Самара өлкәсе татарча диктант язды

0
20

“…Менә алда кечкенә генә авыл күренде. Дөресрәге, кайчандыр авыл булган да, хәзер инде нигезе генә калган утырып. Янып күмергә әйләнгән өйләр урынында, кабер ташлары кебек тырпаеп, шәрә мичләр утыра. Авылда җан әсәре күренми…”

Үткән шимбәдә Россия төбәкләрендә яшәүче меңләгән милләттәшебез татар язучысы, шагыйрь, Бөек Ватан сугышы ветераны Нәби Дәүлинең “Яшәү белән үлем арасында” әсәреннән алынган өзек буенча татарча диктант язды. Ә татарстанлылар һәм чит илләрдә яшәүчеләр өчен башка текстлар тәкъдим ителгән иде.

“Татарча диктант” бөтен­дөнья акциясе елдан-ел киң колач җәя бара. Быел анда 30 ил, 60 төбәк катнашкан. Илдәге санитар-эпидемиологик вазгыятьне күздә тотып, оештыру­чылар быел бу чараны онлайн форматта гына уздырырга тәкъдим итсәләр дә, күп җир­ләрдә, саклык чараларын үтәп,  диктантны күмәк язганнар.

Самара өлкәсендә “Татарча диктант” акциясе ничек узуы, чарада кемнәр катнашуы турында оештыручылар һәм диктант язучылар белән сөйләштек.

Самара “Яктылык” татар мәк­тәбенең укыту һәм тәр­бия бирү эше буенча директор урынбасары Фәридә Хәми­дуллова:

– “Яктылык” мәктәбе бер­ничә ел буе “Татарча диктант” язу мәйданчыгы булып тора. Бу чарада ата-аналар да, балалар да теләп катнашалар. Ә быел, билгеле сәбәпләр аркасында, мәктәп балалары – 5 – 11нче сыйныф һәм теләкләре булган 3 – 4нче сыйныф укучылары, якшәмбе мәктәбендә шөгыльләнүче­ләр генә язды. Барлыгы 230дан артык кеше җыелды.

Региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасының татар сайты баш мөхәррире Искәндәр Сәетов башлангыч сыйныф укытучысы Рәхимә Хәйрованың диктант текс­тын укуын видеога төшереп, сайтның YouTube каналына  урнаштырды. Без аны ата-аналарга җибәреп, онлайн-рәвештә акциягә кушылуларын соралдык. Шулай итеп, әти-әниләр, әби-бабайлар да татарча диктант яздылар.

Камышлы авылы китап­ханәчесе Зөлфия Яруллина:  

– Татар теленә карата кызыксыну уяту, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү максатыннан оештырылган бу чарада 3 ел рәттән катнашабыз. Быел да читтә калмадык.

Диктант бик авыр булды дип әйтмәс идем. Шулай да кайбер онытылган сүзләр очрады. Бу миңа сүзлек запасымны киңәйтергә, онытылганны хәте­ремдә яңартырга ярдәм итте.

Диктант өчен бу текстны сайлауларын хуплыйм. Нәби Дәүли (тулы исеме Нәбиулла Дәүләтшин) – катлаулы тор­мыш юлын үткән шәхес, Бө­ек Ватан сугышында һәм Бухен­вальд-Дора лагерьларында оештырылган антифашис­тик Каршылык хәрәкәтендә катнашкан күренекле татар язучысы. “Яшәү белән үлем арасында” әсәрен ул сугыш чорындагы шәхси киче­решләренә нигезләнеп язган. Узган гасырның 60 – 80нче елларында повесть бестселлерга әверелгән иде. Әсәрне һәркемгә, аеруча яшьләргә укып чыгарга киңәш итәм.

Сызран шәһәре Җәмигъ мәчетенең баш имамы Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев:

– Без, сызранлылар, татарча диктантны шәһәр китап­ханәсенең 18нче филиалында яздык. Акцияне “Ак калфак” хатын-кызлар җәм­гыяте (җитәкчесе Гөлнара Дәү­ләтшина) һәм китапханә хез­мәт­кәрләре югары дәрә­җәдә уздырдылар. Диктант текс­тын Гөлнара ханым оста һәм аңлаешлы итеп укыды.

Гөлсем ханым Салихова “Татар исемле халык бар” ди­гән кызыклы күргәзмә дә оештырган иде. Чарага ки­лүчеләр татар милли ризыклары, киемнәр, матбугат чаралары, китаплар белән таныштылар.

Бу файдалы һәм мөһим чараны оештыручыларга һәм катнашучыларга, безне чарага чакырган Һашия ханым Рәфыйковага олуг рәхмәт­лә­ремне җиткерәсем килә!

Әминә Шиһапова.

Бердэмлек

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here