Домой Поздравления Самара өлкәсе мөфтиятенә кергән бөтен мәчетләрнең имамнарына һәм мөәзиннәренә, мәхәллә рәисләренә, җәмгыять әгъзаларына тәбрикнамә

Самара өлкәсе мөфтиятенә кергән бөтен мәчетләрнең имамнарына һәм мөәзиннәренә, мәхәллә рәисләренә, җәмгыять әгъзаларына тәбрикнамә

0

Әссәләму галәйкүм вә рәхмәтуллаһи ва бәрәкәтүһ!

Мөхтәрәм дин кардәшләрем!

Менә, инша Аллаһ, изге Ра­мазан-Шәриф ае тәмам­ланырга санаулы көннәр, сәгать­ләр ка­лып бара. 17 июльдә без иң изге бәйрәмебезне – Ураза гаетен билгеләп үтәбез. Аллаһы Тәгалә әмере нигезендә тоткан уразаларыбыз, кылган гый­бадәтләребез, ай буе укыган биш вакыт намазларыбыз, җомга вә тәрәвих намазларыбыз, кадер кичәләрендә Аллаһыга ялварып кылган догаларыбыз кабул булса иде.
Өлкә мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исе­мемнән барча дин кардәш­лә­ребезне шушы зур тантана белән тәбрикләп, Аллаһыбыздан изге теләкләр иңүен, дөнья һәм әхирәт нигъмәтләренең насыйп булуын сорап калам.
Әлхәмдүлилләһи, изге Рамазан аенда тоткан уразаларыбыз, хәерле гамәлләребез, гыйбәдәт кылуларыбыз, мохтаҗларга ярдәм итүләребез һәм изге ниятләребез иманыбызны, ислам динебезне ныгытуга сәбәпче булды. Рамазан аеның һәр көне, һәр мизгеле рух, әхлак, шәфкать-миһербанлык, камиллек сыйфатларыбызны арттырды.
Гает бәйрәмебез мөбәрәк булсын! Аның рәхимле нурлары һәрбер дин кардәшебезгә сәламәтлек, илебезгә тынычлык, иминлек, муллык, бәрәкәт иңдерсен иде, дип телибез. Аллаһы ризалыгына бирелгән фитр садакаларыбыз кабул булсын, гөнаһларыбыз кичерелсен иде, Раббыбызның оҗмахлары һәрбарчабызга насыйп әйләсен иде.
Киләчәктә дә, Аллаһы Тәбәрәкә вә Тәгалә биргән гомеребездә, изге Рамазан-Шәриф айларында уразалар тоту бәхете насыйп итсен.
Вәссаләмү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ! Гает көннәребез мөбарәк булса иде. Амин!

Самара өлкәсе мөселманнарының региональ
Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин.

“Бердәмлек”