Кадерле тормыш иптәшем, яраткан әтиебез, бабам!
Сине юбилеең белән кайнар котлап, озын гомер, ныклы сәламәтлек, аяз күк йөзе, бәхет-шатлыкларга үрелгән көннәр телибез. Алдагы гомер юлларыңны шулай ук күтәренке кәеф белән, туган-тумачаларың, якыннарың белән бәхетле итеп үтәргә язсын сиңа.
Ходай сиңа озын гомер,
Гомерлек шатлык бирсен!
Кайгы-хәсрәтсез тормыш,
Бәхетле картлык килсен!
Яшик әле, әти, бергәләшеп,
Тормыш – җитеш, дөнья –
түгәрәк.
Әти сүзе, әти киңәшләре
Безгә әле һаман да кирәк.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Сәмига, улың Әнвәр, кызың Римма, оныгың Кәрим.