1)Сәлам-сәлам барыгызга,
Сәлам килгән дусларга!
Самарага килергә дип,
Чыктыгыз зур юлларга.
Инде менә ничә еллар,
МИРАС -үзенә җыя.
Безнең данлыклы фестиваль,
МИРАС-җырлы зур дөнья.
——————————–—
КУШЫМТА-ПРИПЕВ:
МИРАС-дуслык бәйрәме.
МИРАС-ул жыр бәйрәме,
ҖЫРЛА,БИЕ,ШИГЫРЬ СӨЙЛӘ!
Әйдә, син дә,кушыл безгә,
Бу сәхнәгә мен әле!
—————————————
2)Без бит бергә генә көчле,
Җыр-БИЮ БИРӘ көчне.
Яшәсен татар җыры,
Яшәсен татар моңы!
МИРАС бит ул-дуслаштыра,
Яңа офыклар ача.
Халкыбызның көй-моңнарын,
Без җырлыйбыз татарча!