Домой Главные новости В области Самара губернасы вакыты

Самара губернасы вакыты

0
Самара губернасы вакыты

2021 ел губернабыз өчен аеруча үзен­чәлекле. Моннан 170 ел элек, 1851 елның беренче, ә яңа стиль буенча ундүртенче январеннан Самара губернасы мөстә­кыйль берәмлек булып яши башлый. Шу­шы ва­кыт эчендә губернабыз 3 мил­лионнан ар­тык кеше яшәгән бай төбәккә әверелде.

Бу мөһим вакыйгага 2020 елның җәен­дә үк әзерләнә башлаган идек. Губерна юби­лее төбәгебезнең байлыклары, сәнә­гате һәм биредә яшәүче төрле милләт кеше­ләре турында тагын да күбрәк белү өчен менә дигән сәбәп дип, 1 июльдә, Конститу­циягә төзәтмәләр кертү өчен тавыш биргән көн­не үткәрелгән викторинада, Россиягә, Са­мара өлкәсенә һәм Конституциягә кагылышлы сорауларга җавап бирә алган җиңүчеләр фатир, җиңел машина һәм кесә телефоны оттылар.

Ел ахырында Самара өлкәсе Иҗтима­гый палатасы «Истәлекле даталар кален­даре-2021» тәкъдим итте. Әлеге басма менә ин­де күп еллар туган якны өйрәнүче­ләр ярдә­ме белән булдырыла. Ләкин бу юлы Самара тарихы белән кызыксынган кеше­ләр әлеге календарьның автордашы да була алдылар. «Эшкә халыктан мәгъ­лү­мат җыючылар һәм тарихи дөреслеккә туры килү-килмәвен тикшерүче волонтерлар да кушылды. Нәтиҗәдә, календарь Сама­рага кагылышлы бөтен Россия һәм дөнья масштабындагы истәлекле даталарны үз эченә алды. Самара өлкәсе Иҗтима­гый палатасы рәисе Виктор Сойфер, кален­дарь чын мәгънәсендә халыкчан килеп чыкты, дип бәяләгән. Ул Самара өлкәсенең мәдәният һәм мәгариф оешмаларына таратылган, ә электрон рәвештә Иҗтима­гый палата сайтының (op63.ru) “Граждан­нар өчен файдалы мәгълүмат” бүлегендә урнаштырылган.

Ай азагына кадәр шәһәр һәм өлкә китапханәләрендә дә губерна юбилеена багышланган төрле викториналар, онлайн экскурсияләр, күргәзмәләр оештырылачак. Әлеге чаралар яшьләрне Самара өл­кәсендә яшәүче милләт халыклары, го­реф-гадәтләре һәм бәйрәмнәре белән таныштырачак. Моннан тыш, Россия Фе­дерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Композиторлар берлеге, хөкүмәт һәм иҗтимагый оешмалар балалар өчен “Сол­нечный круг” бөтенроссия пат­рио­тик җыр­лар фестивале оештыруны планлашты­ралар. Эпидемиологик ваз­гыять мөмкинлек бирсә, фестиваль 25 – 26 февральдә Сызранда узачак. Әлеге чара­да катнашу өчен гаризалар 2021 елның 25 феврале­нә кадәр artship-dshi@mail.ru адресы буенча электрон почтага кабул ителә. 

28 февральгә кадәр Самара өлкә уни­версаль фәнни китапханәсендә “Са­ма­ра вакыты” дип аталган тарихи-доку­менталь күргәзмә дә эшләячәк. Күр­гәз­мәдә документларның төп нөсхәләре тәкъдим ителәчәк. Аларның бер өлеше циф­ралы рәвештә күрсәтеләчәк.

Өлкә юбилее уңаеннан үткәрелгән онлайн чараларда катнашырга чакырабыз.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

Бердэмлек