Домой Поздравления Самара шәһәре, Александр Матросов урамы Миңнетаһир Шакир улы БАЙБЕКОВка – 85 яшь!

Самара шәһәре, Александр Матросов урамы Миңнетаһир Шакир улы БАЙБЕКОВка – 85 яшь!

0
Самара шәһәре, Александр Матросов урамы Миңнетаһир Шакир улы БАЙБЕКОВка – 85 яшь!

Кадерле әтиебез, яраткан бабабыз! Без сине чын күңелдән олы юбилеең белән котлыйбыз! Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрмичә, саулыкка туенып, бәхетләргә коенып, безгә терәк булып яшә! Киләчәктә дә матур гаилә булып яшик!

Якты кояш һәрчак юлдаш

булсын,

Шатлык тоеп типсен йөрәгең.

Кайгы-хәсрәт сине читләп

үтсен,

Кабул булсын һәрбер теләгең.

Авырлыклар бер дә кичермә

син,

Кыенлыклар бер дә килмәсен.

Йөзләреңдә һәрчак шатлык

нуры

Балкып торсын, мәңге

сүнмәсен.

Туган көннәр килеп-китеп

тора,

Ләкин кабатланмый үткәне.

Бәхет, шатлык һәм тазалык

белән

Килеп торсын алда көткәне.

Тагын бер ел өстәлсә дә сиңа,

Ул ел сине бары яшәртсен.

Нурын сибеп көләч

йөзләреңә,

Гел шат итеп көнә яшәтсен.

Иң изге теләкләр белән исәнлек теләп калучы барча туганнар исеменнән кызың Галия.

* * *

Миңнетаһир Шакир улы БАЙБЕКОВка

Хөрмәтле Миңнетаһир абые­быз! Сез редакциябезгә килеп йөри башлаганнан бирле тор­мышыбыз ничектер яктырып киткәндәй булды. Ихлас күңелдән алып килгән күчтәнәчләрегез, эчтәлекле мәкаләләрегез, без­нең өчен һәм бакыйлыкка күчкән хезмәттәшләребез өчен кылган догаларыгыз авыр вакытларда канат куя, дөньяда Сезнең кебек олы җанлы кешеләр булуы тормышка матурлык өсти. 85 яшегездә булуыгызга ка­рамастан, Сез, космик сәнәгать эшлеклесе буларак, бик төгәл, зиһенле кеше. Шул ук вакытта әдәби талантыгыз да бәхәссез, үзегез язган геройларның тик яхшы сыйфатларын гына күрәсез, киң иттереп, чагыштырмаларга бай текстлар язасыз.

Сезгә киләчәктә дә шундый ук матур һәм пөхтә татар бабае булып яшәргә, яшьнәргә, иҗатта булырга телибез. Сәламәтлектән аерылмаска һәм озак яшәргә насыйп булсын.

Изге теләкләр белән “Бер­дәмлек” газетасы хез­мәт­кәр­ләре.

Похвистнево районы, Гали авылында яшәүче Халидә Әхмәдулла кызы Мөхетдиновага – 85 яшь!

Хөрмәтле, кадерле, олы җан­лы, алтын бәясенә тиң апабыз! Сине туган көнең – гомер бәйрәмең белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Иман байлыгы, җан тынычлыгы, хәерле, бәрәкәтле, гыйбадәтле һәм бәхетле картлык телибез. Аллаһыга шөкер, бү­ген­гесе көндә син бик бәхетле. Янәшәңдә мәрхәмәтле, сине ба­ла карагандай караучы, хөрмәт итүче киленең, балаларың, онык­ларың бар. Өч газиз балаңны җир куенына озатсаң да, тү­земле, сабыр булдың. Башка мон­дый кайгы-хәсрәтләр күрергә язмасын. Син безгә инәкәебезне алыштырып, яшәүгә көч биреп торасаң. Аллаһы Тәгалә биргән гомереңә шөкер итеп, тагын күп еллар яшәргә насыйп итсен иде. Амин!

«Яшисе дә, яшисе» җырын

Фердинанд юкка җырламый,

Туксанны да узып кит син,

Артка борылып карамый.

85 ел алтын көзләр

Сине каршы алганнар.

Һәр үткән ел, гомер теләп,

Фатиха биреп калганнар.

Иң изге теләкләр белән сеңелең Саимә балалары белән һәм Халисә сеңелең.