Домой Жизнь татар Татары в регионе Самара “Йолдыз”ы Казан сәхнәсендә

Самара “Йолдыз”ы Казан сәхнәсендә

Самара “Йолдыз”ы Казан сәхнәсендә

Январь ахырында Казан шәһәрендә хореография сән­гате буенча «Татарстан роза­лары» дип аталган беренче Халыкара фестиваль-конкурс узды. Казахстан, Татарстан, Бол­гария, Россия вәкилләре – барлыгы 28 коллектив, 1200дән артык биюче Казанның «Әкият» курчак театры сәх­нәсендә осталыкларын күр­сәттеләр.

Самара шәһәре “Яктылык” татар мәктәбенең Алия Сурина җитәкчелегендәге “Йолдыз” хореография ансамбле дә әлеге фестивальдә катнашты һәм «Халык биюе», «Стильле халык биюе» номинацияләрендә III дәрәҗә лауреат дипломы, ә ансамбльне конкурска әзерләүгә бөтен көчен куйган хореограф Алия Сурина, балетмейстер Рәшид Гыйззәтуллин, хорео­граф-балетмейстер Инзилә Гыйз­зәтуллина Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Бу казаныш хореографның тырышлыгы, коллективның югары дәрә­җәдәге әзерлеге, осталыгы һәм бердәмлеге белән бәйле, әлбәттә.

“Мондый масштабтагы кон­курста катнашу – безнең өчен зур дәрәҗә. «Йолдыз» ансамбле, профессиональ сән­гать мәктәпләре, бию коллективлары белән ярышып, җиңү яулады. Бу җиңүгә күпме көч, вакыт, сабырлык, хезмәт, күңел бирелгән. Хореограф, педагоглар, ата-аналар һәм бала­ларның уртак тырышлыгы гына шундый югары нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Бу фестиваль бала­ларның да, әти-әниләрнең дә күңелендә гомерлеккә калачак. “Татарстан розалары”нда алган гүзәл тәэсирләр, гала-концертта катнашу бәхете, Татарстанның танылган хореографы Ләйсән Хәмитова белән танышу, аның онытылмаслык дәресе күңелләребездә матур истәлек булып сакланачак. Алга таба да тырышып эшләячәкбез, чөнки омтылырлык үрләр күп әле”, – дип кичерешләре белән уртаклаша җиңүчеләрнең әти-әниләре. Үз балалары көченә ышанган, аларга һәрдаим ярдәм итеп торган ата-аналарга рәхмәттән башка сүз юк.

«Татарстан розалары» фес­тивалендә катнашкан коллек­тивларның башка чараларда чыгыш ясаган вакытта төшкән фо­тосурәтләреннән аерым бәй­ге оештырылган иде. Күр­гәз­мәдә “Яктылык” мәктә­бенең «Мирас» этнография му­зее методисты Асия ханым Сәй­фетдинова кадерләп сак­лаган фотосурәтләр катнашты һәм җиңүче дипломына лаек булды. “Татарстан розалары” конкурсында «Йолдыз» халык бию театры мондый дип­ломны алган бердәнбер ансамбль иде. Бу, беренче чиратта, Асия ханым казанышы. Рәхмәт аңа! Фестивальнең компетентлы жю­ри әгъзалары, Асия ха­ным­ның тырыш хезмәтенә югары бәя биреп, аны да Рәхмәт хаты бе­лән бүләкләделәр.

Талантлы “Йолдыз”­чык­ла­рыбызны лаеклы җиңү белән котлыйбыз! «Татарстан розалары» сезнең иҗади үсештә яңа баскыч булсын!

Эльмира Сәйфуллина әзерләде.

“Бердәмлек”