Домой Главные новости В области Самара делегатлары күзләре белән Бөтендөнья татар яшьләре форумы-беренче көн

Самара делегатлары күзләре белән Бөтендөнья татар яшьләре форумы-беренче көн

0
Самара делегатлары күзләре белән Бөтендөнья татар яшьләре форумы-беренче көн

Казанда 4-7 август көннәрендә VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы үтте.

Быел чарада 30 чит илдән, Россиянең 60 төбәгеннән һәм Татарстан районарыннан 900 делегат катнашты, алар арасында Самар өлкәсеннән дә татар яшьләре бар иде “Дуслык” оешмасыннан 11 кеше, “Туган тел” оешмасыннан  5 кеше, барысы бергә 16.

Оештыручылар кызыклы статистика китерделәр: делегатларның 55 проценты – кызлар, 45 проценты – егетләр. Россиянең 7 төбәгеннән, Австрия, Венгрия, Молдова, Голландия, Грузия вәкилләре форумда беренче тапкыр катнаша. Делегатларның уртача яше – 26 яшь.

 

Беренче көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында теркәү узганнан соң, делегатлар “Казан” милли мәдәният үзәгендә Казанның меңьеллыгы музее белән танышты.

Аннары , ачык һавада оештыручылар уен уйнаттып  делегатларны бер-бересе белән таныштырдылар, кәефләрне  күтәрделәр.

 

IMG_6875

IMG_6854

IMG_6855

IMG_6868

IMG_6807Самара өлкәсенең “Дуслык” оешма делегатлары

IMG_6815

Эшлекле очрашудан соң форум делегатлары “Татар кафесы”нда очрашты. Әлеге чара –  форумда яңа формат. Ике сәгать эчендә һәрбер теләгән делегация үз оешмасы турында сөйләп, яңа идеяләре белән бүлеште. Чыгыш ясаучылар арасында Самара өлкәсе, “Дуслык” оешмасы әгъзәсе Гөлфия Кәримова да булды.

IMG_6925

Гөлфия Самара да эшдәп килгән “Дуслык” иҗади иҗтимагый оешмасының төп максатларын, нинди  юнәлешләрдә эшләр алып барганын сөйләде һәм Самара да күптән түгел барлыкка килгән Туган якны өйрәнү җәмгыяте белән “Сәяхәтнәмә” проектын гәмәлгә ашыру юлларын ачыклап үтте.

IMG_6930

IMG_6895

 

IMG_6893

IMG_6891Самара делегатлары “Татар кафесы” кичәсендә

IMG_6910

IMG_6902Бөтендөнья татар яшьләре форумының беренче көне альтернатив татар музыкасы кичәсе белән төгәлләнде.

 

ZFTnCbgbg40

upQ3O_rVuosТатарча альтернатива музыканы тоңнамаган яшьләргә дә бу кичә бик охшады, Самарага кайткач музыкаль төркемнәрнең социаль челтәрләрендә альбомнарын табып ъзлщренеж музыкаль подборкаларына өстәделәр.