Кадерле улыбыз, тормыш иптәшем, яраткан әтикәебез, энем, туганыбыз!
Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Аллаһы Тәгалә сине исәнлектән аермасын, җан тынычлыгы белән дөньяның саф һавасын сулап, тәмле ризыкларын татып, муллыкта яшәргә язсын. Котлауларның иң кайнарын, теләкләрнең иң изгесен кабул ит бездән. Киләчәктә тормыш күгең аяз, гомерең озын, туачак таңнарың нурлы булсын, бәйрәмең мөбарәк, табыннарың түгәрәк, юлларың уң, тормышың мул булсын.
Без телибез сиңа, кадерлебез,
Шатлыкларның иң-иң олысын,
Бәхетләрнең мәңгелеген генә,
Ә юлларның тигез-турысын.
Синең тормыш юлларыңда
Очрамасын киртәләр.
Гел бәхетләр һәм шатлыклар
Алып килсен иртәләр.
Изге теләкләр белән әтиең Җәүдәт, әниең Лия, тормыш иптәшең Наилә, кызың Әлфия, улың Камил, Санкт-Петербургтан абыең Искәндәр гаиләсе белән һәм барча туганнарың.
* * *
Әнвәр Җәүдәт улы Темирбулатовка!
Кадерле Әнвәр!
Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Киләчәктә тормыш күгең аяз, гомерең озын булсын. Аллаһы Тәгалә сиңа нык исәнлек, җан тынычлыгы, хәерле озын гомер, чиксез шатлыклар һәм иман байлыгы насыйп итсен. Балаларыңның игелеген күреп, тынычлыкта, рәхәттә, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә насыйп булсын.
Сәламәтлек ташламасын сине,
Һәр көнең үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, дөнья иминлеге
Юлдаш булсын сиңа һәрчакта.
Күңелең синең һәрчак шулай
Ачык булсын һәркемгә.
Без телибез ак бәхетләр
Сиңа туасы һәр көнгә.
Иң изге теләкләр белән кайнанаң Разия Әюпова, балдызың Галия Әюпова, Динар, Сания Абраһимовлар.