Домой Жизнь татар Самара кызы Казанда да сынатмый

Самара кызы Казанда да сынатмый

0
Самара кызы Казанда да сынатмый

Соңгы елларда Казан популяр туристик юнәлешкә әверелде. Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән кунакларны Казан кирмәне, Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете, Бауман урамы һәм башка истәлекле, тарихи урыннар җәлеп итә. “Кремль территориясендә урнашкан «Казан-Эрмитаж» күргәзмәләр үзәгендә шәһәребезнең кунаклары өчен көн саен экскурсияләр уздырыла”, – дип сөйли экскурсовод Азалия Шәрәфетдинова.

Азалия – Самара кызы. Шәһәрнең 90 санлы гомумбелем бирү һәм 4 санлы сәнгать мәктәпләрен бишле билгеләренә генә тәмамлап, Казанның мәдәният институтына укырга кергән. Бүген ул “Сурәтләү сәнгате культурасы” (“Художественная культура изобразительных искусств”) факультетының 2нче курсында белем ала.

– Азалия, ә син ничек экскурсияләр уздыра башладың соң?

– Доцентыбыз, сәнгать белеме кандидаты Ирина Фаикъ кызы Лобашева алып барган “Сәнгать тарихы” курсларын узарга насыйп булды. Мөгаллимәбез тырышлыгымны, яңа белемнәргә омтылышымны күргәндер инде. Студентлар арасыннан «Казан-Эрмитаж» күргәзмәләр үзәгенә экскурсияләр уздыручыларны җыюларын ишеткәч, мине тәкъдим иткән. Миңа бәхет елмайды, дип уйлыйм. Гадәттә, анда “Сәнгать белеме” (Искусствоведение) факультетларында уку-чыларны алалар. Менә ярты елдан артык, хезмәт килешүе нигезендә, экскурсовод булып эшлим.

– Яңа юнәлешкә кереп китүе авыр булгандыр?

– Моның өчен сайлап алу туры узарга, “Сәнгать белеме” буенча имтихан тотарга туры килде. Шуннан соң гына мине яңа ачылган «Матисс. Пикассо. Шагал… Эрмитаж җыентыгында 1910 – 1940 еллардагы Көнбатыш Европа сәнгате” күр-гәзмәсенә эксурсовод итеп куйдылар. Бу тема буенча бик күп китаплар укыдым, туристларга кызыклы булырлык экскурсия программасы да төзедем.

– Чит ил туристлары белән ничек аралашасың, Азалия?

– Әлегә «Казан-Эрмитаж» күргәзмәләр үзәгендә экскурсияләр рус һәм татар телендә генә алып барыла, чит ил туристлары үзләренең тәрҗемәчеләре белән киләләр. Әлбәттә, экскурсияләр алып баручылар берничә тел белергә тиеш. Мин дә француз теле (аны мәктәптә өйрәнган идем) курсларына язылдым. Кайбер делегацияләр өчен татарча экскурсияләр уздырырга кирәк, шуңа ана телен дә шомартам. Гомумән, Казанда күп оешмаларда эшкә урнашучыларның татар телен белү дәрәҗәсенә игътибар итәләр.

– Күпләр Эрмитажны Санкт-Петербургта гына бар дип уйлыйлар…

– Казандагы күргәзмә үзәге — Дәүләт Эрмитажының беренче филиалы. Ул 2005 елның августында Казанның 1000 еллыгы кысаларында ачыла. “Эрмитаж-Казан” үзәгендә Петербург коллекциясенең бер өлеше куелган, ә ярты ел саен билгеле бер тематикага багышланган вакытлы күргәзмәләр дә уза.

«Эрмитаж-Казан» үзәгендә экспозиция заллары, компьютер класслары, лекция һәм конференция заллары бар. Күргәзмәләргә сынлы сәнгать, графика, декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре, тарихи һәм мәдәни коллекцияләр куела. Көн саен экскурсияләр, нинди дә булса чаралар уздырылып тора. Балалар өчен дә кызыклы программалар каралган.

– Санкт-Петербургтагы Эрмитажда булганың бармы?

– Узган елда анда булдым. Тик бөтен экспонатлар, күргәзмәләр белән танышу өчен бер атна вакыт та җитмәс, мөгаен. Әмма илебезнең Төньяк башкаласында туристлар да күбрәк, бер залда берьюлы берничә төркем өчен экскурсияләр барганын күрдем. Бу музей хезмәткәрләренә дә, килгән кешеләр өчен дә уңайсызлык тудыра. «Казан-Эрмитаж» күргәзмәләр үзәгенең заллары бик зур түгел. Минемчә, бу бик җайлы. Экскурсияләр туристлар төркемнәре очрашмаслык итеп төзелгән.

– Бүген музей ишекләре ябыктыр инде?

– Әйе, илдәге санитар-эпидемиологик вазгыяте сәбәпле, күргәзмәләр үзәге әлегә эшләми. Шулай да «ВКонтакте» һәм «Инстаграм» социаль челтәрләрдә онлайн-экскурсияләр алып барыла. Мин дә әлегә Самарада, әти-әнием янында ял итәм.

Азалия, киләчәктә рәссаммы әллә экскурсоводмы булырга телисең?

– Әлегә төгәл әйтә алмыйм. Ә менә “Сәнгать белеме” буенча югары белем алу теләге бар. Мөмкинлек булса, бу хыялымны чынга ашырырмын, дип уйлыйм.

«Казан-Эрмитаж» күргәзмәләр үзәгенең “Тәкъдимнәр һәм бәяләмәләр китабы”нда минем турыда дистәгә якын мактау сүзләре язылган. Кунакларыбызның канәгать калуы иңнәремә канат куйгандай була, тагын да тырышыбрак эшлисе килә.

Әле менә өйдә булсам да, Казанны, курсташларымны, хезмәттәшләремне сагынам. Аллаһы теләсә, коронавирус пандемиясе узгач, кабат яраткан эшемә кайтып, экскурсияләр уздыра башлаячакмын. Күргәзмәләр үзәгенә самаралыларны да көтеп калам. Рәхим итегез, якташлар!

Әңгәмәдәш – Алия АРСЛАНОВА.

matbugat