Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, яраткан әбиебез!
Без сине йөрәктәге иң кадерле, иң гүзәл хисләр белән чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, гаилә бәхете белән, якынарыңның җан җылысын сизеп, муллыкта яшәргә насыйп булсын иде.
Шатлык, сөенечләр
ташламасын,
Кайгы-борчу ишек какмасын.
Ходай сине барыбыз өчен.
Күз карасы итеп сакласын.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Ринат, балаларың Илгизә, Илдар, киленең Гүзәлия, оныкларың Алсу, Самира.