«Ак каен» татар халык фольклор ансамбле Бөтенроссия фестивалендә җиңде

0
186

Самара өлкәсе Камышлы районының Иске Ярмәк авылы мәдәният йортының «Ак каен» халык татар фольклор ансамбле Казанда «Чулпан» мәдәни үзәгендә «Түгәрәк уен» ХIV Бөтенроссия татар фольклоры фестивалендә 1 дәрәҗә лауреат булды.

Фестивальне оештыручылар мастер-класслар һәм интерактив программа белән концерт программасы әзерләгән. Татар фольклоры фестивалендә Татарстан һәм Россия төбәкләреннән 45тән артык коллектив һәм башкаручы катнашкан.

«Коллективны чираттагы җиңүе белән котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!» – диелгән хәбәрдә.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here