
Кадерле сеңелебез, апабыз! Без сине чын күңелебездән юбилеең белән котлыйбыз. Киләчәктә нык исәнлек, җан тынычлыгы, чиксез шатлык-куанычлар, иман байлыгы, кояшлы, аяз көннәр, гаилә бәхете телибез. Пар канатлы булып, балаларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле, озын тигез гомер кичерүеңне Аллаһы Тәгалә насыйп итсен.
Фәрештәләр һәрчак юлдаш
булсын,
Бәхет булсын һәрчак яныңда.
Үтәр юлың сикәлтәсез булсын,
Изге дога йөртсен юлыңда.
Күңелеңә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар,
Туар таңнар алып килсен сиңа
Сәламәтлек, бәхет,
шатлыклар.
Таң җилләре искән минутларда,
Көн туганда якты нур булып,
Йөрәкләрнең җылы рәхмәтләре
Барып җитсен сиңа гөл булып.
Иң изге теләкләр белән Кошки авылыннан Хәлимовлар гаиләсе.