Домой Поздравления Самара өлкәсе, Усть-Кинельский бистәсе Харис Барый улы Галиевка!

Самара өлкәсе, Усть-Кинельский бистәсе Харис Барый улы Галиевка!

0
Самара өлкәсе, Усть-Кинельский бистәсе Харис Барый улы Галиевка!

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, яраткан бабабыз!

Без сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да, мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. Әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын үзегезгә!

Әтиебез, йөзгә җиткәндә дә

Дәртле булсын йөрәк тибешең.

Матурлардан матуррак булсын

Гомереңнең калган өлеше!

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, киявең, киленнәрең, онык­ларың, оныкчыкларың.