән булган. Тик анда катнашучы берәүнең  таләбе буенча әлегә туктатылган.