Кадерле кызым Гүзәл!
Бүген гомер мизгелеңнең матур бәйрәме, хатын-кызның акыл туплаган, асыл, иң күркәм чоры. Киләчәктә дә сәламәтлек, җан тынычлыгы, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телим. Әрнү-сагыш белмә, гел шулай чибәр бул, изге дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп, бергә-бергә күңелле генә яшәргә Ходай насыйп итсен.
45 ел узып киткән
Сизми-сизелми генә.
Тормыш юлын синең кебек
Матур үтәр кем генә…
Син бәхетле: гаиләң тигез,
Инсафлы балаларың.
Кылган гамәлләре белән
Кабатлый әниләрен.
Акыллы да, сабыр да син,
Тыйнак һәм итагатьле.
Гомерең буйларына
сау-сәламәт,
Булсаң иде чиксез бәхетле.
Изге теләкләр белән Гали авылында яшәүче әниең Суфия.