Әминә Яңа Усман авылында Газизнур абый белән Җәмилә апаның төпчек кызлары булып 1940 елда туа. Сугыш башлану белән әтисен һәм 16 яшьлек Исламнур абыйсын сугышка алалар. Алар сугыштан кайтмыйлар. Әминә кодагый әтисенең рәсемен дә күрә алмыйча үсә. Камышлыга кияүгә чыгып, Габделхак кода белән 3 тәртипле, әдәпле бала тәрбияләп үстерделәр, югары белем биреп, олы тормыш юлына бастырдылар. Кодагый кайнанасын – сугыштан кайтмаган Габделхәй абзыйның тол хатыны Закирә әбине гомере буе карап, тәрбияләп яшәде, вафат булгач, кадерләп бакыйлыкка озатты. Габделхакның туганнары белән дә Әминә апа тату яши, ире байтак вакыт авырып дөнья куйгач та, аралары өзелми.
Әминә кодагыйга түземлеге, кешелеклелеге өчен баш иям. Киленнәрен үз кызлары кебек кабул итте, рәхмәт. Без сине олы юбилеең белән чын күңелдән котлап, озын гомер, исәнлек-саулык, тыныч тормыш телибез.
Сәламәтлек ташламасын сине,
Һәр көнең үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, дөнья иминлеге
Юлдаш булсын сиңа һәрчакта.
Күңелең синең һәрчак шулай
Ачык булсын иде барсына.
Без телибез сиңа ак бәхетләр
Туасы һәр алсу таңыңа.
Иң изге, якты теләкләр белән Самарадан Әминә, Камышлыдан Фәһим, Алсу, Рөстәм, Салават.