Домой Жизнь татар Самара өлкәсенең Җәмигъ мәчете тарихы белән танышабыз

Самара өлкәсенең Җәмигъ мәчете тарихы белән танышабыз

0
Самара өлкәсенең Җәмигъ мәчете тарихы белән танышабыз

Самара өлкәсендә элек-электән татарның милли һәм дини тормышы гөрләп торган. Авылларда гына түгел, шәһәрләрдә дә татар байлары мәчетләр салдырган, мәдрәсәләр ачкан. 1917 елгы революциядән соң биредә татар телендә берничә исемдә газета-журнал чыккан. Узган гасыр азагында исә Идел буе төбәкләре арасында иң беренчеләрдән булып татар милли хәрәкәте дә биредә башлана. Шул елларда “Бердәмлек” дигән газета чыга башлый, беренче татар мәктәбе һәм Россиядә иң зур мәчет тә дә нәкъ менә шушы шәһәрдә ачыла.

Төбәкнең татар милли хәрәкәт ветераны, отставкадагы полковник Идеал ага  Галәветдинов сүзләренә караганда, әлеге мәчет Чечня республикасыннан кала Европада иң зурысы.

Мәчет һәм аның янәшәсендә генә урнашкан мәдрәсәнең эшчәнлеген тәэмин итү, гомумән хуҗалык эшләрен алып бару өчен 50 кеше хезмәт күрсәтә.

Мондагы бу мәһаббәт мәчетне күрергә, традицион Ислам дине тарихы белән якыннан танышырга бирегә ел дәвамында туристлар килә. Махсус экскурсовод аларны мәчет заллары буйлап сәяхәт кылдыра, өченче катта урнашкан Ислам мәдәнияте музее экспонатлары белән таныштыра.

Мәчет янәшәсендә генә 1998 елда ачылган “Нур” мәдрәсәсе эшләп тора. Анда Идел буе төбәкләреннән килгән балалар белем ала.

Самара Диния назарәте төбәк татар автономиясе белән берлектә 2003 елда 2000 тираж белән татар һәм рус телләрендә “Сәлам” дигән газета да чыгара. Мөфти Талип хәзрәт белдергәнчә, бу халыкка дин турында дөрес һәм тулы мәгълүмат бирү өчен бик уңайлы алым.

Рамис Сафин