Кадерле дустыбыз!
Зур юбилеең белән ихлас күңелдән котлап, сәламәтлек, бәхет, хәерле озын гомер телибез. Без бергә эшләгән еллардан бирле дуслыгыбызны югалтмыйбыз, хәлләребезне белешеп, кирәк булганда ярдәм итешеп, сагынганда очрашып яшибез. Балаларыбыз да бергә үстеләр, хәзер инде оныкларыбыз телдән төшми. Шулай киләчәктә дә бергә булырга, иңне-иңгә куеп алга барырга, дуслыгыбызны югалтмаска Ходай насыйп итсен иде.
Бергәләшеп әле бик күп тапкыр
Үткәрербез туган көннәрне.
Алтмыш кына түгел,
житмешне дә,
Сиксән, туксан, хәтта йөзләрне.
Туган көндә үзеңне гел
Мактыйсы килеп тора.
Сөйләп тормыйм, шәплегеңне
Дусларың белеп тора.
Изге теләкләр белән Раушания, Рәйсә, Кадрия, Эльмира.