Домой Главные новости Самара өлкәсе Мәчәләй авылы Сабан туенда Галимә Канюкаева исемендәге шашка ярышы булган

Самара өлкәсе Мәчәләй авылы Сабан туенда Галимә Канюкаева исемендәге шашка ярышы булган

0
Самара өлкәсе Мәчәләй авылы Сабан туенда Галимә Канюкаева исемендәге шашка ярышы булган

1 июньдә Похвистнево районы Мәчәләй авылы территориясендә Сабантуй милли бәйрәме уздырылган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Бәйрәмнең рәсми өлешендә Похвистнево муниципаль районы башлыгы Юрий Рябов һәм Бөтендөнья татар конгрессы Милли советы бюросы әгъзасы Фәхретдин Канюкаев катнашкан.

«Сабантуй» мәйданында бәйрәм «Велоузыш – 2024» ярышларыннан башланып киткән. Традиция буенча, анда балалар катнашкан. Ярышлар финалында җиңүчеләргә лаеклы бүләкләр тапшырылган.

Юрий Рябов үзенең чыгышында Мәчәләй авылы халкына кече Ватанның патриоты булулары, үз тамырларын онытмаулары өчен рәхмәт белдергән. Бүгенге көндә бу бик мөһим, бу безне берләштерә, дигән ул.

Ел саен Мәчәләй Сабантуенда иң яхшылар, алдынгылар һәм активистларны мактау грамоталары, дипломнар, төрле дәрәҗәдәге рәхмәт хатлары белән бүләклиләр. Хәбәрдән аңлашылганча, бу традиция быел да сакланган.

Фәхретдин Канюкаев Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән авылның социаль-икътисади үсешенә даими теләктәшлек һәм ярдәм күрсәтүе өчен Юрий Рябовка истәлекле бүләк тапшырган.

Мәчәләй авылы халкы арасында рус шашкасы буенча Галимә Канюкаева исемендәге һәвәскәрләр турниры Сабантуйның иң матур күренеше һәм визит карточкасы булды, 1 урынны Солтан Канюкаев яулады, дип хәбәр ителә.

Сабантуйда махсус хәрби операция катнашучыларына ярдәм итү өчен тематик мәйданчык оештырылган. Биредә өлкә Сабантуеннан соң махсус операция территориясенә китәчәк 2 автомобиль тәкъдим ителгән.

Җирле үзешчән сәнгать коллективлары, Мәчәләй һәм Яңа Мансуркино авыллары иҗат коллективларының бәйрәмнең төп вакыйгасы булган.

Традицион бәйрәмнең спорт программасында көрәш, армрестлинг, гер күтәрү, аркан тарту кебек ярышлар булган. Спорт ярышларыннан тыш, Сабантуй кунакларын балалар һәм өлкәннәр өчен традицион күңел ачулар оештырылган. Мәсәлән, «капчык сугышы», чүлмәк вату, катыктан тәңкә эзләү кебек күңелле уеннар да уздырылган.

https://tatar-inform