Разия ханым – халык асылын саклаучы уңган, тырыш татар хатын-кызларыбызның берсе. Ул җитәкләгән өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы да милләтне, телне, динебезне һәм гореф-гадәтләрне саклауда һәм үстерүдә зур эшләр башкара. Аның тырышлыгы белән татарлар күмәкләшеп яшәгән өлкә авылларында оешманың бүлекчәләре булдырылды. Разия апа безне, шул бүлекчәләр җитәкчеләрен, яңа эшләргә рухландырып тора. Ерак араны якын итеп Казанда узган “Ак калфак” җыеннарына бара, анда ишеткән-күргәннәрне безгә дә җиткерә. Бу тырыш җитәкчедән башка җәмгыятебезнең эше мондый уңышлы булмас иде.
Хөрмәтле Разия апа!
Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрикләп, саулык-сәламәтлек, якты, бәхетле көннәр телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел сез. Киләчәктә дә гомер юлларыннан кыю атлагыз, олы йөрәкле булып калыгыз. Балаларыгызның, оныкларыгызның, туганнарыгызның, дусларыгызның кадер-хөрмәтенә күмелеп яшәгез.
Өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының Похвистнево районы бүлекчәсе әгъзалары исеменнән Илһамия Кәримова.
***
Самара шәһәре, Арцыбушевский урамы Разия Азимҗан кызы Әюповага!
Кадерле әниебез, яраткан әбиебез, сөекле туганыбыз!
Җир йөзендә безнең өчен синнән дә якын, синнән дә рәхимле зат юктыр. Һәрвакыт эш сөючән, тырыш, эчкерсез күңелле, гаделлегең һәм тыйнаклыгың белән үрнәк булып торасың. Син – нигезебезнең тоткасы, өебезнең яме. Балаларыңа, оныкларыңа биргән яхшы тәрбияң, төпле киңәшләрең өчен иң зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Кадерлебез! Туган көнең белән котлап, сиңа бәхетле картлык, җан тынычлыгы, тән сихәтлеге телибез. Һаман шулай изге күңелле булып, балаларың һәм оныкларыңның игелеген күреп, уңышларына сөенеп, озын гомер кичерергә насыйп булсын. Без сине бик яратабыз.
Син бит безнең өчен Кояш,
Синнән нурлар алып яшибез.
Озак яшә, мәңге картайма.
Иң кадерле якын кешебез.
Гомерне бит еллар
билгеләми,
Яшәү дәрте булсын күңелдә.
Сәламәтлек, бәхет,
куанычлар
Юлдаш булсын сиңа гомергә.
Кызларың Наилә, Галия гаиләләре белән, кодагыйларың һәм туганнарың Фәрит, Рузалия, Гөлшат һәм Наилә.
***
Милли җанлы дустыбыз
Самара өлкәсе хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе, “Бердәмлек” газетасының актив хәбәрчесе
Разия Азимҗан кызы Әюповага!
Хөрмәтле Разия ханым! Самара татарлары сезне милли җанлы, һәркемгә ярдәм кулын сузарга әзер булган шәхес буларак беләләр. 90нчы еллардан бирле милли тормышта кайнап яшисез, барлык чараларда актив катнашасыз. Биш ел элек өлкә хатын-кызларының “Ак калфак” бүлеген җитәкләп, байтак кына файдалы, кызыклы чаралар үткәрергә өлгердегез.
Сез – “Бердәмлек” редакциясенең күптәнге дусты, газетага әһәмиятле темаларга мәкаләләр язып торасыз. Аларда туган телебезне, милләтебезне саклап калу проблемаларын күтәрәсез, балаларны милли рухта тәрбияләргә өндисез.
Хөрмәтле Разия ханым! Без сезне чын күңелебездән туган көнегез белән котлап, иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Һәрвакыттагыча көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел булып калыгыз. Уй-теләкләрегез киң, туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы булсын! Балаларыгызның һәм оныкларыгызның игелеген күреп озак яшәргә язсын Ходай!
“Бердәмлек” редакциясе хезмәткәрләре.