8 декабрьдә өлкә Халыклар дуслыгы йортында беренче милләтара шәһәр бәйгесе финалы узды
Гаилә елына багышланган чараны Самара шәһәр округы администрациясе һәм өлкә «Халыклар дуслыгы йорты» ярдәмендә «Ак жол» казах милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасы оештырды. 5 яшьтән 10 яшькәчә кызлар арасында узган бәйгедә рус, татар, әрмән, төрекмән, немец һәм казах милләтеннән булган 10 кыз катнашты. Татар халкы мәдәниятен “Яктылык” мәктәбе укучылары Сәгыйдә Мамышева (8 яшь), Әминә Гыйниятова (8 яшь) һәм Мөслимә Ибраева (9 яшь) тәкъдим иттеләр. Шулай ук конкурста гаилә әгъзаларының катнашуы да мәҗбүри шарт иде. Чөнки гаилә үрнәгендә милли гореф-гадәтләр тулырак ачыла.Әзерлек этабында кызчыклар ике турда көч сынаштылар. Сайлап алу турын узып, онлайн-гаризалар тапшырдылар, ә икенче турда конкурс реквизитлары әзерләү, фотобаннер ясау, гаилә, милли уеннар тәкъдим итү буенча өч мастер-класста катнаштылар.
Сәгыйдә Мамышева заман һәм халык биюләре, вокал, шахмат, тегү белән мавыга. Ул киләчәктә табиб булырга хыяллана. Сәгыйдә гаиләдә дүртенче бала – озак көтелгән бердәнбер кыз. “Әти-әниемне һәм абыйларымны бик яратам. Алар һәрвакыт мине кайгырталар. Менә бүген дә миңа ярдәм итәләр. Ял көннәрен без һәрвакыт бергә үткәрәбез. Сәхнәне, тамашачылар алдында чыгыш ясарга, кешеләргә бәйрәм бүләк итәргә яратам. Шуңа күрә әлеге бәйгедә катнашырга булдым”, – дип сөйли кыз.
Мөслимә Ибраева сүзен: “Мин исеме кебек үк якты «Яктылык» мәктәбендә укыйм. Милләтем буенча – татар һәм моның белән бик горурланам, – дип башлады. – Миңа 9 яшь. Җырларга, рәсем ясарга, китаплар укырга һәм биергә бик яратам, робототехника түгәрәгенә йөрим. Гаиләдә мин иң олысы, минем Мәликә исемле сеңелем һәм Ибраһим исемле энем бар. Үскәч, яраткан укытучым Румия Әгъзәмовна Исмәгыйлева кебек, укытучы буласым килә. Әти-әнием немец овчаркасы бүләк итәр, дип хыялланам. Матур костюмнар, сәхнәдә чыгыш ясарга һәм тамашачыларның алкышларын яратканга күрә шундый искиткеч конкурста катнашырга булдым. Монда бик күп яңа дуслар таптым һәм башка халыкларның мәдәниятләре белән таныштым. Минем гаиләм һәм яраткан мәктәбем – төп ярдәмчеләрем, илһам бирүчеләрем”, – диде.
Әминә Гыйниятова татар милли биюләре, каратэ, йөзү белән мавыга, фәнни экспериментлар һәм тикшеренүләр үткәрергә ярата, төрле конференцияләрдә катнаша. Киләчәктә табиб булырга, кешеләргә ярдәм итәргә хыяллана. Ул гаиләдә икенче бала, аның олы абыйсы һәм кече сеңлесе бар. “Бездә һәрвакыт шау-шулы һәм күңелле! Без сәяхәт итәргә, яңа урыннар белән танышырга, җәен велосипедта йөрергә, ә кышын чаңгыда, тимераякта, тюбингларда шуарга яратабыз. Мин һәрвакыт гаиләмнең ярдәмен һәм кайгыртучанлыгын тоям, алар минем ышанычлы һәм ныклы таянычым!” – ди Әминә. Әлеге конкурста ул остазы, яраткан укытучысы Румия Әгъзамовна Исмәгыйлева киңәше буенча катнаша икән. “Мин татар кызы булуым белән горурланам, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне, халкыбызны бик яратам һәм аны шундый конкурста тәкъдим итүемә бик шатмын!”
Бәйге финалында кызлар башта милли костюмнан, аннан матур күлмәк киеп сәхнәдә йөрделәр, иҗади номер тәкъдим иттеләр. Самара өлкәсенең төрле милләт вәкилләре арасында традицион гаилә кыйммәтләрен һәм буыннар дәвамчанлыгын популярлаштыру максатыннан уздырылган конкурста катнашкан татар кызлары чибәр һәм сөйкемле генә түгел, алар тамашачыларның йөрәген яулап алган уникаль талантларга да ия. Кызчык-ларыбыз әлеге ярышта лаеклы танылу һәм җиңү яулау өчен сәхнәдә үзләренең индивидуальлеген һәм осталыгын күрсәттеләр. Сәләтләре, тыйнаклыклары, тырышлыклары белән Самараның чын «энҗесе» исеменә лаек булуларын исбатладылар. Аларның җылы энергиясе, дәртле биюләре, осталыклары бер тамашачыны да битараф калдырмады.Бәйге булуына карамастан, “Самара энҗесе”ндә җиңелүчеләр булмады. Һәрбер кыз бер номинациядә җиңүче дип табылды. Шулай, Мөслимә Ибраева – “Мисс Традиция”, Сәгыйдә Мамышева – “Мисс Артистизм”, Әминә Гыйниятова “Мисс Грация” номинациясендә җиңүче исеменә лаек булдылар.
Афәрин! Киләчәктә дә зур уңышлар сезгә! Халкыбызның лаеклы дәвамчылары сез!
автор: Эльмира Сәйфуллина
Самарская областная татарская газета “Бердэмлек”