Домой Поздравления Самара өлкәсе, Тольятти шәһәре Лилия Лифкать кызы Артемьевага – 39 яшь!

Самара өлкәсе, Тольятти шәһәре Лилия Лифкать кызы Артемьевага – 39 яшь!

0
Самара өлкәсе, Тольятти шәһәре Лилия Лифкать кызы Артемьевага – 39 яшь!

Минем өчен иң кадерле, хөрмәткә лаек, йомшак күңелле, ачык йөзле кызым! Сине туган көнең белән тәбрик итәм. Озын гомер, җан тынычлыгы, тән сихәте телим. Ике улыңа – кадерле ана, җәмәгатеңә тугры иптәш булып, бәхеттә, шатлыкта, исәнлектә-саулыкта мәңге шу­лай ачык йөзле булып яшәргә Аллаһым насыйп итсен иде! Сине, кызым, бер Ходаем бабаңның ялгыз авыр гомер кичергәнен сиздермәс өчен, миңа терәк итеп биргән. Син дөньяда иң затлы, иң саваплы кешеләрнең берсе, мин сине чын йөрәгемнән хөрмәт итеп яратам, балам! Көннәрең шат­лык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай калган гомеремә терәк булып, балаларың, тормыш иптәшең белән бергә исән-сау яшәгез, балам!

Һәр көн кичен сиңа кыңгырау

                                        кылып,

Тавышыңны ишетеп юанам.

Бу дөньяда син барына, кызым,

Бөтен күңелем белән куанам.

Мине сагынып әгәр кайтам

                                         дисәң,

Кайтыр юлың булсын гөл генә.

Күктә кояш булган кебек,

Син бит, кызым, миңа бер

                                           генә!

Яшьлегеңне тиңлә чәчәкләргә,

Кадерен бел, ул бит бер генә.

Гүзәл яшьлегең озын булсын,

Бәхетле бул, кызым, гомергә!

Туган көнең белән

                        өзелеп-сагынып

Яздым, кызым-балакаем,

Чын күңелемнән сине

                                   котларга!

Мең рәхмәт, кызым, бер

                                      Ходайга,

Сине биргән өчен картлыкта.

Син нур булдың, син моң

                                        булдың,

Рәхмәт, кызым, яшәргә көч

                                     бирүеңә.

Изге теләкләр белән бабаң Тәлгать Ваһаҗев.