Метеорологлар язның беренче аенда көтеләсе һава торышын билгеләгән. Мартта явым-төшем буенча рекордлы күрсәткечләр булу мөмкинлеген дә, кире какмыйлар.
Россия Гидрометцентр күрсәткечләре буенча һава температурасы уртача -3,4, 5,6 градус тирәсе булуы көтелә. Ләкин Идел буеның гидрометеорология һәм әйләнә -тирәне күзәтү идарәсеннән явым-төшемнәр нормадан артык булырга мөмкин,-дип хәбәр итәләр.
Федераль үзәк метеорологлар мәгълүматына караганда мартта, Самарада төнге температура 7-8 градус салкын булачак. Көндезге күп еллык норма бу айда – 1 тирәсе иде. Ләкин Самара өлкәсендә мартның беренче көннәре салкынрак булачак. Дүшәмбе -1 март 8,13 градус суык булса, 2 мартка таба төнлә18-23 градуска кадәр салкынайта
Идел буе әйләнә –тирәне күзәтү идарәсе хезмәткәре Зарима Аношина, -мондый һава торышы салкын фронт килүе белән бәйле, алдагы көннәрдә температура күтәреләчәк, кар төшү көтелә, диде.
Явым-төшемгә килгәндә, күп еллык нормалар буенча, Самара өлкәсендә март аенда 7 көн генә я яңгырлы, я карлы була иде. Ә 2021 ел мартында явым –төшем күбрәк булачак.
Синоптиклар 1 айга бирелгән күзәтүләрнең туры килеп бетмәвен дә искәртә. Алдагы 3 көнне генә төгәл фаразларга мөмкин.
Узып баручы кыш Самара халкының исендә рекордлары белән калыр. Январь аенда алдагы еллар белән чагыштырганда кар күбрәк төште. Ә февраль ае алдагыларыннан суыграк булды. Коммуналь хуҗалыкларда аварияләр булды. Машиналарны кар көртләре күмде.