Домой Главные новости Самара өлкәсендә мәдәният министры алышынды.

Самара өлкәсендә мәдәният министры алышынды.

0
Самара өлкәсендә мәдәният министры алышынды.

17 февральдә  өлкә губернаторы Дмитрий Азаров Самара җитәкчелегенә  яңа мәдәният министры Татьяна Мрдуляшны тәкъдим итте.

Ул Борис Илларионовны алыштырачак. Илларионов китүе турында үзе әйткән иде. Бу хакта өлкә җитәкчелеге дә хәбәр итте.

Татьяна Мрдуляш- элекке  хөкүмәт җитәкчеләренең берсе, вице премьер булып торган Ольга Голодец кызы. Голодец Россиядә иң билгеле ханымнарның берсе булып санала. Яңа министр 1986 елда дөньяга килгән, аның игезәк сыңары булуы мәгълүм. Белеме буенча – юрист.

2015 елдан алып Татьяна Мрдуляш Третьяков галереясында эшләгән. Соңгы елларда музейны үстерү юнәлешендә генерал директор урынбасары булып торган. Бу турыда төбәк җитәкчелеге белдерә.

Самара өлкәсе белән Третьяков галереясен эре инвестиция проекты: әүвәлге кухня фабрикаларын  төзекләндерү  эше берләштерә. Һәм монда  Мәскәү музееның филиалын ачып XX гасырның төп фондын кую планлаштырыла.