
Кадерле сеңелем, апабыз!
Без сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа чын күңелдән ныклы сәламәтлек, озын гомер, шатлык-куанычлар, уңышлар телибез. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа.
Бездән теләк: сәламәт бул!
Һәр эшкә дә җитсен көчең.
Бәхетле көннәр китерсен
Һәр туар таң синең өчен.
Җирдә чишмә, күктә кошлар
Сиңа атап җыр җырласын.
Дус-ишләрең, туганнарың
Сине шулай гел зурласын.
Иң матур, изге теләкләр белән апаң Наилә, җизнәң Әнвәр, сеңелкәшең Әлфия, энекәшең Камил һәм Темирбулатовлар гаиләләре.