Кадерле әниебез, яраткан әбиебез!
Без сине туган көнең белән котлыйбыз. Котлауларның иң кайнарын, теләкләрнең иң изгесен, рәхмәтләребезнең иң олысын кабул ит бездән. Аллаһы Тәгалә сине исәнлектән аермасын, җан тынычлыгы белән дөньяның саф һавасын сулап, тәмле ризыкларын татып, муллыкта яшәргә язсын.
Әле һаман без дип яшисең син,
Күптән инде зурлар булсак та.
Аз булыр күк, әнкәй, синең өчен
Нинди изгелекләр кылсак та.
Рәхмәт сиңа, барсы-барсы
өчен –
Тәрбияңә, биргән назыңа.
Күңел тынычлыгы юлдаш
булсын
Картлыгыңның якты язында!
Изге теләкләр белән улың Али, киленең Гөлнур, оныкларың Галия, Наилә.