Әссәләму галәйкүм вә рәхмәтуллаһи ва бәрәкәтүһ!
Мөхтәрәм дин кардәшләрем!
Менә, инша Аллаһ, изге Рамазан-Шәриф ае тәмамланырга санаулы көннәр, сәгатьләр калып бара. 17 июльдә без иң изге бәйрәмебезне – Ураза гаетен билгеләп үтәбез. Аллаһы Тәгалә әмере нигезендә тоткан уразаларыбыз, кылган гыйбадәтләребез, ай буе укыган биш вакыт намазларыбыз, җомга вә тәрәвих намазларыбыз, кадер кичәләрендә Аллаһыга ялварып кылган догаларыбыз кабул булса иде.
Өлкә мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән барча дин кардәшләребезне шушы зур тантана белән тәбрикләп, Аллаһыбыздан изге теләкләр иңүен, дөнья һәм әхирәт нигъмәтләренең насыйп булуын сорап калам.
Әлхәмдүлилләһи, изге Рамазан аенда тоткан уразаларыбыз, хәерле гамәлләребез, гыйбәдәт кылуларыбыз, мохтаҗларга ярдәм итүләребез һәм изге ниятләребез иманыбызны, ислам динебезне ныгытуга сәбәпче булды. Рамазан аеның һәр көне, һәр мизгеле рух, әхлак, шәфкать-миһербанлык, камиллек сыйфатларыбызны арттырды.
Гает бәйрәмебез мөбәрәк булсын! Аның рәхимле нурлары һәрбер дин кардәшебезгә сәламәтлек, илебезгә тынычлык, иминлек, муллык, бәрәкәт иңдерсен иде, дип телибез. Аллаһы ризалыгына бирелгән фитр садакаларыбыз кабул булсын, гөнаһларыбыз кичерелсен иде, Раббыбызның оҗмахлары һәрбарчабызга насыйп әйләсен иде.
Киләчәктә дә, Аллаһы Тәбәрәкә вә Тәгалә биргән гомеребездә, изге Рамазан-Шәриф айларында уразалар тоту бәхете насыйп итсен.
Вәссаләмү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ! Гает көннәребез мөбарәк булса иде. Амин!
Самара өлкәсе мөселманнарының региональ
Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин.
“Бердәмлек”