Домой Жизнь татар Татары в регионе Самара шәһәре, Демократический урамы Әнисә Гадил кызы Летфулловага – 60 яшь!

Самара шәһәре, Демократический урамы Әнисә Гадил кызы Летфулловага – 60 яшь!

0
Самара шәһәре, Демократический урамы Әнисә Гадил кызы Летфулловага – 60 яшь!

Кадерле әниебез, әбием, кодагыем!

Без сине чын күңелдән шушы истәлекле бәйрәмең белән котлыйбыз. Әтием белән күпләргә үрнәк булырлык гаилә корып, мине иркәләп, яхшы тәрбия биреп үстердегез. Ярдәмең, минем өчен өзелеп яшәгәнең өчен сиңа мең-мең рәхмәт. Син үзеңнең төпле киңәшләрең, күңел җылысы белән безгә булышып торасың. Син – йортыбызның нуры, безнең таянычыбыз. Хөрмәттә, бәхетле мул тормышта озак еллар безнең арада яшәргә язсын.

Матур юбилеең белән тәбриклибез

60 яшең тулган көнеңдә.

Олы бәхет, ныклы сәламәтлек

Юлдаш булсын алдагы көнеңдә.

Юбилейлар кабатлана тора,

Ләкин кире кайтмый үткәннәр.

Киләчәк гомерең игелекле булсын,

Тормышка ашсын изге теләкләр.

Изге теләкләр белән улың Руслан, киленең Эльмира, оны­гың Кәрим, кодагыең Гү­зәлия.

***

Әнисә Гадил кызы Летфулловага!

Кадерлебез! Без сине юби­леең белән чын күңелдән кот­лыйбыз. Кайгы-хәсрәт күрмичә яшәвеңне, киләчәктә һәм бү­генге көнеңдә исәнлек-саулык, көтелмәгән уңышлар телибез. Хуш исле чәчәкләр изге те­ләкләр, матур хатирәләр алып килсен. Без, туганнарың, сине яра­табыз, хөрмәт итәбез. Шулай туганлык җепләре өзелмичә, бер-­беребезне ихтирам итеп, ара­ла­шып яшик.

Котлыйбыз сине туган көнең белән,

Шау чәчәкле айда тугансың.

Шуңа күрәдерме ягымлы да,

Сабыр һәм тыныч булгансың.

Бездән сиңа шушы изге теләк –

Борчу күрми, яшә гомергә.

Кайгы-хәсрәт күрми, тыныч кына

Яшик әле алда гел бергә.

Барча туганнарың исе­меннән апаң.