Самара-Әлмәт – 40:32

0
Самара-Әлмәт – 40:32

Татарстанның “Яңа гасыр” каналындагы “Переведи! Татарча өйрәнәбез” тапшыруы күпләргә таныштыр, мөгаен. Анда, гадәттә, ике кеше катнаша. Беренче турда рус сүзләрен татарчага, ә икенче турда киресенчә – татарчадан русчага тәрҗемә итәләр. Җавапны тәкъдим ителгән өч варианттан сайлап алырга кирәк. Ә менә өченче турда, финалда, андый мөмкинлек бирелми, сүзләрне рус теленнән татарчага ярдәмсез тәрҗемә итәргә кирәк. Уйнаучыларның тел белү дәрәҗәсенә карап, сораулар да катлаулырак булырга мөмкин. Уен шуның белән кызыклы да.
Күптән түгел бу уенда якташыбыз, Самарада яшәүче Гакыйль абый Әхмәтҗанов та катнашты. Казаннан кайткач ул “Бердәмлек” редакциясенә килеп, тәэсирләре белән уртаклашты.
– Гакыйль абый, сез анда ничек барып эләктегез соң?
– Гаиләбездә бу тапшыруны бик яратып, даими карап барабыз. Кайбер уенчыларга караганда да җавапларны тизрәк табабыз. Шулай булгач, ник безгә дә уенда катнашып карамаска?
Хатыным Гөлсирә белән: “Без дә бит туган телебезне яхшы беләбез икән. Әйдә, көчне сынап карыйк әле” – дип телевидениега шалтыраттык. Күп тә үтми, уенга чакырдылар һәм без Казанга юл тоттык. Тапшыру январь ахырында ук төшерелгән иде. Ә экранга 25 июньдә генә чыкты. Аны “ТНВ – Планета” каналында 30 июньдә кабатлап күрсәттеләр.
– Көндәшегезнең Татар­станда яшәвен белгәч: “Та­тар телен миннән яхшы­рак беләдер”, дип каушама­дыгызмы соң?
– Һич юк. Мин дә бит татар авылында – Шенталы районының Татар Әбдекиендә туып үскән кеше. Инде 38 ел буе Самарада яшәсәк тә, гаиләдә тик татар телендә генә сөйләшәбез. Балаларыбыз да, оныкларыбыз да туган телебезне бик әйбәт белә. Шуңа күрә Әлмәттән килгән көндәшем Әмирҗан ага Талипов белән татар телендә бер дәрәҗәдә сөйләштем, дип әйтә алам.
– Гакыйль абый, телеви­дениеда сезне ничек каршы алдылар? Уен ничек узды?
– Бар да бик әйбәт оештырылган иде. Тапшыруның баш редакторы Раил Өметбаев (шушы ук каналда “Татарлар” тапшыруын да алып бара) башта безнең белән озак кына сөйләште, уенда катнашырга теләк белдергән өчен рәхмәт әйтте. Камералар алдында бераз каушап калсак та, соңрак уен белән мавыгып китеп, аларга игътибар да бирми башладык. Алып баручы Илсур Нәфыйков та, төшерү группасы да безне үзләренчә рухландырып тордылар.
Беренче турның темасы “Прогноз” дип атала иде. Аны Әмирҗан ага Талипов белән икебез дә бик җиңел үтеп, ничьяга уйнадык.
Тугыз ел урман хуҗалыгында эшләгән кеше буларак, икенче турда тәкъдим ителгән ике темадан мин “Гөмбәләр” дип аталганын сайлап алдым. Һәм чынлап та, бирелгән 6 сүзнең дә тәрҗемәсен дөрес атап, көндәшемне өч очкога артта калдырдым.
Ә менә финал уены бер­никадәр авыррак булды. “Чик­ләвекләр” темасы да миңа якын булуга карамас­тан, очколар саны буенча әле Әмирҗан ага, әле мин алга чыктык. Ахырда, 40 балл җыеп, мин җиңүче булдым, ә Әмирҗан аганың күрсәткече 32 балл гына иде. Менә шулай итеп, татар телен белү буенча Самара Әлмәтне җиңде дә куйды.
– Гакыйль абый, бу уенда сезнең өчен иң кызыклы сорау кайсысы булды?
– Эчендә берничә әйбер яткан кара тартмага кулыңны тыгып, шуннан берәр әйберне аласың да, татарча атамасын әйтәсең. Дөрес җавапка өстәмә балл бирелә. Мин тартмадан “шомарткыч кәгазе” тартып чыгардым. Хәзер мин аның ничек дөрес аталуын шикләнмичә әйтә алам. Ә уен вакытында башымда “наждачная бумага” дигән сүз генә бөтерелде. Логикамны кулланып: “Аның белән тигез булмаган җирләрне шомарталар бит, димәк, исеме дә шомарту белән бәйле”, – дип уйладым да, “шомарткыч кәгазь” дип әйттем. Менә шушы бирем минем өчен иң дулкынландыргыч һәм иң кызыклысы булды.
– Уен нинди тәэсирләр кал­дырды?
– Гомумән, телевидение проектында катнашу – үзе зур вакыйга. Тормышта зәңгәр экраннардан гына карап белгән тапшыруларны алып баручылар белән очрашу гына да ни тора! Көндәшем Әмирҗан ага Талипов белән дә дуслашып киттек, бер-беребезгә даими шалтыратышып, аралашып торабыз хәзер.
Телебезне өйрәтүче шундый проектлар күбрәк булсын иде. Анда яшьләрнең, балаларның катнашуы куандыра. Димәк, яшь буын кешеләре дә үз телен яхшырак белергә, тирәнрәк өйрәнергә тели. Өлкәбездә, шәһәребездә дә туган телебезне өйрәнү, аны саклап калу өчен төрле чаралар оештырылып, ешрак үткәрелеп торсын иде.
Әңгәмәдәш Алия Арсланова.
Рәсемдә: Гакыйль ага Әхмәтҗанов.

“Бердәмлек”