Домой Поздравления Самара шәһәре, Пензенский урамы Җария Шакир кызы Кәлимуллинага – 70 яшь!

Самара шәһәре, Пензенский урамы Җария Шакир кызы Кәлимуллинага – 70 яшь!

0
Самара шәһәре, Пензенский урамы Җария Шакир кызы Кәлимуллинага – 70 яшь!

Кадерле кодагыебыз!

Без сине матур юбилеең белән тәбриклибез. Котлауларның иң кайнарын, теләкләрнең иң из­гесен, рәхмәтләребезнең иң олысын кабул ит бездән. Сиңа исәнлек-саулык, озын гомер, күңел тынычлыгы, тулы бәхет, шатлык-куанычлар, рәхәт тор­мыш телибез. Һәрвакыт шун­дый ук шат күңелле, ачык йөз­ле, ягымлы булып кал. Без сине яратабыз һәм хөрмәт итәбез. Балаларыңның һәм онык­ла­рың­ның игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын.

Теләкләрнең телибез

                                  изгеләрен,

Шатлыкларның иң-иң зурысын.

Бәхетләрнең көтмәгәндә

                                           генә,

Килә торганнарын – нурлысын,

Теләкләрнең кайсын

                              теләсәк тә,

Аз булыр күк синең хөрмәткә,

Аяз булсын мәңге күңел күгең –

Без калабыз шушы теләктә.

Иң изге теләкләр белән кодагыең Рузалия һәм кодаң Әхтәм.